Уклар (журнал)

(Уклар битеннән юнәлтелде)

«Уклар» журналыҖаек шәһәрендә 1906 елда чыккан юмор-сатира журналы. Мөхәрире һәм нашире Камил Мотыйгый булган.

«Уклар» журналы
Tөр

юмор-сатира журналы


Нәшер итүче

Камил Мотыйгый

Штат корреспондентлары

Габдулла Тукай

Нигезләнде

1906

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1906 ел, ноябрь

Төп офис

Җаек

Тарих үзгәртү

Журналның беренче саны 1906 елның июнендә Җаекта чыга. Бу татар юмор-сатира журналларының иң беренчеләренең берсе була. Журнал эшендә Тукай нык актив катнаша, ул монда «Һөд-Һөд», «Кырмыска», «Шүрәле» һәм башка псевдонимнар белән яза.

6 сан чыккач, 1906 елның ноябрендә журнал ябыла.

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.