Бәрле (Бәрле кушылдыгы)

Бәрле (рус. Берля) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы аша агучы кечкенә елга. Озынлыгы 17 км, бассейнының мәйданы 122 км². Елга башы Плетени авылыннан көньяк-көнбатыштарак, тамагы Олы Кайбыч авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак. Бәрле бассейнында ТРның табигать истәлеге — Кайбыч имәнлекләре урнашкан.

Берли
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
ДДӨБ 78 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 55°19'42.092"тн, 48°2'31.754"кнч, 55°25'24.676"тн, 48°12'58.554"кнч, 55°25'24.6"тн, 48°12'52.9"кнч
РДСР 08010400612112100002881
Нинди сулыкка коя Бәрле Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 122 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 17 километр Edit this on Wikidata
Карта

Елганың уртача киңлеге 8-10 метр булса, тирәнлеге — якынча бары 0,2-0,5 метр чамасы гына, язгы ташулардан соң буылып буага әйләндерелә. Елга аз сулы булганлыктан хуҗалык эшләрендә кулланылмый диярлек.

Этимология үзгәртү

Исеме "бүре" һәм "иле" сүзләренең кушылуыннан яки фин-угырчадан "берлинга" — колмак дигәннән килеп чыккан[1].

Географик мәгълүмәт үзгәртү

Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы — 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%. Бәрле елгасының 0,3 тән алып 6,8 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,49 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,5 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су мул һәм җәен бик сай булуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 116 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,11м³/с. Ел дәвамында суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л. Су ресурслары сугару өчен кулланыла

Искәрмәләр үзгәртү

  1. "Туган җирем — Кайбычым", Казан: Идел-пресс,2007.- 580 бит.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ.