Мотыйгулла Төхфәтуллин

Мотыйгулла Төхфәтулла улы Төхфәтуллин (1846—1920)[1] — татарларның күренекле дин эшлеклесе, Габдулла Тукайның укытучысы, «Мотыйгия» мәдрәсәсен нигезләүче. Җаекның Кызыл мәчетендә имам-хатыйб.

Мотыйгулла Төхфәтуллин
Туган телдә исем Мотыйгулла Төхфәтулла улы Төхфәтуллин
Туган 1846(1846)
Кече Кайбыч авылы, Зөя өязе, Казан губернасы
Үлгән 1920(1920)
Җаек, РСФСР[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Кышкар мәдрәсәсе һәм Әл-Әзһәр университеты
Һөнәре дин эшлеклесе
Җефет Гыйззенас Төхфәтуллина
Балалар Камил Мотыйгый, Галия Кайбицкая һәм тагын 5әү

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Ул 1846 елда Зөя өязе Кече Кайбыч авылында мулла гаиләсендә туа. Башта үз авыл мәдрәсәсендә белем ала, соңрак Кышкар мәдрәсәсенә укырга җибәрелә, анда Кушлавыч авылыннан Мөхәммәтгариф Тукай белән таныша. Кышкар мәдрәсәсеннән соң 1867 елда Мисырдагы Каһирә шәһәренә Әл-Әзһәр академиясенә җибәрелә. 1877 елда кире Кайбыч ягына кайтырга чыга һәм юлда апасы Газизә янына Җаекка керә.

Җаекның Кызыл мәчетендә

үзгәртү

Җирле татарлар аның белемен күреп Җаекның татар бистәсендәге Түбән Оч мәхәлләсенә мулла булып калырга үгетлиләр. Җаекның Кызыл мәчетендә әүвәл кече мулла, соңрак өлкән мулла (имам-хатыйб) булып хезмәт иткән.

Җаекта өйләнә һәм 7 бала үстерәләр. Габдулла Тукайның әтисе хөрмәтенә бер баласына Мөхәммәтгариф дип исем куштыра. Тукайның әтисе үлүен белгәч тә аны үз янына алдырта. Аңа «Апуш» исемен дә беренче булып ул әйткән. Габдулла Тукай «Мотыйгия» мәдрәсәсендә 1895-1907 елларда укыган.

Халык укымышлы Мотыйгулла Төхфәтуллин хөрмәт итеп ул укыткан мәдрәсәгә дә «Мотыйгия» исемен бирәләр. Ул бу мәдрәсәдә укыту программасын заманлаштыра, кызлар өчен мәдрәсә ача, 1908 елда кызлар һәм ирләр мәдрәсәләрен берләштерә. Кызлар хоры оештыра, җырлар яза.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • «Туган җирем - Кайбычым», Идел-пресс, Казан, 2007.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 235нче бит