Ләбибә Хөсәения мәктәбе

Ләбибә Хөсәения мәктәбе, «Ләбибә» мәктәбе — мөгаллимә Ләбибә Һади (Кади) кызы Хөсәения (1880-1921) башлангычы белән Казанда 1904 елдан 1918 елга кадәр эшләп килгән татар кызлары өчен урта уку йорты [1].

Ләбибә Хөсәения мәктәбе
Элеккеге исемнәр Казандагы җиденче мәчетнең дини-конфессиональ мәктәбе
Нигезләү елы 1904
Ябылу елы 1918
Урын Калып:Байрак/Русия империясе Казан
Адрес Казан, Нариман урамы

Тарих үзгәртү

XVIII йөзнең II яртысыннан, татар бистәләрендә мәчетләр төзүне тыюлар бетерелгәч, Казан Русиядә ислам динен уку-укытуның иң зур үзәгенә әверелә. Күпчелек мәчетләр каршында мәдрәсәләр ачыла. XIX йөзнең соңгы чирегендә күп кенә ислам уку йортлары яңа ысуллар кулланып укытуга керешә. 19051907 еллардагы инкыйлабтан соң Казанда дәүләтнеке булмаган 20 дән артык, шул исәптән татар кызлары өчен беренче дөньяви уку йортлары (Фатиха Аитова гимназиясе, Ләбибә Хөсәения мәктәбе) ачыла.

Мәктәп ачылу үзгәртү

1903 елның җәендә Ләбибә Хөсәения Җамалетдин Хөсәенов дигән приказчикка тормышка чыгып, аның квартирына, Нариман урамындагы Бигиевләр өенә күчеп китә. Көз көне шул фатирларының бер бүлмәсенә кыз балалар җыеп укыта башлый — үз мәктәбен ачып җибәрә. Шул рәвешчә, Казанда Ләбибә Хөсәенова мәктәбе мәйданга килә.

Бина үзгәртү

1904 елда, акча табыштырып, шул урамда үзләренә өй сатып алалар. Шуның ике бүлмәсен Ләбибә балалар укыту бүлмәләрендә әйләндерә. Беренче елда укучы балалар саны 12 генә булса, икенче елда, укучылар саны 20-25кә җитә. Маһруй ханым Баруди (Галиева) вафатыннан соң, аның мәктәбендә укыган бай кызларының да кайберләре үзләренең элеккеге мөгаллимәләре булган Ләбибә Хөсәения мәктәбенә күчеп киләләр. Бер-ике ел эчендә, мәктәп дүрт сыйныфлы булып китә. Укырга теләүчеләр күбәя. Мәктәп укырга-язарга өйрәтүне генә түгел, фәннәр башлангычлары белән таныштыруны — хисап, тарих, география укытуны да үз өстенә ала.

Иганәчелек үзгәртү

Мәктәпнең матди кыенлыкларын чишүгә укучы кызларның аналары — бай хатын-кызлары җәлеп ителә. Алар ирләрен мәктәпнең матди җитешсезлекләрен бетерүдә катнашырга мәҗбүр итәләр. Мәсәлән, 1905-1906 елларда сәүдәгәр Садыйк Галикәев мәктәпне яңа заманча парталар белән тәэмин итә.

Мәктәпне кысанлыктан коткарыр өчен, Казан сәүдәгәрләреннән бурычка акча алып, өйне ике катлы итеп күтәреп, уку мәйданын киңәйтәләр. 1910 елларга мәктәпнең даны бөтен татар дөньясына җәела. Башка губерналардагы ерак авыллардан да бу мәктәпкә укырга киләләр. Мәсәлән, Сарытау губернасы Күзнәй өязе Черкиле авылыннан Әминә (1909 елда) һәм Хәдичә (1912 елда) Әхмероваларны укырга урнаштырулары билгеле.

1914 елда янгын чыгып, бина яна. Бер игелекле (меценат) бай шул җәйдә мәктәп бинасын төзеп бирергә тәкъдим итсә дә, Л. Хөсәения, мәктәбенең бер бай милкенә әйләнүенә ризалык бирми. Байлардан бурычка акча җыеп, үзе мәдрәсә салдырып, 1915 ел яз башына элеккеге мәдрәсә урынына салынган яңа бинада укуларны дәвам иттерә. Барлык бурычларын да (билгеле, иганәләр хисабына) байларга түләп бетерә.

Статусы үзгәртү

  Татар кызлары өчен хәреф таныту, догалар уку, Коръәнне һәм кул эше өйрәнү белән чикләнгән ике сыйныфлы башлангыч мәктәп кенә ачарга рөхсәт ителә
Казан укыту округы
 

Шәһәрнең мәгариф идәрәләрендә һәм канун каршында ул мәчет карамагындагы башлангыч, дин сабаклары укыта торган мәктәп саналган. Рәсми хакимиятләргә күрсәтелә торган кәгазьләрдә мәктәп «Казандагы җиденче мәчетнең дини-конфессиональ мәктәбе» («приходская школа») дип атала. Мәктәп мөдире — «вероучительница» исемен (дәрәҗәсен) генә йөртә.

1910 еллар башына мәктәп өч баскычлы ун сыйныфлы (дүртесе — башлангыч (ибтидаи), дүртесе — тулы булмаган урта (рөшди), икесе — урта (игъдади)) мәдрәсәгә әйләнгән була. «Женский мектеб при 4-ой мечети» дип язылган түгәрәк пичәт басылган шәһадәтнамә бирелә торган була. Бу шәһадәтнамә рус телендә язылып, кыз балалар вероучение (дин белеме), «татарская грамота» һәм арифметика предметларын гына үзләштергәннәр итеп күрсәтелә. Ә татар телендә, һәр ел өчен нинди фәннәрдән имтиханнарда нинди бәһалар алганлыклары күрсәтелеп, аерым шәһадәтнамәләр бирелә торган була. Болай «яшеренү»ләрнең җитди нигезе бар. Мәктәп аерым бер кеше хисабына яши торган (хосусый) уку йорты санала һәм дәүләттән бер тиенлек ярдәм күрмәгән хәлдә, уку өчен түләү (гаиләләренең матди хәленә карап, 5 сумнан 25 сумга кадәр) һәм, башлыча, җәмәгатьчелек (иганә) хисабына яши. Канун буенча, татар хосусый мәктәпләрендә дин сабаклары укыту гына рөхсәт ителгән була, фәнни белем укыту катгый тыела.

Укытучылар үзгәртү

Баштарак укытучылар мәсьәләсе гади генә хәл ителә: югарырак сыйныфта укучы кызларны түбән класстагы балаларны укытырга үзенә ярдәмче итеп билгели.

1914 елга, «дарел мөгаллимат» — хатын-кыз укытучылар әзерләү мәктәбе рәвешенә кертер өчен, мәктәптә укыту эшенә югары белемле мәхсус әзерлекле укытучылар тартылалар. Түрәләр белән (рус телендә) сөйләшүләрне Татар укытучылар мәктәбенә 1907 елда экстерн имтихан тапшырып, укытучылык хокукын рәсмиләштергән һәм Ләбибә Хөсәения мәктәбендә 1906 елда эшли башлаган, Суфия Таһирова үз өстенә ала. Мәктәптә арифметика, география, кул һөнәре дәресләрен укыта. Хатын-кызлар югары мәктәбенең (высшие женские курсы) тарих бүлеген тәмамлаган Фатыйма Дәүләткилдиева — тарих укытучысы, Мәскәү университетында, Парижның Сорбонна университетында физика-математика курсын үткән Сара Шакулова — геометрия, гимназия тәмамлаган Вера Антонова — рус теле, сәнгать укуханәсен тәмамлаган Александра Павлова — рәсем, гимназия тәмамлаган Мәдинә Сәгыйдова — табигать белемен укыта. Ләбибә мәктәбен тәмамлаган Галиева Әминә татар теле дәресләрен алып бара.

Дарелмөгаллимәт үзгәртү

Ләбибә Хөсәенова укытучылар мәктәбе турындагы хыялын тормышка ашыра: 1917 елның көзендә мәктәбен дарелмөгаллиматка әйләндерә.

  • Инкыйлабтан соң Л. Хөсәения мәктәбе хатын-кызлар өчен укытучылар әзерләү мәктәбе итеп оештырыла.
  • 1918-1919 елларда хатын-кыз укытучылар семинариясе.
  • 1919-1920 елларда ир укытучылар мәктәбе белән берләштерелә.

Кызыклы факт үзгәртү

Казан округының халык мәктәпләре директоры М. Н. Пинегинның хатыны Зөләйхә Алкина, ире аркылы мәктәпкә инспекторлар барырга җыенганын ишетү белән, якын дусты Ләбибә Хөсәенованы кисәтә, мәктәптә аларны, әзерлек чараларын күреп, каршы алалар.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов, Р.Р. Насыйбуллов. Педагогика: аңлатмалы сүзлек. Казан: ТРИ “Школа”, 2013. ISBN 5-7761-0225-1

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү