Шамил Галиев (1942)

профессор

Бу механика өлкәсендә галим турында мәкалә, цирк артисты турында биредә укыгыз.

Шамил Галиев
Туган телдә исем Шамил Усман улы Галиев
Туган 18 апрель 1942(1942-04-18) (82 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ / Яңа Зеландия байрагы Яңа Зеландия
Һөнәре технолог, профессор
Җефет Тамара
Балалар Тимур, Мурат
Ата-ана
  • Усман Галиев (әти)
  • Әзәр Вәлидова (әни)

Шамил Галиев, Шамил Усман улы Галиев (Яңа Зеландиядә: Shamil Galiev, 1942 елның 18 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — механика өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы (1979), профессор (1991). 1965—1972 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Физика-техника институтында, 1972 елдан Украина ССР Фәннәр академиясенең ныклык проблемалары институтында гыйльми хезмәткәр. 1995 елдан Яңа Зеландиянең Окленд университеты профессоры. Хезмәтләре тоташ мохиттә туры сызыксыз дулкынсыман процессларны өйрәнүгә багышланган[1][2].

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1942 елның 18 апрелендә Казанда туган. Әтисе Усман, әнисе Әзәр (Вәлидова), тел-әдәбият галиме Җамал Вәлидинең (1887—1932) бертуган сеңлесе. Шамил «механик-математик» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган. Аннары СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Физика-техника институтында(рус.) профессор Марат Илһамов кул астында эшли башлаган. 1970 елда А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетында «Сыеклык тышчасы тирбәлеше» темасына кандидатлык [3], 1979 елда Киевта «Туры сызыксыз һәм стационар булмаган гидросыгылмалылык» темасына докторлык диссертацияләре яклаган. 1981 елдан Киевта яши һәм эшли. Украина ССР Фәннәр академиясенең Ныклык проблемалары институтында (рус. Проблем прочности институт АН УССР, 1994 елдан Украина милли фәннәр академиясенең Ныклык проблемалары институты(укр.)) [4] термокөч тәэсир иткәндә конструкцияләр ныклыгы динамикасы бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән.

1995 елдан Яңа Зеландиядә яши (гражданлык ала) һәм эшли: Окленд университетының(ингл.) инженерлык факультеты профессоры (шәрәфле гыйльми хезмәткәре[5][6].

 
Украина милли фәннәр академиясенең 1982 елдан Ш. У. Галиев эшләгән Ныклык проблемалары институты бинасы
 
Окленд университетының 1995 елдан Ш. У. Галиев эшләгән инженерлык факультеты бинасы

Хезмәтләре үзгәртү

Үз фәнни өлкәсенә караган уннан артык китап (4 Киевта, калганы Оклендта, Яңа Зеландия) бастырып чыгарган, берсе АКШта инглизчәгә тәрҗемәдә чыккан (1980). Хезмәтләре ракета, очкыч төзелешенә карый: Импульслы йөкләнеш вакытында конструкция элементларының көтелмәгән (алдан фаразланмаган) тәртибе нинди?[7]. Очып киткәндә һәм һава аланына төшеп утырганда самолет нинди авырлыкны күтәрә ала? Ягулык бактагы стенага нинди көч белән бәрелә? Бәла-казаны булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк? — галим үзенең хезмәтләрендә әлеге четерекле орауларга төгәл җаваплар бирә. Шамил Усман улы Америка, Англия, Кытай югары уку йортларына барып, лекцияләр укый, тәҗрибәләр үткәрә.

  • Галиев Ш.У. Динамика взаимодействия элементов конструкций с волной давления в жидкости.- Киев: Наукова думка, 1977; США, 1980.- 165с.
  • Галиев Ш.У. Динамика гидроупругопластических систем.- Киев: Наукова думка, 1981.- 276с.
  • Галиев Ш.У. Нелинейные волны в ограниченных сплошных средах. - Киев: Наук.думка, 1988. - 264с.
  • Galiev, S. U., & Galiyev, T. S. (2017). Nonlinear quantum waves in the light of recent slit experiments. Auckland.
  • Galiev, S. U., & Galiyev, T. S. (2017). Eruption of matter, dark energy and the Universe from a pre-universe.
  • Galiev, S. U., & Galiyev, T. S. (2017). ‘Elastica’-like waves and particles: from Bernoulli, Euler, Laplace and Faraday to the eruption of the Universe.
  • Galiyev, S. U., & Galiyev, T. S. (2016). Eruption of the Universe out of a pre-universe.
  • Galiyev, S., & Galiyev, T. (2014). Coherent model of the births of the Universe, the dark matter and the dark energy.
  • Galiyev, S. U., & Galiyev, T. S. (2013). Scalar field as a model describing the birth of the Universe.
  • Galiyev, S., & Mace, B. (2012). Beginning Charles Darwin's Researches and Catastrophic Wave Phenomena. A scientific essay: an information about an interdisciplinary research of Department of Mechanical Engineering, The University of Auckland, 1-45 https://researchspace.auckland.ac.nz/handle/2292/19848 1.
  • Galiyev, S. U. (1996). Commemorative issue in honour of Professor P.S. Symonds' 80th birthday - Tribute. INTERNATIONAL JOURNAL OF IMPACT ENGINEERING, 18 (7-8), R16-R16.[8][9]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Тамара (Әлмәттән), политехника институтында фәнни хезмәткәр. Уллары Тимур, Мурат.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Галиев Шамиль Усманович. «Милләттәшләр» порталы
  2. ГАЛИЕВ Шамиль Усманович. Сайт АН РТ
  3. Галиев Шамиль Усманович. Генеральный алфавитный каталог книг на русском языке (1725-1998)(рус.)
  4. Проблем прочности институт АН УССР. 2021 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган. Киев. Энциклопедический справочник(рус.)
  5. Honorary Research Fellow Shamil Galiyev. auckland.ac.nz(ингл.)
  6. Шамиль Галиев в студии «БИМ-радио». kazan-843.my1.ru(рус.)
  7. Галиев, Шамиль Усманович. Непредсказуемое поведение элементов конструкций при импульсной нагрузке. Киев: ИПП, 1990(рус.)
  8. Professor Shamil Usmanovich Galiyev. 2021 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган. auckland.ac.nz(ингл.)
  9. Інститут проблем мiцностi iменi Г.С.Писаренка Нацiональної академiї наук України. Монографії. ipp.kiev.ua(укр.)

Әдәбият үзгәртү

  • Хәмзә Бәдертдинов. Гыйлемледән китап та арта. // Хәмзә Бәдертдинов. Татарстаннан читтәге татар галимнәре (Беренче кисәк). Йошкар-Ола: Мари полиграфия-нәшрият комбинаты, 2000 ел, 111-113нче бит. ISBN 5-87898-139-4

Сылтамалар үзгәртү