Таһир Латыйфуллин

балетмейстер, хореограф, Татарстанның халык артисты

Таһир Латыйфуллин, Таһир Мәгъсүм улы Латыйфуллин (рус. Тагир Магсумович Латифуллин[1], 1958 елның 2 декабре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Баулы районы, Баулы) ― биюче, педагог, балетмейстер, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты (2000 елга кадәр), Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюе кафедрасы мөдире (2005 елдан), доцент, Татарстан Республикасының халык артисты (2009), халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, хореография сәнгате буенча уздырылучы күп санлы халыкара һәм Бөтенроссия конкурс-фестивальләренең жюри әгъзасы [2].

Таһир Латыйфуллин
Туган телдә исем Таһир Мәгъсүм улы Латыйфуллин
Туган 2 декабрь 1958(1958-12-02) (65 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы районы, Баулы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре балет артисты, хореограф
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре ТР халык артисты - 2009

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1958 елның 2 декабрендә Татарстан АССР Баулы районы үзәге Баулы шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсендә (1996 елдан шәһәр) туган. Әтисе Мәгъсүм Латыйфуллин ― язучы, «Сәйдәшнең балачагы» китабы авторы; әнисе татар теле укытучысы булган.

1981 елда Казан дәүләт мәдәният институтын «хореография» белгечлеге буенча тәмамлаган. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты, хореограф булып эшләгән[3]. 1978—2000 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Россиянең халык артисты Лима Кустабаеваның берничә проектында бию куючы булган.

1980―елларда Казан шәһәре «Тасма» предприятиесенең мәдәният йорты каршындагы «Чулпан» хореография ансамбле җитәкчесе [4]. Шәкертләре арасында ― Шамил Галиев (1967 елгы), биюче, кыска буйлы цирк артисты, ТР атказанган артисты (2017).

2000―2003 елларда ― Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең «Сәйдәш» бию театры сәнгать җитәкчесе. Яңа коллективның беренче куелышы арасында Салих Сәйдәшев музыкасына «Вальс» һәм «Әдрән диңгез» композицияләре була. Моннан тыш, рус, татар һәм украин бию фольклоры мотивлары буенча спектакльләр куелган[5]. «Сәйдәш» бию театры Казанның иң популяр бию коллективларының берсенә әверелә. Ул ― күп кенә фестивальләр һәм конкурслар лауреаты, ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, 2005 елда «Ватаным» Республика халык иҗаты конкурсында I урынны алган. «Сәйдәш» бию театры Мәскәүдә, Россия төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә (Төркия, Франция) Татарстан мәдәниятен лаеклы тәкъдим итә. 2007 елда «Сәйдәш» бию театры Япониядә «Япония – Евразия илләре» җәмгыятенең 50 еллыгына багышланган халыкара фестивальдә уңышлы чыгыш ясаган[6]. «Сәйдәш» бию театрында шөгыльләнгән шәкертләре арасында ― Владислав Уткин (1991 елгы), 2014 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты, хореограф, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләрендә җиңүче.

2005 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының халык биюе кафедрасының мөдире, халык биюе кафедрасы доценты, хореография сәнгате факультеты деканы в.б. (2019)[7][8]. Бер үк вакытта халык биюе кафедрасының иҗади лабораториясенә әверелгән «Сәйдәш» студентлар бию ансамбле җитәкчесе. Әлеге ансамбльдә утыздан артык бию куя. Таһир Мәгъсүм улы җитәкчелек иткән ансамбль ― «халык бию ансамбле»[9] һәм халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты исеменә лаек булган, Истанбулда (Төркия, 2004), Мәскәүдә (2008), Чиләбедә (2008) 1нче урын алган коллектив.

2002―2021 елларда ― «ТИМАРС ААҖ» сәүдә үзәге директоры[10].

Хореография сәнгате буенча уздырылучы күп санлы халыкара һәм Бөтенроссия конкурс-фестивальләренең һәм экспертлар советларының даими жюри әгъзасы[11].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. II Международный фестиваль – конкурс народного танцевального искусства «Шелковый путь»
  2. Представляем вам наш высококвалифицированный состав жюри. Mendance, 11.03.2021(рус.)
  3. «Театр Радости» стал Лауреатом 2 степени. duhovhram-kzn.ru, 20.12.2017(рус.)
  4. «Я маленький артист, который выступал в дю Солей, снимался в Голливуде, а живет в Азино». Бизнес-Онлайн, 14.04.2019(рус.)
  5. Лима Кустабаева. Радость танца ― «Сайдаш». «Республика Татарстан», 10.07.2009(рус.)
  6. Сергей Саввин. В Казани отпраздновали 35-летие КЦ «Сайдаш». Татар-информ, 23.11.2007(рус.)
  7. IV Международный конкурс хореографического искусства «Дорогою мечты»
  8. Факультет хореографических искусств. Казанский государственный университет культуры и искусств
  9. Детская студия Народного театра танца «Сайдаш» ВКонтакте
  10. Латифуллин Тагир Магсумович ИНН 16580480725
  11. Итоги I Международного конкурса профессионального мастерства «Мастера сцены» FABRIKA TALANTOV 14.11.2023 - 27.11.2023. triumph-org.ru, 28.11.2023(рус.)

Сылтамалар үзгәртү