Галия Кайбицкая музее (Олы Кайбыч)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Галия Кайбицкая исемендәге музейТатарстанның Кайбыч районы үзәге Олы Кайбыч авылында урнашкан, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт мәдәният бюджет оешмасы (мемориаль музей)[1]. Музей күренекле татар җырчысы, Татарстан АССРның беренче халык артисты Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкаяның (19051993) әтисе Мотыйгулла Төхфәтулла улы Төхфәтуллинның (18461920) туган ягында ачылган һәм җырчының тормыш юлы белән таныштыра. Музей татар халкының мәдәни-музыкаль мирасын саклау һәм пропагандалау үзәге булып тора.

Галия Кайбицкая музее
Нигезләү датасы 1996
Урын 422330 ТР, Кайбыч районы,
Олы Кайбыч, Г. Кайбицкая ур., 2
Директор Эльмира Равил кызы Сафина
Сайт https://vk.com/club47828578
Музейдагы Галия Кайбицкая портреты. Оныгы Ильяс Айдаров рәсеме

Тарих үзгәртү

Музей өчен махсус бина төзелгән. Аны проектлауда җырчының улы сынчы Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров (19282014) катнаша. Галия Кайбицкая исемендәге музейга 1996 елның 21 маенда нигез салына, 1998 елның 29 октябрендә ачыла. Музейны ачу тантанасында ТР премьер-министры (2010 елдан ТР президенты) Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, район башлыгы Азат Хәнифатуллин, язучылар Фоат Галимуллин, Шәүкәт Галиев, сынчы Сәйяр Айдаров һәм башкалар катнаша.

Тасвирлама үзгәртү

Музей өч залдан: этнография залы, Галия Кайбицкая залы һәм музыкаль салоннан тора. Галия Кайбицкая залында җырчының йорт җиһазлары белән мемориаль бүлмәсе торгызылган. Ноталар, сәхнә киемнәре, автографлар, аудиокассеталар, китаплар, Төхфәтуллиннар гаиләсе реликвияләре урын алган. Җырчының 1962-1991 елларда язган мемуарларын күрергә була. Музыкаль салонда сәнгать әһелләре белән очрашулар уздырыла. Этнография залында районда яшәүче татар, керәшен, рус, чуашларның киемнәре һәм көнкүреш әйберләре куелган.

Музейның күргәзмәләр мәйданы 110 кв. м. 1 200 саклану берәмлеге экспонат тупланган.

Экскурсияләр үзгәртү

  • Галия Кайбицкая. Тормыш сәхифәләре
  • Төхфәтуллиннар шәҗәрәсе
  • Габдулла Тукай язмышында Төхфәтуллиннар гаиләсенең роле

Әдәбият үзгәртү

  1. Туган җирем – Кайбычым. Казан: Идел-пресс, 2007

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ГБУК «Музей имени Галии Кайбицкой» 2019 елның 30 май көнендә архивланган.. Министерство культуры Республики Татарстан