Равил Айдаров

архитектор

Равил Айдаров, Равил Сәйяр улы Айдаров (Равиль Сайяроич Айдаров, 1950 елның 9 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Арча) ― архитектор, КДАТУның график модельләштерү кафедрасы профессоры, Россия архитектура академиясе хокукый әгъзасы. Россия һәм Татарстанның Архитекторлар, Татарстанның Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган архитекторы (2005). Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2021)[1].

Равил Айдаров
Туган телдә исем Равил Сәйяр улы Айдаров
Туган 9 август 1950(1950-08-09) (74 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Арча
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Һөнәре архитектор, педагог
Эш бирүче Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Җефет Галина Николаевна (Волкова)
Балалар Руслан
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
ТР атказанган архитекторы - 2005РФ атказанган мәдәният хезмәткәре - 2021
Гыйльми дәрәҗә: мигъмарият нәмзәте[d]
Гыйльми исем: профессор[d]
Сайт ravilaidarov.ru

 Равил Айдаров Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1950 елның 9 августында Арча бистәсендә (2008 елдан шәһәр) архитектор, Казан төзелеш институтының булачак профессоры Сәйяр Айдаров (1928―2014) гаиләсендә туган. Әнисе ― Люция Хөсәен кызы (Кәримова, 1928–), Казан медицина институты мөгаллиме, уку-укыту бүлеге мөдире, 1989 елдан чит ил студентларын укыту бүлеге җитәкчесе булган. Равил иҗади мохиттә үсә. Әтисе ягыннан бабасы ― Ситдыйк Айдаров (1895―1938), татар театр мәктәбенә нигез салучы, опера җырчысы (баритон), әбисе ― Галия Кайбицкая (1905―1993), актриса, җырчы. Энесе ― Ильяс Айдаров (1956), рәссам, Россия сәнгать акдемиясе әгъзасы, Тукай премиясе лауреаты (2013).

Равил, әтисе юлыннан китеп, 1972 елда Казан төзелеш институтын тәмамлаганнан соң, озак еллар (1973—1986) Казанның Вахитов районында баш архитектор, 1986—1990 елларда шәһәрнең баш рәссамы булып эшли, 1991―2004 елларда үзенең «АРТЭП» архитектура остаханәсен тота. Казанның агач йортларына багышланган темага архитектура кандидатлыгына диссертация яклый (темасы: «XIX гасырның икенче яртысында ― XX гасыр башында Казанның агачтан булган төзелешен архитектур киңлектә оештыру», җитәкчесе Евгений Иванович Прокофьев)[2]. 2004 елдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) сынлы сәнгать кафедрасы доценты, 2015 елдан КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты график модельләштерү кафедрасы профессоры[3].

Равил Сәйяр улының яраткан шөгыльләренең берсе ― сынлы сәнгать. Казанның агач йортларын фотога төшереп, шактый тулы мәгълүмат бирә торган архив туплый. Үзе дә урыннарга барып, акварель буяулар белән рәсемнәр ясый. Хатыны, архитектура теориясе һәм тарихы белән шөгыльләнүче Галина Николаевна белән бергәләп, Казанның уникаль агач архитектурасына багышлап, иллюстрацияләрдән торган берничә китап чыгара[4]. 2016 һәм 2023 елларда акварельдә ясалган архитектура турында китаплары (7 томлык) өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән [5]. «Печән базары мәчете», «Кельн соборы (Германия)», «Парктагы өрәңге аллеясы», «Идел өстендә яшен» һ.б. картиналар авторы [6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормышы

үзгәртү

Хатыны Галина Николаевна[d] (Волкова, 1947), булачак ире белән архитектура факультетында бер төркемдә укыганнар (1972 елда өйләнешкәннәр), архитектура докторы (1997), профессор, 2004―2021 елларда КДАТУның архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире. Уллары Руслан Айдаров (1973), архитектор, Мәскәүдә эшли. Оныклары: Арина (модалы дизайн өлкәсендә эшли), Артур (музыка буенча китәргә ниятли).

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
Мәкаләләр

Сылтамалар

үзгәртү