Ильяс Айдаров
Ильяс Айдаров (Ильяс Сәйяр улы Айдаров) – рәссам, Русиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Русия сәнгать академиясенең хокукый әгъзасы, халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе шәрәфле әгъзасы. Тукай премиясе лауреаты (2013).
Ильяс Айдаров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ильяс Сәйяр улы Айдаров |
Туган | 29 гыйнвар 1956 (66 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү мигъмарият институты[d] |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | I-? II-Полина Сергей кызы, укытучы |
Балалар | кызлары Алисә (1982), Анжела (1991); уллары Эмиль (2005), Даниель, Феликс [2] |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Сайт | www.aidarovart.narod.ru |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1956 елның 29 гыйнваренда Казанда мигъмарчы Сәйяр Айдаров гаиләсендә туган. Бабасы Ситдыйк Айдаров – драма театры артисты, әбисе Галия Кайбицкая – опера җырчысы, ТАССР халык артисты, үги бабасы Ильяс Әүхәдиев – музыкант.
Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) тәмамлаган.
1985-1995 «Правда», «Молодая Гвардия», «Красная Звезда» нәшриятларында (Мәскәү) китапларга иллюстрацияләр ясый (А. Дюма, М. Алданов, Б. Шоу, Д. Френсис), «Огонёк», «Смена», «Вокруг Света», «Искатель», «Подвиг», «Крестьянка», «Красная Звезда», «Пограничник», «Советский Воин» журналлары белән хезмәттәшлек итә.
ИҗатыҮзгәртү
И. Айдаров төрле жанрларда (сынлы сәнгать, графика) һәм техникада (майлы буяу, акварель) иҗат итүче күпкырлы иҗат кешесе. Аның рәсемнәрендә тормыш шатлыгы, табигать көче, иҗтиһад энергиясе тоемлана. Тормышчанлык белән уйлап чыгару бергә кушыла. Портретлары гади түгел, ә төрле холыклы шәхесләр (Минтимер Шәймиев, Ю. Лужков, А. Чубайс, Алла Пугачёва, Кристина Орбакайте, В. Добрынин, М. Звездинский, Т. Овсиенко, Л. Лещенко, В. Винокур, Валерий Леонтьев, Пьер Карден, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Галия Кайбицкая, Ильяс Әүхәдиев һ.б.) турында сөйләүче новеллага әйләнә. 1980 еллар башыннан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе , төбәкара, республика һәм Аурупа, Азия, Американың күп илләрендә узган халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- Русия сәнгать академиясе хокукый әгъзасы
- Русиянең атказанган рәссамы
- ТР халык рәссамы
- ТР атказанган рәссамы
- ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2005)
- Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе шәрәфле әгъзасы
- Хәйриячелек халыкара академиясе шәрәфле әгъзасы
- II халыкара сәнгать фестивале (Мәскәү) җиңүчесе
- 2007 «Рухи берлек өчен» медале (Русия мөфтиләр шурасы) — «Русия мәчетләре» шәлкеме өчен
- 2008 II дәрәҗә «Әл-Фәхр» шәрәфле ордены
- 2013 Тукай премиясе — Тукайга багышланган рәсемнәре өчен
Хезмәтләре сакланаҮзгәртү
- ТР дәүләт сынлы сәнгать музее
- ТР милли музее
- Казан кирмәненең президент сарае тупланмасы
- Галия Кайбицкая музее (Кайбыч)
- Салих Сәйдәшев музее (Казан)
- Габдулла Тукай музее (Җаек Уральск)
- Казан дәүләт консерваториясе тупланмасы
- Владимир Высоцкий йорт-музее (Мәскәү)
- Камчатка крае сәнгать музее
- Габдулла Тукай музее (Казан)
- Эрнст Неизвестный музее (Екатеринбург)
- Русиядә һәм чит илләрдә шәхси һәм корпоратив тупланмаларда
Кызыклы фактҮзгәртү
Ильяс Айдаров, космоста шәхси күргәзмәсен оештырган беренче рәссам буларак (2002, кораб командиры – Русия Каһарманы Сергей Залетин), исеме «Гинесс рекордлар китабы»на (Русия бүлекчәсе) кертелгән рәссам.