Кече Кайбыч
Кече Кайбыч (Кеçе Qaybıç, рус. Малые Кайбицы) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Ябалак, Бəрлебашы, Морза Бəрлебашы авыллары белән бергә Ябалак авылы җирлегенә керә.
Кече Кайбыч | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Татарстан |
Муниципаль район | Кайбыч районы |
Координатлар | 55°22'32"N, 48°10'32"E |
Авыл җирлеге башлыгы | М.Ф.Гыйззатуллина |
Халык саны | 469 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | 8437030 |
Казаннан 100, Олы Кайбычтан 3, Колангы тимер юл станциясеннән 23 чакрымда урнашкан. Авыл аша Бәрле елгасы ага.
Тарих Үзгәртү
Авыл бик борынгы булып санала, авылда федераль әһәмияттәге археология һәйкәле булган борынгы татар зираты урнашкан.
Авылга Хəйбуч дигəн кеше тарафыннан нигез салына. Нәкъ бу авылдан чыккан кешеләр Кайбыч районы Олы Кайбыч һәм Буа районы Кайбыч авылларына нигез салалар.
Халык саны Үзгәртү
1989 | 1997 | 2010 | 2011 |
---|---|---|---|
543 | 541 | 441[1] | 469 |
Авыл белән бәйле шәхесләр Үзгәртү
Социаль өлкә Үзгәртү
- Кайбыч башлангыч белем бирү мәктәбе
- Авыл мәдәният йорты
- Китапханә
- Кече Кайбыч мәчете