Мотыйгия мәдрәсәсе

(Мотыйгия битеннән юнәлтелде)

«Мотыйгия» мәдрәсәсе — XIX гасыр уртасында Җаек шәһәренең Кызыл мәчет (Татар мәчете) каршында ачылган дини уку йорты, җәдиди мәдрәсә, XIX гасырның танылган мөселман уку йортларының берсе.[1] Мәдрсә белән мәчетнең имам-хатыйбы Мотыйгулла Төхфәтуллин (1845―1920) җитәкләгән.[2][3][4]

«Мотыйгия» мәдрәсәсе
Эшләү еллары XIX гасыр уртасы1917 елдан соң
Адрес Җаек шәһәре, 8 Март урамы, 42 йорт


Уральск шәһәренең "Мотыйгыя" мәдрәсәсе укучылары. Беренче рәттә уңнан икенче — Габдулла Тукай, 1905 ел. Җаек.

Тарихы

үзгәртү

«Мотыйгия» мәдрәсәсе XIX гасыр уртасында Җаек шәһәренең Татар бистәсендә, Кызыл мәчет каршында мәчетнең имам-хатыйбы Мотыйгулла Төхфәтуллин (1845―1920) тарафыннан[5][6] Мортаза бай Гобәйдуллин акчасына нигезләнгән, ул ук мәдрәсәнең мактаулы назыйре булып торган.[7]

Мәдрәсәдә «Гыйльми мәҗлес» әдәби түгәрәге эшләгән. Әл-мәгариф кулъязма газетасы басылган, «Әл-гасыр әл-Җәдид» кулъязма журналы нәшер ителгән.[5][6][7] Мәдрәсә каршында өч еллык рус мәктәбе дә ачылган.[1][8][7]

Биредә XIX йөзнең ахырында Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин мәдрәсәдә укыту программасын заманлаштыра, кайбер җәдиди реформалар үткәрелә,[7] хатыны кызлар өчен мәдрәсә ача, 1908 елда кызлар һәм ирләр мәдрәсәләрен берләштерә. Кызлар хоры оештыра, җырлар яза.[9] Фәлсәфә, астрономия буенча лекцияләр укый, шәкертләрне Гомәр Хәйям, Фирдәүси һәм борынгы заманның башка күренекле шагыйрьләре хезмәтләре белән таныштыра.[1]

1917 елдан соң ябыла.[5][6][7]

Мөгаллимнәре арасында Камил Мотыйгый, Фәтхетдин Рәхмәтуллин, Гомәр Хөсәенов, Әхмәтша Сираҗетдинов бар.[7]

«Мотыйгия» мәдрәсә­се­нең нигезе сакланып калмаган. «Мотыйгия» мәдрәсәсе хәзерге 8 Март урамындагы 42нче йортта урнашкан булган.[10]

Күренекле укучылары

үзгәртү

Мәчет каршындагы мәдрәсәдә 1895-1907 елларда Габдулла Тукай укыган.[11][5][12]

«Мотыйгия» мәдрәсәсендә җырчы (баритон), журналист, нашир, жырлар авторы Камил Мотыйгый укый, 1902–1907 елларда мәдрәсәдә укыта.[13]

Шулай ук, Мирхәйдәр Чулпаный,[14] Ярулла Моради, Әхмәтсафа Байтирәков һ. б. биредә белем алган.[7]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Нагим Мухибуллин. Поэтическая Кааба Габдуллы Тукая.
  2. Уральскида Тукай музее.
  3. Восхищая своей образованностью.
  4. Наука бабая. Журнал "Казань", № 6, 2014.(үле сылтама)
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.
  6. 6,0 6,1 6,2 «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. I т. (борынгы төрки чор — XX гасыр башы).— Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. 2023 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган.
  8. Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.
  9. «Туган җирем - Кайбычым». Идел-пресс. Казан. 2007.
  10. Р. Газизуллина, А. Газизуллина, Г.Галимҗанова. «Тукайлы уйлар – Кытайга юллар...»
  11. У моего деда учился Габдулла Тукай.
  12. Татарские мечети: Красная мечеть (Уральск, Казахстан).
  13. Мотыйгый Камил Мотыйгулла улы. Онлайн - энциклопедия Tatarica.
  14. Насыйбуллина. Н.Ш. Тукайның остазы – Мирхәйдәр Чулпаный. Фәнни Татарстан. №1. 2020.)