Сәйяр Айдаров
Сәйяр Айдаров (Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров) – сынчы-архитектор, реставратор. Фән докторы (1990), профессор (1992). РСФСР атказанган архитекторы (1980), ТР атказанган фән эшлеклесе (1998), Татарстан ФА мәртәбәле әгъзасы. Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы (1993).
Сәйяр Айдаров | |
---|---|
Туган телдә исем | Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров |
Туган | 25 июнь 1928 Казан |
Үлгән | 2 гыйнвар 2014 (85 яшь) Казан |
Күмү урыны | Арча зираты |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Мәскәү мигъмарият институты[d] |
Һөнәре | архитектор-реставратор |
Җефет | Люция Хөсәен кызы, медицина институты мөгаллиме |
Балалар | уллары Ильяс (1956), Равил (1950)[1] |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | архитектура докторы[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1928 елның 25 июнендә Казанда туган. Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) (1954) тәмамлаган.
- 1954-1961 Казан махсус фәнни-реставрация сәнәгый остаханәсе фәнни җитәкчесе һәм мигъмары.
- 1961 елдан Казан инженер-төзелеш институтында: өлкән укытучы, доцент, архитектура теориясе һәм тарихы мөдире, 1990 милли архитектура проблемалары кафедрасы мөдире, профессор, 2000 КГАСА каршындагы архитектура һәм дизайн институты директоры урынбасары.
- 1971—1987 ТАССР архитекторлар берлеге рәисе.
Иҗаты
үзгәртүС.С. Айдаров – Татарстанда урта гасырлар архитектураы һәйкәлләре хәрабәләрен реставрацияләү фәнни мәктәбенә (Казан) нигез салучы. Татарстанның заманча архитектурасында милли – регион үзенчәлекләрен чагылдыру һәм җирле традицияләрне куллану концепиясен эшли һәм тормышка ашыра 150 фәнни мәкалә, 3 монография, 30 проект авторы. Болгарда, Биләрдә, Казан кирмәнендә архитектура ядегәрлекләренең график реконструкцияләрен ясый. Казан инженер-төзелеш институтында архитектура факультетын һәм архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасын оештыручы. ТР ФА һуманитар фәннәр бүлекчәсен җитәкли, шәрәфле әгъзасы булып тора. Соңгы вакыттагы хезмәтләре – Казан Кремлен реставрацияләү, Кол Шәриф мәчете комплексын аякка бастыру, яңа Рамазан мәчетен (Окольная урамы) проектлау. Хезмәтләрен күп санлы шәкертләре, ике улы дәвам итә.[2]
Гаиләсе
үзгәртүСитдыйк Айдаров (1895-1938), артист.
Хатыны Люция Хөсәен кызы Казан медицина институтында 35 ел эшләгән галимә, уку-укыту бүлеге мөдире, 1989 чит ил студентларын укыту бүлеге җитәкчесе.
Улы Равил Айдаров – архитектор, Казан дәүләт инженер-төзелеш университетының сынлы сәнгать кафедрасы доценты, Россия архитектура академиясе хокукый әгъзасы.
Килене — фән докторы, профессор, архитектура тарихы кафедрасы мөдире.
Улы Ильяс Айдаров – рәссам, РФ атказанган, ТР халык рәссамы, халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе хокукый әгъзасы, Тукай премиясе лауреаты.
Оныгы Руслан Равил улы (1973) — мигъмарчы.
Оныгы Алисә Ильяс кызы (1982) — рәссам, сынчы.
Оныгы Анжела Ильяс кызы (1991) — рәссам.
Фәнни хезмәтләре
үзгәртү- Архитектурное наследие Казани. Казан, 1978;
- Великие Булгары. Казан, 1983 (автордаш);
- Теория и практика становления национально-региональной школы в архитектуре Татарстана. китапта: Вестник Волжского регионального отделения Рос. академии архитектуры и строит. наук. Түбән Новгород, 1998.
- Поиск утраченного лица. китапта:Национально-региональное своеобразие в архитектуре Татарстана. Казан, 1999.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы (1993)
- Россия архитектура мирасы академиясенең хокукый әгъзасы
- РСФСР атказанган архитекторы (1980)
- ТР атказанган фән эшлеклесе (1998)
- ТР ФА мәртәбәле әгъзасы
- Көнчыгыш илләре архитектурасы академиясенең хокукый әгъзасы
- Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең хокукый әгъзасы
- РФ югары һәнәри белем мәгарифе мактаулы хезмәткәре
- ТАССР Югары Советы мактау кәгазе
- «Казанның меңьеллыгы» медале
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Нашёл себя. «Казань», 1993, № 9.
- Соколов С. Академик архитектуры. «Республика Татарстан», 25.06.1998.
Сылтамалар
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртү- Камил Мотыйгый (абзый)
- Алисә Айдарова (оныка)