Ибраһим Терегулов

Ибраһим Терегулов, Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов (1852-1921) — мәгърифәтче, педагог, дәүләт киңәшчесе, Казанда Шәрык клубын оештыручы һәм беренче рәисе (1906), Сәмәрканд педагогия институты профессоры (1920-1921).

Ибраһим Терегулов
Туган телдә исем Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов
Туган 10 июнь 1852(1852-06-10)
Уфа
Үлгән 22 ноябрь 1921(1921-11-22) (69 яшь)
Төркистан АССР, Сәмәрканд
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Әлма-матер Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Һөнәре мәгърифәтче, педагог
Җефет Бибигайшә Мөхәммәтгали кызы (1868-1940), язучы
Балалар 5 кызы: Әминә, Мәдинә, Рабига, Фатыйма, Хәлимә
Бүләк һәм премияләре   Хезмәт Батыры

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
И.В. Терегулов (у) Ризаэтдин Фәхретдин (с), Г. Әхмәров белән

1852 елда Уфа шәһәрендә туган. Бәләбәйдә мәдрәсәдә, Уфада рус гимназиясендә белем ала. Казан ветеринария институтын тәмамлаган (1878). Казан университетының тарих факультетында ирекле тыңлаучы була. 1897 елгы халык саны алу вакытында Казандагы бер участок җитәкчесе була[1].

Хезмәт юлы

үзгәртү

Студент вакытта «Касыймия», «Апанай» мәдрәсәләре шәкертләренә рус теле, мәдрәсә каршындагы мәктәптә табигать белеме, ботаника, зоология фәннәреннән белем бирә. Рус, алман, француз телләрен камил үзләштерә.

Инкыйлабтан соң

үзгәртү

Инкыйлабтан соң Ырынбур шәһәрендә татар мәктәпләрендә укыта, мөселман мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. 1918-1920 елларда татар укытучылары әзерләүче курслар оештыра, үзе дә өчьеллык курсларда укыта. Ырынбур губернасы кыргыз (казакъ) мәгариф халык комиссариатында мәктәпләр буенча инспектор була. 1920 елда Сәмәрканд педагогия институтының биология кафедрасына професор вазифасына чакырыла. 1921 елда Сәмәркандта вафат була[2].

1906 елда Казанда Шәрык клубын оештыруда катнаша, клуб шурасының беренче рәисе була. 1907 елда әлеге клубта татарча ачык лекцияләр уку эшен башлап җибәрүче: йогышлы авырулар һәм аларга каршы көрәшү юллары турында сөйли.

Фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге

үзгәртү

Татар халкы арасында аң-белем таратуда күренекле галим Каюм Насыйри традицияләрен дәвам итә. Тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләренә (терлекчелек, гигиена, бакчачылык, игенчелек һ.б.) караган фәнни-популяр китаплар язып бастыра. Рус әдәбияты әсәрләрен (А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.В. Гоголь, Л.Н. Толстой, А.К. Толстой, А.Н. Островский һ.б.) татарчага тәрҗемә итеп бастыра. Лев Толстойның татарчага тәрҗемә ителгән «Первый винокур» комедиясен бастыруга цензура каршы төшә[3]. Татарча фәнни терминнар булдыруда зур хезмәте бар. «Йолдыз» газетасын чыгаруда катнаша. Мәскәү, Ырынбур якларында татар мәктәпләре булдыруда аның өлеше зур. 1906 елның 5 маенда куелган татарча беренче спектакльгә дә рөхсәтне ул ала[4].

Китаплары

үзгәртү
  1. Бәрәңге, аның нәүгылары һәм аны үстерү. Казан, 1913.
  2. Кычу тугрысында. Казан, 1913.
  3. Кыйраәт китабы. Безне чолгап алган һава хосусында. Казан: Домбровский басмаханәсе, 1897.
  4. Кыйраәт китабы. Су. Казан, 1897.

Гаиләсе

үзгәртү
  • Хатыны — галим Мөхәммәтгали Мәхмүдов кызы Бибигайшә (Гайшәбикә) Терегулова, язучы, тәрҗемәче. 5 кызы:
    • Әминә, ире Әбүбәкер Терегулов, табиб.
    • Мәдинә, ире Камил Кәрим, юрист.
    • Рәбига
    • Фатыйма
    • Хәлимә (1905-2000), татар хатын-кызларыннан беренче музыка белгече, ире Әхмәт Булат, музыка белгече[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Хезмәт Батыры

Әдәбият

үзгәртү
  1. Җ. Миңнуллин. Шәрык клубы. Казан: ТКН, 2013.
  2. З. Шәрәфетдинов, Я. Ханбиков. Татарстан педагогикасы тарихы. Казан, 1998.
  3. Б. Солтанбәк. Затлы нәсел улы. «Казан утлары», 1994 ел, № 5.
  4. Л. Мортазина. Ибраһим Терегулов — мәгърифәтче педагог. «Мәгариф», 2015 ел. № 12.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. «Республика Татарстан», 10.10.2002(үле сылтама)
  2. Казан ветеринария институтының мәшһүр талибы – Ибраһим Терегулов(үле сылтама)(рус.)
  3. Лев Толстой и татары
  4. Татар театры нәрсәдән башланды 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(рус.)
  5. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007, 824нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9