Бәрле (Зөя кушылдыгы)

Татарстан Республикасы Кайбыч районы аша ага торган елга

Бәрле (рус. Бирля) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы аша ага торган елгаларның берсе. Елга башы Зур Подберезье авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы Борындык авылыннан 2 км төньяктарак.

Бәрле (Зөя кушылдыгы)
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
ДДӨБ 53 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 55°31'3"тн, 48°26'58"кнч
РДСР 08010400612112100002874
Нинди сулыкка коя Зөя Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 385 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 48 километр Edit this on Wikidata
Карта

Озынлыгы — 48 км. Бассейн мәйданы — 385 км².

Бәрле елгасы — ТРның табигать истәлеге (1978) булып тора.[1].

Елганың уртача киңлеге 8-10 метр булса, тирәнлеге — якынча бары 0,5-1 метр чамасы гына, агым тизлеге — 0,2 — 0,3 м/с. Бәрле арысы 12 кушылдыкка ия. Елга аз сулы булганлыктан хуҗалык эшләрендә кулланылмый диярлек.

Этимология үзгәртү

Исеме "бүре" һәм "иле" сүзләренең кушылуыннан яки фин-угырчадан "берлинга" — колмак дигәннән килеп чыккан[2].

Географик мәгълүмәт үзгәртү

Кайбыч районы аша агып, Борындык авылы янында Зөя елгасына коя. Елганың башы Зур Подберезье авылыннан көньяктарак урнашкан. Бәрле елгасының 2 дән алып 17 км га кадәр озынлыктагы 12 кушылдыгы бар, иң зурысы — Бәрле елгасы (уң кушылдык). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-600 мг/л. Бәрле бассейнында гомуми күләме 2 млн. м³ булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Корноухово авылыннан Иске Чәчкаб авылына кадәрге участокта елга Кайбыч аучылык тыюлыгы территориясеннән ага.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Бәрле елгасы, archived from the original on 2013-03-26, retrieved 2012-05-22 
  2. "Туган җирем — Кайбычым", Казан: Идел-пресс,2007.- 580 бит.

Чыганаклар үзгәртү