Шамил Галиев (1967)

биюче, акробат, Татарстанның атказанган артисты

Бу цирк артисты турында мәкалә, механика өлкәсендә галим турында биредә укыгыз.

Шамил Галиев
Туган телдә исем Шамил Вилдан улы Галиев
Туган 3 февраль 1967(1967-02-03) (57 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы , Татар Янтыгы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре биюче, цирк артисты
Эш бирүче Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Cirque du Soleil[d]
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган артисты - 2016
Сайт Шамиль Галеев

Шамил Галиев, Шамил Вилдан улы Галиев (рус. Шамиль Вильданович Галеев, 1967 елның 3 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Татар Янтыгы) ― биюче, акробат, кечкенә буйлы цирк артисты, 2011―2014 елларда Дю Солей циркында (Канада) чыгыш ясаган. Татарстанның атказанган артисты (2016).

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1967 елның 3 февралендә Татарстан АССР Лаеш районы Татар Янтыгы авылында колхозчы гаиләсендә туган (әтисе ат караучы Вилдан малаена 11 яшендә авырып вафат булган; әнисе Рауза сыер сауган, гаиләдә абыйсы булган). Үз авылында унъеллык мәктәп тәмамлагач, 1984 елдан Казанның 41нче санлы урта һөнәри-техник училищесында (СПТУ № 41) сәгать төзәтүче һөнәренә укыган[1].

Профессиональ эстрадага үзешчән сәнгатьтән килә. Һөнәри училищеда укыган вакытта Казан шәһәренең «Тасма» предприятиесе мәдәният йорты каршындагы «Чулпан» хореография ансамблендә шөгыльләнә башлый, дүрт ел дәвамында Таһир Латыйфуллин җитәкчелегендә халык биюләре нигезләрен үзләштерә[1].

1990 елдан 1992 елга кадәр, төп эшеннән аерылмыйча, «Сәләви―Мәләви» төркемендә балет артисты булып эшли.

1992 елның 10 февраленнән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Әнәс Хәлиуллин җитәкчелегендәге «Музыкаль балаган» коллективында эшли башлый, анда 2003 елга кадәр эшли. Бу төркем программаларында ул биюче сыйфатында гына түгел, ә эстрада-цирк номерларында да катнаша[1].

Параллель рәвештә Мәскәүдә лилипутларның Игорь Дольский җитәкчелегендәге «Мини Мюзик-холл» эстрада-цирк коллективында контракт буенча эшли, аның составында Франция, Германия, Чехия, Люксембург (1994―1995); Израиль, Финляндия (1996), Латвия, Литва, Эстония (1997), АКШ (1998), Согуд Гарәбстаны, Оман, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (2000); Төркия (2001); Көньяк Корея (2002); Мисыр (2004); Япония (2005); Бөекбритания (2006) илләре буйлап гастрольләрдә була[1].

2007―2008 елларда, амплуасын үзгәртеп, Голливудта эшли ― төп рольләрдә дөнья кино йолдызлары Винс Вон[d], Пол Джаматти[d], Кевин Спейси, Рейчел Вайс, Кэти Бэйтс[d] һәм Миранда Ричардсон уйнаган «Fred Claus» (Россиядә прокатта: Фред Клаус, Сантаның туганы[d]) комедиясендә эльф ролендә төшә[1].

2008 елда «Мини Мюзик-Холл» коллективы таркалгач, Казанга кайта, «Сәйдәш» мәдәният йортына Т. М. Латыйфуллинның урынбасары булып урнаша. Аннан пенсиягә чыга. 2008 елдан 2011 елга кадәр – Казанның М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында тамашалар оештыручы.

2011 елда Мәскәүдә зур кастинг аша узып, Дю Солей циркының (Cirque du Soleil[d], Канада) «Corteo» (Кортеж) шоуына акробатик рольләргә сайлап алына[2]. Кыска вакыт эчендә рольне һәм инглиз телен үзләштерә, биючедән дөнья дәрәҗәсендәге акробатка квалификациясен үзгәртә. Аның данлыклы коллектив составында дебют чыгышы шул ук елда Парижда була, аннары бөтен дөнья буенча цирк гастрольләрендә катнаша: Франция, Бельгия, Нидерланд, Бразилия, Канада һ. б. 2012 елда лаеклы ялга чыгуына карамастан, 2014 елга кадәр әлеге коллективта эшли. Эштән киткәннән соң тагын бер ел Цирк дю Солей айга мең доллар түләп торган[1].

Татар эстрадасы җырчылары клипларында, Мәскәүдә Жанна Фриске[d] клибында төшкән. Казанга кайткач, үз номерларын уйлап таба башлый. 2008 елдан 13 номер булдырган, шуларның икесе — цирк номерлары, калганнары — биюләр. Бүген яңа бию номерлары булдыру өстендә эшләвен дәвам итә, татар эстрадасы артистлары Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Альбина Апанаева, Рузалия һәм Фидарис Мортазиннар, Ирек Гыйбадуллин, Чәчкә һ. б. белән хезмәттәшлек итә, иҗади коллективлар составында Татарстан Республикасы һәм Россиядәге татарлар тупланып яшәгән төбәкләр буйлап гастрольләрдә йөри[1].

Гаилә хәле

үзгәртү

2009 елда өйләнгән, Колшәриф мәчетендә никах укытканнар, хатыны Гөлнара (чыгышы белән Балтачтан, «Бәхетле»дә администратор булып эшли, буе 1,52; иреннән 7 яшькә кечерәк). Балалары юк. Абыйсы вафат булгач, Шамил аның өч баласына опекун булып, аякка бастырышкан[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү