Нигер
Нигер (фр. Niger [niˈʒɛʁ]), рәсми атамасы - Нигер Җөмһүрияте - Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Ил аша ага торган Нигер елгасы буенча аталган. Нигер тамашек телендә "Бөек елга" дигән сүз.
Байрак
| |
Шигарь | Fraternity, Work, Progress ![]() |
---|---|
Башкала | Ниамей |
Халык саны | 21 477 348 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 1960 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | француз теле |
География | |
Мәйдан | 1,267,000 км² |
Координатлар | 17°N 10°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Базум, Мохамед |
Хөкүмәт башлыгы | Ахмуду Махамуду |
![]() | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | КФА франкы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 5% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 7.599 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.400 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 60.058 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 37.3 (2018)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | NEMA 1-15,[8] NEMA 5-15,[9] Europlug,[9] тип D,[9] CEE 7/5,[9] Schuko[9] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[10] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[8] |
Телефон коды | +227 |
ISO 3166-1 коды | NE |
ХОК коды | NIG |
Интернет домены | .ne |
Гомуми мәгълүматҮзгәртү
Географик урнашуыҮзгәртү
Нигер Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Төньякта Алжир һәм Ливия белән, көнчыгышта Чад белән, көньякта Нигерия һәм Бенин белән, көнбатышта Буркина-Фасо һәм Мали белән чиктәш.
МәйданыҮзгәртү
Нигер территориясе 1 186 408 кв. км били.
Төп шәһәрләр, административ бүленешҮзгәртү
Нигерның башкаласы - Ниамей. Иң эре шәһәрләр: Ниамей (400 мең кеше), Зиндер (121 мең кеше), Маради (113 мең кеше), Тахва (52 мең кеше), Агадес (50 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 7 департамент.
Дәүләт төзелешеҮзгәртү
Нигер - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент. Канун бирү органы - парламент.
ТабигатеҮзгәртү
РельефҮзгәртү
Нигерның күпчелек өлеше Сахарада урнашкан; өслек - плато (биеклек 200-500 м), 2022 м га кадәр калдык массивлары белән (Идукальн-Тагес тавы).
Геологик төзелеш һәм файдалы казылмаларҮзгәртү
Илнең җирләре эчендә уран, тимер рудасы, күмер, аккургаш, фосфатлар запаслары бар.
КлиматҮзгәртү
Илнең климаты эссе һәм территориянең күпчелек өлешендә коры. Көньякта гына елына 820 мм явым-төшем була - яңгырлар фасылы июньнан октябрьга кадәр дәвам итә. Ниамейда уртача ел температурасы +29,5°С.
Эчке суларҮзгәртү
Иң төп елга - Нигер
Туфраклар һәм үсемлекләрҮзгәртү
Төньякта үсемлекләр юк диярлек, аның каравы көньякта саванналар бар.
Хайваннар дөньясыҮзгәртү
Фауна вәкилләре арасында - арслан, зәрәфә, фил, антилопа, буйвол.
Халкы һәм телеҮзгәртү
Илнең халкы - 9,672 млн кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 8 кеше, әмма халыкның 90%-ы көньяк зонада яши. Этник төркемнәр: хауса - 56%, джерма - 22%, фулани - 8,5%, туареглар - 8%. Телләр - француз теле (дәүләт теле), хауса, фулани, тамайек, джерма.
ДинҮзгәртү
Сөнни мөселманнар - 80 %, мәҗүсиләр - 14 %, христианнар - 1 % булган.
Ил халкының (24,1 млн кеше, 2020 елга) 99,3 % ы – мөселманнар [11]. (абсолют күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнни мөселманнары, 7 % ы ― шигыйлар, 6 % ы ― әхмәдияләр), 0,3 % ы ― христианнар (католиклар), калганнары ― җирле диннәргә ышанучылар, дингә ышанмаучылар.
Нигер Бишенче республика Конституциясендә беркетелгән дөньяви дәүләт статусын саклап кала. Нигер дөньяви дәүләт булса да, ил хөкүмәте ислам диненең ил халкының абсолют күпчелеге өчен зур әһәмияткә ия булуын аңлап эш итә.
Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү
Урта гасырларда Нигер Төньяк Африкадан Мали һәм Сонгай империяларына төп кәрван юлында булган. Хауса дәүләтләре Нигерның хәзерге территориясенең көньягында X дан алып XIX гасырга кадәр доминирлаган. Сонгай империясе территориянең көнбатышында бер мең ел буена диярлек төп көч булган, ә көнчыгышта - Канем-Борну империясе. Регионга зиярәт кылган беренче европалы булып 1795 һәм 1805 елларда шотландияле эзләнүче Мунго Парк һәм 1850 елда немец эзләнүчеләре Генрих Барт һәм Эдуард Фогель булган. Франция Нигер территориясен 1890 елда оккупацияләгән. 1922 елда Нигер автономия статусына ия булган, ә 1946 елда - диңгез арты территориясе статусына ия булган. 1960 елның 3 августында ил бәйсезлек алган.
Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү
Нигер - үсеп килүче уран чыгару сәнәгате белән аграр ил. Арахис, шикәр камышы, мамык, тары, сорго, маниок үстерәләр. Күчмә хайван үстерүе. Нигер елгасында балыкчылык. Уран рудасы, касситерит чыгару. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү буенча предприятиелар. Кәсепләр. Экспорт: уран концентратлары, тере мал-туар һәм хайванчылык продуктлары, арахис, яшелчәләр. Акча берәмлеге - КФА франкы.
Кыскача мәдәният тасвирламасыҮзгәртү
Мәдәният һәм архитектураҮзгәртү
Ниамей Милли музей.АгадесСонгай чорының балчык мәчете.
ЧыганакларҮзгәртү
- Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О.Родин, Т.М. Пименова.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 8,0 8,1 "World Plugs"; архивлау датасы: 6 февраль 2018; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе; архив URL: https://web.archive.org/web/20180206033008/http://www.iec.ch/worldplugs/list_bylocation.htm.
- ↑ 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Institut national de la statistique (November 2015). Recensement général de la population et de l'habitat 2012.