Тасма (рус. Татарские светочувствительные материалы һәм тат. тасма лента) — Казанның Мәскәү районында урнашкан фотоматериаллар җитештерүче Совет һәм Россия предприятиесе.

Тасма
Тип

Холдинг

Прежние названия

Фабрика киноплёнки № 8,
Казанский химический завод имени В. В. Куйбышева,
Казанское ордена Трудового Красного Знамени производственное объединение «Тасма» имени В. В. Куйбышева

Урнашыу

РусияFlag of Russia.svg Русия: Казань, Восстание урамы, 100

Ключевые фигуры

Альберт Анварович Каримов (председатель совета директоров ОАО «Тасма»),
Евгений Евгеньевич Латинский (гендиректор ОАО «Тасма»),
Евгений Леонидович Самков (директор ООО «НПП „Тасма“»),
Александр Валерьевич Ушаков (директор ООО «ТК „Тасма“»)

Отрасль

химия-фотография сәнәгате

Сайт

www.tasma.ru

Украинадагы «Ак „Свема“» ААҖ предприятиясендә җитештерү туктатылганнан соң, «Тасма» БДБ илләрендә диагностика һәм теркәү фотоплёнкаларының киң ассортиментын тулы төгәл эшләү циклын тәэмин итүче үз технологик һәм җитештерү базасы булган бердәнбер җитештерүче булып тора[1][2][3].

ТарихҮзгәртү

 
Тасма фотопленкалары

Совет чорыҮзгәртү

Беренче бишьеллык вакытында, Шостка (3 нче номерлы киноплёнка фабрикасы) һәм Переславль-Залесский (5 нче номерлы киноплёнка фабрикасы) шәһәрләрендә төзелгән фабрикаларга ихтыяҗ арту сәбәпле, ССРБ Югары халык хуҗалыгы Советы карары буенча, 1931 елда Советлар Союзында өченче киноплёнка фабрикасын проектлаштыру башлана. Аны төзү урыны итеп Казан билгеләнә.

1933 елда Казанда 8 нче номерлы киноплёнка фабрикасы төзелә башлый, планлаштырылган егәрлек буенча аның куәте елына 222 млн. метр озынлыктагы плёнка булырга тиеш. 1935 елда анда плёнканың беренче үрнәкләре алына[1]. Шул ук елны фабрикага В. В. Куйбышев исеме бирелә, ул 1933 елда ССРБ Халык Комиссарлары Советының фабрика төзү турындагы карарын имзалый. 1936 елның 26 апрелендә фабрикада плёнканың беренче партиясе чыгарыла, плёнкага «Мы из Кронштадта» дигән нәфис фильм басыла[3].

1940 елда, плёнка чыгарудан тыш, фабрикада коллоксилин җитештерүе башлана[3].

Бөек Ватан сугышы вакытында Казан фабрикасы, аны тулысынча эшләтеп җибәрү буенча монтаж эшләре тәмамланмаса да, тармакта бердәнбер эшләүче булып кала. Фабрика территориясендә дүрт эвакуацияләнгән предприятие урнаштырыла[3]. Аэрофотоплёнкалар җитештерүне тиз арада үзләштерү өчен 8 нче фабрикага профессор К. В. Чибисов җитәкчелегендә 5 нче фабрика белгечләре бригадасы җибәрелә[4]. Биредә Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү кинофотоинститутының (НИКФИ) эмульсион-технологик лабораториясе эшли башлый.

1941 елның августында фабрикада аэрофотоплёнкаларның беренче партиясе чыгарыла, ә ел ахырына кадәр тагын ике аэроплёнка сорты һәм СЧС-1 югары сыйфатлы кинонегатив җитештерү үзләштерелә. 1942 елның язында шулай ук аэрофотокәгазь җитештерүе үзләштерелә[5]. Шул ук елда фабрикада тирләми торган плёнкалар җитештерә башлыйлар. 1943 елда 5 нче һәм 8 нче фабрикалар коллективлары, НИКФИ хезмәткәрләре белән берлектә, яңа югары сыйфатлы «Тип-6» аэропленкасы эшлиләр һәм җитештерүгә кертәләр[4].

1944 елда, күп сандагы кинопле=ёнкалар, аэрофотоплёнка, фронт ихтыяҗлары өчен фотокәгазьләр белән тәэмин иткән өчен, фабрика коллективы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 5 нче фабриканың 25 хезмәткәре һәм 8 нче фабриканың 26 хезмәткәре орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Һава разведкасы өчен югары сыйфатлы фотоматериаллар эшләгән өчен НИКФИның кайбер хезмәткәрләренә күренекле уйлап табулары һәм камилләштерү методларын җитештерү эше өчен 1946 елның Сталин премиясе бирелә[4].

Сугыш беткәннән соң фабрикада нәшрият эшчәнлеге өчен фототехник плёнкалар (1948 елдан), радиографик техник плёнкалар (1949 елдан), төсле плёнкалар (1950 елдан) чыгару үзләштерелә[1]. НИКФИның Казан филиалы ярдәме белән төсле киноплёнкаларның сыйфаты яхшыра. Аларга күплек совет кинофильмнары төшерелгән.

