Дамир Натфуллин

мәдәният эшлеклесе (Казан, Татарстан, Россия)

Дамир Натфуллин, Дамир Данил улы Натфуллин (1982 елның 20 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) – Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары (2018 елдан).

Дамир Натфуллин
ТР мәдәният министры урынбасары
Вазыйфага керешкән
2018 елның 24 сентябре
Шәхси мәгълүмат
Туган 20 октябрь 1982(1982-10-20) (41 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Казан дәүләт педагогика университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1982 елның 20 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 2004 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

2001-2004 елларда – 3 нче Казан икмәк заводы ААҖ төнге икмәк кабул итүче;

2004-2005 елларда – Биектау районы Константиновка урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

2005 елда – Казан шәһәре администрациясенең иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсенең әйдәп баручы белгече;

2006-2011 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей программалары, музей фонды мониторингы һәм мәдәни туризм бүлегендә: 1нче категорияле белгече, 1нче разрядлы белгеч, әйдәп баручы консультант, әйдәп баручы киңәшче;

2011-2012 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей программалары, Татарстан Республикасы Музей фонды мониторингы һәм мәдәни туризм бүлеге башлыгы;

2013-2018 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшен үстерү бүлеге башлыгы;

2018 елның 24 сентябреннән – Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Айгөл, ике баласы: кызлары Ясмин (2009)[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Натфуллин Дамир Данилович. 2022 елның 8 август көнендә архивланган. Реальное время
  2. natfulin. vk.com

Сылтамалар үзгәртү