Мәгъсүм Латыйфуллин

Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы. язучы

Мәгъсүм Латыйфуллин, Мәгъсүм Мөбәрәкша улы Латыйфуллин (Магсум Мубаракшевич Латифуллин, 1925 елның 28 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә кантоны, Зур Сукаеш1995 елның 8 августы, РФ, ТР, Сарман районы, Җәлил) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы, балалар язучысы, күренекле татар җырчылары репертуарына кергән күп җырларның сүзләре һәм «Сәйдәшнең балачагы» повестеның (1990, ТКН) авторы.

Мәгъсүм Латыйфуллин
Тугач бирелгән исеме: Мәгъсүм Мөбәрәкша улы Латыйфуллин
Туу датасы: 28 декабрь 1925(1925-12-28)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә кантоны, Зур Сукаеш
Үлем датасы: 8 август 1995(1995-08-08) (69 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Сарман районы, Җәлил
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, язучы
Иҗат итү еллары: 1965—1995
Юнәлеш: шигърият, проза
Жанр: шигырь, хикәя, повесть
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Сәйдәшнең балачагы» (1990)
Бүләкләр: «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1925 елның 28 декабрендә Татарстан АССР Бөгелмә кантоны (1930 елдан Тымытык, 1965 елдан Азнакай) районы Зур Сукаеш авылында туган[1]. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Лейтенант Мәгъсүм Латыйфуллин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Татарстан радиокомитетында, Татарстан АССР Мәгариф министрлыгында, ТАССР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә төрле вазифалар башкарган. Баулыда, Сарман районында (Карашай-Саклауда, Җәлилдә) укытучы булып эшләгән.

Мәгъсүм Латыйфуллин шигырьләренә композиторлар Фәтхерахман Әхмәдиев («Җилләр, җилләр», «Мин килермен каршыңа»), Сафьян Ибраһимов («Тагын, тагын, тагын да»)[2], Рәис Сафиуллин («Бик сагындым, авылым»), Фасил Әхмәтов («Люция»), Мөхтәр Әхмәдиев («Син кайда»), Ганс Сәйфуллин («Гөлләрем», «Ул кайтыр»), Әнвәр Бакиров («Туган якларыма») һәм башкалар көй язган. Аның сүзләренә язылган җырларны Илһам Шакиров («Люция», «Туган якларыма»), Әлфия Авзалова («Бик сагындым, авылым»)[3], Фәридә Кудашева («Җилләр, җилләр»)[4], Усман Әлмиев («Син кайда»)[5], Таһир Якупов («Мин килермен каршыңа»)[6], Хәйдәр Бегичев («Бик сагындым, авылым»)[7] һәм башка популяр җырчылар үз репертуарына алган.

1965 елның 3 гыйнварында «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында унбер яшьлек Салих Сәйдәшев белән аны музыкага өйрәтүче татар халкының беренче һәвәскәр композиторы Заһидулла Яруллинның дуслыгы турында «Үлемсез җырлар» исемле язмасын бастырган.

1982―1995 елларда Җәлил бистәсендә яшәгән. Шунда кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Сәйдәшнең балачагы» повестен язган. Китап, рәссам И. Галләмов бизәлеше белән Казанда, Татарстан китап нәшриятында 1990 елда басылып чыккан (ISBN 5-298-00763-5) [8]. Икенче китап буларак дөнья күрергә тиешле кулъязмасы туганнары кулында саклана. «Юл башы» дигән хикәясе билгеле. Мәгъсүм Латыйфуллинның шактый бай иҗат мирасы бергә тупланмыйча, китап булып басылмыйча калган.

  Уртача буйлы иде. Мин аны язучы Фоат Садриевка охшата идем. Киенү рәвешләре, чәчен артка сыпырып-тарап куюлары белән нәкъ аның кебек иде [9]
 

Гаиләсе

үзгәртү
 
Улы Таһир Латыйфуллин

Хатыны Хәлимә (?) татар теле укытучысы булып эшләгән. Улы Таһир Латыйфуллин (1958), балет артисты, педагог, ТР халык артисты (2009).

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Интересно проводят вечера сухояшевцы. Азнакаевский муниципальный район, 6.12.2013
  2. Тагын, тагын, тагын да. Татар җырлары
  3. Сагындым, авылым, сине. Каталог советских пластинок
  4. Җилләр, җилләр. Каталог советских пластинок
  5. Син кайда. Каталог советских пластинок
  6. Татар энциклопедиясе. К., 2021, 221нче бит
  7. «СЕМЬ РОДНИКОВ»: Поют солисты Татарского театра оперы и балета (на татарском языке)
  8. Латифуллин, Магсум. Детство Сайдаша : [Повесть : Для мл. шк. возраста - Search RSL]
  9. Рухия Ахунҗанова. Кабатланмас моң иясе. «Мәйдан», 2023 ел, ноябрь, 116нчы бит.

Әдәбият

үзгәртү
  • Латыйфуллин Мәгъсүм Мөбәрәкша улы / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә. К.: ПИК «Идел-пресс», 2014, 300нче бит.
Мәкаләләр

Сылтамалар

үзгәртү