Эфемерлар (бор. грек. ἐφημερίς - бер көнлек ἐπί — һәр + ἡμέρα — көн) — бик кыска вегетация чорына ия булган берьеллык үләнчел үсемлекләрнең экологик төркеме. Кайберәүләре тулы яшәү циклын берничә атна эчендә уза.

Эфемерлар
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] һәм Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d]
Төньяк тишмәнуты (Androsace septentrionalis) - күп санлы кечкенә ак чәчәкләр чатырчалары булган тыйнак розеткалы үсемлек, төньяк урманнарның эфемеры

Бу, гадәттә, чүл һәм ярымчүлләр, далалардаүсүче бик кечкенә үсемлекләр Алар дымлы чорда (яз яки көз) интенсив үсеш ала, чәчәк ата һәм җимешләр бирә, ә җәйге корылык чорында тулысынча үлә. Урта климат шартларында да эфемерларны очратырга була. Алар иртә язда чәчәк атып, тиз арада үсешләрен тәмамлыйлар.

Россия территориясендә очрый торган кайбер эфемер үсемлекләр: Язгы бизәк (Erophila verna), Имәнсәр көрпә чәчәге (Draba nemorosa), Ураксыман мөгезбаш (Ceratocephala falcata), Төньяк тишмән уты (Androsace septentrionalis), Африка малькольмиясе (Malcolmia africana), Чүл сыргаташы (Alyssum desertorum).

Шулай ук эфемерларга охшаш күпьеллык үсемлекләр — эфемероидлар була. Аларның җир өстендәге өлеше генә үлә, ә тамырлары һәм тамырчалары җир астында салкын яки корылык чорларын кичеп чыгалар.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү