Нияз Әхмәров

табиб-невролог, неврапотолог, генетик, Көнчыгыш акупунктурасы буенча белгеч, Габдулла Тукай әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән лирик шагы

Нияз Әхмәров, Нияз Үзбәк улы Әхмәров (1945 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — табиб-невролог, неврапотолог, генетик, Көнчыгыш акупунктурасы буенча белгеч, медицина фәннәре докторы (1993). Казан дәүләт медицина институты доценты. Рефлексотерапия, психология, традицион һәм эволюцион медициналар, клиник генетика буенча хезмәтләр авторы. Габдулла Тукай әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән лирик шагыйрь. 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россияле язучылар берлегенең Татарстан бүлеге әгъзасы[1]. Татар мәгърифәтчесе Шиһаб Әхмәровның һәм Салих Сәйдәшевның бертуган апасының оныгы.

Нияз Әхмәров

Тугач бирелгән исеме: Нияз Үзбәк улы Әхмәров
Туу датасы: 1945(1945)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: табиб, галим, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1981х. в.
Юнәлеш: тәрҗемә, лирика
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: рус

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1945 елда Казан шәһәренең Галактионов урамында биология фәннәре докторы Үзбәк Әхмәров һәм педагогика фәннәре докторы Дилбәр Саинова гаиләсендә туган[2]. Бертуганы — медицина фәннәре кандидаты, доцент Рөстәм Үзбәк улы[3]. Урта мәктәпне (1962), «нерв авыруларын дәвалаучы» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын (1968), ординатура һәм (читтән торып) аспирантура тәмамлаган. Икенче югары белемне Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә ала. 1980 елда кандидатлык, 1992 елда «Опыт анализа феноменов восточной акупунктуры в свете концепции эмбриогенетического следа» темасына докторлык[4] диссертацияләре яклый, 1993 елдан — фәннәр докторы. 1968 елдан Казанда табиб-невролог булып эшли. Соңгы эш урыны — Казан төбәкара клиника-диагностика үзәге (рус. МКДЦ)[5].

Н. Әхмәров — 200 дән артык фәнни мәкалә, сигез монография авторы. Әтисе биология фәннәре докторы (1967) Үзбәк Шиһаб улы Әхмәров белән бергә фәнни журналистика өчен яңа булган, рәсми фән танымаган фәнни идея-фикерләрне халыкка җиткерү өчен «Яңа фәнни концепцияләр, идеяләр, гипотезалар» журналы чыгара. 5 томлык «Наука акупунктуры» кулланмасын бастырып чыгара (2014).

 
«Притча Земли» хикәятләр җыентыгы. 2014

Иҗаты үзгәртү

Н. Әхмәров матур әдәбият өлкәсендә даими эшли. Габдулла Тукайның 60 тан артык шигырен, шул исәптән «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык хикәясе», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына нигезләнеп, сценарий язган. Нияз Әхмәров:

Рус әдәбияты өчен Пушкин ничек әһәмиятле булса, татар әдәбияты өчен Тукай да шулай ук, дигән фикер күптән калыплашкан. Тукай шигъриятен рус теленә тәрҗемә итү турында сүз барганда ул нигәдер онытыла. Еш кына Тукайны рус шигъриятенең иң яхшы стилистик традицияләрендә түгел, ә төрки шигърият стилендә яңгырарга мәҗбүр итәргә тырышалар. Минемчә, татар шигъриятен рус теленә тәрҗемә иткәндә мондый алымны куллану — тупас хата. Төркиләрнең, шулай ук Көнчыгышның башка күп кенә халыкларының шигърияте рус шигъриятеннән аерылып тора, тәрҗемәләрдә төп нөсхәгә формаль иярү принцибын куллану рус телле укучының кәефен төшерергә һәм шигърияттән читкә этәрергә мөмкин[6]

Н. Әхмәров хәзерге көндә онытыла башлаган, шигъри телдә язылган борынгы хикмәтле һәм гыйбрәтле хикәятләр (рус. притчи суфиев) жанрын кире кайтару өстендә озак еллар эшли[7], меңнән артык хикәятне туплаган берничә шигъри җыентыгын төзеп, бастырып чыгара («Притчи дервишей», «Книга притчей», «Притчи лунного народа», «Голос притчи», «Притчи мудрецов», «Дорога притчей», «Земные притчи», «Река притчей», «Древо притчей», «Берег притчей», «Долина притчей»)[8]. Н. Әхмәров – «Век» һәм «Сад» дип исемләнгән шигырь җыентыклары авторы.

Н. Әхмәров — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул шулай ук Россияле язучылар берлегенең (рус. Союз российских писателей) Татарстан бүлеге әгъзасы.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү