Габдулла Тукай музее (Җаек)

мемориаль музей

Габдулла Тукай музее (каз. Ғабдолла Тоқай мұражайы) — Казакъстанның Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Җаек (каз. Орал, рус. Уральск) шәһәренең Татар бистәсендә урнашкан мемориаль музей-комплекс. 2006 елның 12 декабрендә ачылган. Музей — Казакъстан Республикасы белән Татарстан Республикасының (РФ) уртак хезмәттәшлек җимеше. Җаек — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны[1]. Музей урнашкан бина Татар милли мәдәни үзәге булып тора.

Габдулла Тукай музее
Нигезләү датасы 2006
Урын Казакъстан, Җаек, Академик Асан Тайманов ур., 57.
Директор Марат Баһаветдинов
 Габдулла Тукай музее Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

1995 елда, Габдулла Тукайның Җаекка килүенә 100 ел тулу уңаеннан, Җаекта Габдулла Тукай үзәге оеша (хәзер Г. Тукайның Ауразия үзәге, рәисе — профессор Разак Габдрахман улы Әбүзәров).

  • Өлкә төбәкне өйрәнү музеенда (директоры Сара Ескаир кызы Танабаева) бөек татар шагыйре шәхесе һәм иҗатына багышланган махсус зал булдырыла.
  • 1996 елда өлкә күләмендә «Тукай елы» игълан ителә.
  • 2001 елның 30 октябрендә Җаекта Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла.
  • 2004 елның 28 октябренда Татарстан президенты М. Ш. Шәймиев белән Казакъстан президенты Н. А. Назарбаев Җаекта җәмәгать башлангычында «Татар мәдәни үзәге» АҖ каршында Г. Тукай музее оештыру хакында килешәләр.
  • XIX гасыр азагы – XX гасыр башында Җаек татар мәдәниятенең үзәге булган Төхфәтуллиннарның ике катлы агач йортында (тарихи бинада) яшәүчеләрне (барлыгы 6 гаилә) өлкә хакимияте яңа фатирларга күчергәч, реставрация эшләре башланып китә. Төзекләндерү эшләрен «ТНГ-Групп» (Татнефтегеофизика) ҖЧҖ инвестицияли [2]
  • Музейны оештыруда зур ярдәмне Г. Тукайның Ауразия үзәге, Өлкә төбәкне өйрәнү музее, ТР милли музее (директор урынбасары Алсу Данил кызы Хәйруллина) күрсәтә. Шәһәрдә яшәүче татарлар өйләрендә сакланган тарихи әһәмиятле экспонатлар алып килә.
  • 2006 елның 12 декабрендә музей ачыла.

Музей-комплекс үзгәртү

Җаек шәһәрендәге Татар бистәсен ачык һавадагы һәйкәл дип әйтергә мөмкин. Бистәнең һәр урамы, һәр сукмагы татар тормышы, көнкүреше белән бәйле.
Габдулла Тукай музее составына керә:

  • Төхфәтуллиннар йорты (Академик Асан Тайманов урамы, 57) — Татар мәдәнияте үзәге (рәисе Ришат Ували улы Хәйруллин). Бирегә Мотыйгулла хәзрәтнең балалары Камил, Әдһәм янына татар яшьләре белән бергә Тукай да даими килеп йөргән. Яшьләр үзешчән спекатакльләр куйган, әдәби-музыкаль кичәләр оештырган, милли җырлар өйрәнгән.
  • Кызыл мәчет (1871 елда төзелгән, шәһәрнең иң борынгы мәчете) (Җаек, 8 Март урамы, 23). Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин мәчетнең имам-хатыйбы булган, 1895—1907 елларда яшүсмер Тукай мәчет каршындагы «Мотыйгия» мәдрәсәсендә (Җаек, Короленко урамы, 9) укыган[3].
  • Галиәсгар Усманов йорты (Җаек, Почиталин урамы, 66). Әлеге йортта, Казаннан килгәч, апасы Газизә һәм җизнәсе Галиәсгар Усмановлар гаиләсендә, Тукай 5 ел (1895—1900) яшәгән.
  • «Уралец» газетасы басмаханәсе бинасы (Җаек, Чапаев урамы, 39). 1888 елда төзелгән йорт. Шагыйрь биредә наборщик буларак хезмәт юлын башлап җибәргән.
  • «Казан» кунакханәсе бинасы. Биредә Тукай Җаектагы соңгы елын яшәгән, «Шүрәле», «Пар ат» поэмаларын иҗат иткән.
  • Рус мәктәбе бинасы. Яшь Тукай әлеге мәктәптә рус телен өйрәнгән, Пушкин, Лермонтов һ. б. авторларның әсәрләре белән танышкан.

Бүлекләре үзгәртү

  • Тукай чорында Җаек шәһәре
  • Шагыйрнең укытучысы Мотыйгулла Төхфәтуллин бүлмәсе
  • Тукай залы
  • Шәһәрнең танылган имамнары
  • Җаекның танылган татарлары залы. Биредә ССРБ халык артисты композитор Нәҗип Җиһанов, Камил Төхфәтуллин (Мотыйгый), ТАССР халык артисты җырчы Галия Кайбицкая, Хәсән Шәмсетдинов, Хәмит Төхбәтуллин һ. б. иҗади шәхесләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге яктыртыла.
  • XX гасыр башы татар зыялысының эш бүлмәсе

Тасвирлама үзгәртү

Музей-йортның ике каты һәм подвал бинасы бар. Беренче катта ашханә — кунакханә торгызылган. Биредә экспонатлардан: мебель, савыт-саба, йорт көнкүреше әйберләре җыелган. Экспонатлар, нигездә, шәхси коллекцияләрдән тупланган.

Икенче катта өч зал. Зур залда кулъязмалар, китаплар, документлар, каралы-аклы фотографияләр, шагыйрь кулы белән язылган хатларның күчермәләре, газета битләре. Г. Тукайның Җаек типографиясендә үзе җыйган газетасы нөсхәсе куелган. Монда 100 дән артык экспонат җыелган.

Пыяла белән капланган Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин кабинеты аеруча кыйммәткә ия, анда чын экспонатлар: Мотыйгулла хәзрәтнең кунак бүлмәсе өстәле һәм урындык, тимер люстра, сәгатьләр куелган.

Гомумән, йорт эчендә узган гасырларның Тукай яшәгән вакыты атмосферасы яңадан торгызылган[4].

Эшчәнлек үзгәртү

Музей урнашкан бина татар милли мәдәниятенең үзәге булып тора. Биредә төрле кичәләр, хореографик түгәрәкләр, концертлар оештырыла, татар якшәмбе мәктәбе (сыйныфлары) эшли.

  • Югары уку йортлары, техникум студентлары, урта мәктәп укучылары арасында «Тукай укулары» уздырыла.
  • Өлкә туризм станциясе үзләренә ял итәргә килгән балаларны музей белән таныштырырга алып килә.
  • Хәрби хезмәткә яңа алынган егетләрне музей белән таныштыру матур гадәткә әйләнгән.
  • Тематик күргәзмәләр оештырыла. Мәсәлән, XX гасыр башында Җаекта эшләгән татар театры афишалары күргәзмәсе. Әлеге театрда Камил Мотыйгый, Әдһәм Кайбицкий, Сара Зарова, Хәмит Төхбәтуллин һ. б. артистлар эшләгән.
  • Музей каршында тарихны өйрәнүчеләр һәм моделизм клубы эшләп килә. Клуб әгъзалары булган шәһәр мәктәпләре укучылары тарафыннан хәрби техниканың төрле модельләре ясала һәм күргәзмәләргә куела.
  • Музейда төбәк татарлары турында чыккан яңа китапларны укучыларга тәкъдим итү (презентация) кичәләре популяр. Мәсәлән, Рөстәм Вафинның Камил Төхфәтуллинның шәхесе һәм нәшир буларак эшчәнлеге турында «Господин издатель» (Нәшир әфәнде) китабы тәкъдим ителгән.
  • Музейда төзекләндерү һәм күргәзмә-экспозицияләрне яңарту эшләре тулысынча татар эшкуарлары, хәйриячеләр акчасына башкарыла.

Музейга керү һәм экскурсияләр бушлай.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Газыйм Салихов. Г. Тукай: Җаек хатирәсе.(үле сылтама) «Сөембикә», 21.04.2017
  2. Уральск — поэтическая родина Тукая. БТК, 01.06.2016(рус.)
  3. Данара Курманова. Татарский Уральск: тайна Красной мечети. akbars.kz, 29.07.2013(рус.)
  4. Хабибуллина Н. Х. Дом-Музей Габдуллы Тукая в г. Уральске. БТК сайты(рус.)