 
Тасма магнит тасмасы

1958 елда киноплёнка фабрикасы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены В. В. Куйбышев исемендәге химия заводы итеп үзгәртелә. Җиде еллык вакытында завод продукция җитештерүне арттыра. Завод чыгарган фотоматериалларга беренче тапкыр айның кире ягы төшерелә[6].

1970 елда заводта магнит тасмасын чыгару үзләштерелә, ә 1973 елдан ССРБда бердәнбер ферромагнит порошок җитештерү башлана.

1974 елда Куйбышев исемендәге химзавод «Тасма» исемен ала, ул «Татарские светочувствительные материалы»дан акроним булып тора, шулай ук «лента» сүзен татар теленә тәрҗемә итү дә булып тора.

1980 елда заводта азык-төлек, фармацевтика, химия һәм радиоэлектрон сәнәгатьтә кулланыла торган плёнка мембраннары чыгарыла башлый.

Хәзерге заман тарихыҮзгәртү

1992 елда предприятие берничә акционерлык җәмгыятенә бүленгән.

1994 елда «Тасма» берләшмәсе заводлары базасында төзелгән 12 акционер җәмгыятьне бер үк вакытта хосусыйлаштыру белән үзгәртеп кору башлана. Ул вакытта «Тасма-холдинг»ның суммар капиталы якынча 25 млрд сум тәшкил иткән[7].

1996 елда «Россия Федерациясе мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү һәм саклап калу» (1997—1999 еллар) федераль программа кабул ителә, аның нигезендә «Тасма» предприятиесендә кинематография өчен төсле һәм уңай киноплёнкалар җитештерү планлаштырыла (елына 100 млн. метрга кадәр)[8]. Әмма программаның бу өлеше тормышка ашырылмаган.

1990 еллар ахырына «Тасма-холдинг» авыр финанс хәлендә кала. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан хөкүмәте тарафыннан предприятиене финанс яктан савыктыру буенча берничә тапкыр төрле омтылышлар күрсәтелә[9][10][11]. 1998 елда предприятиегә карата башланган бөлгенлек процедурасы туктатыла, чөнки Чечняда хәрби операция башланганнан соң завод Россия Оборона министрлыгыннан зур заказ ала[12].

2006 елга «"Тасма" холдинг компаниясе» устав капиталының 62,3% — Татарстан Республикасы милкендә, 21,56 % — Казан шәһәре муниципаль милкендә булган.

Шул ук елны «Тасма-Холдинг» гамәлдә булмаган мәйданчыкларында кече һәм урта нефть химиясе производстволарын булдыру һәм урнаштыру максатларыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Тасма-Холдинг» мәйданчыгында химия кластерының «Химград» Технополисын һәм шул исемдәге индустриаль паркын төзергә карар кыла[13][14].

ТөзелешҮзгәртү

«Тасма» компанияләр төркеменә «Тасма» ААҖ, «"Тасма" фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ һәм «"Тасма" сәүдә компаниясе» ҖЧҖ керә.

ЭшләнмәҮзгәртү

 
«Фото-32» «Фото-65», «Фото-130», «Фото-250» — ССРБда иң киң таралган кара-ак тискәре фотопленкалар

Предприятиенең төп продукциясе кинофотоплёнкалар, аэрофотоплёнкалар һәм магнит тасмалары булган. 1990 еллар башында магнит тасмаларны чыгару тулысынча туктатылган, кинофотоплёнкалар ассортименты шактый кимегән.

КинофотоплёнкаларҮзгәртү

Предприятие чыгарган кинофотоплёнкалар форматы:

  • 8-мм киноплёнка 1×8, 2×8, 2×8С, 1×8С бер тапкыр кулланыла торган кассалар;
  • 16-мм ике яклы перфорацияле киноплёнка;
  • 16-мм «Киев-Вега» тибындагы фотоаппаратлар өчен фотоплёнка;
  • 35-мм 135 тибындагы фотоплёнка;
  • 60-мм 120 тибындагы фотоплёнка;
  • 35-мм кинопленка: тискәре, позитив, контратиплы;
  • 35-мм төрле сорт аэрофотоплёнка. Аларның иң танылган профессиональ фотожурналистикада киң кулланылган «Панхром тип-17»[15];
  • 70-мм киң форматлы кинематограф өчен киноплёнка;
  • 70-мм аэрофотоплёнка.

Кызыклы фактларҮзгәртү

  • 1930—1960 елларда 8 нче номерлы киноплёнка фабрикасында Сталинград сугышының иң яхшы снайперларының берсе А. И. Чехов эшли[16][17][18].
  • 1965—1969 елларда В.В. Куйбышев исемендәге Казан химия заводының телефон станциясендә, элемтә электромонтёры булып, К. Ш. Исхаков эшли.
  • 1990 елларда «Тасма» АҖ продукциясен һәм мөлкәтен урлау белән «Киноплёнка» оешкан җинаятьчел төркеме шөгыльләнә[19][20].

Шулай ук карагызҮзгәртү

Казан оптика-механика заводы — Казан фото һәм киноаппаратурасы җитештерүчесе.

ИскәрмәҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 История. әлеге чыганактан 2012-01-24 архивланды.
  2. Шамиль Идиатуллин. Kodak засветился на «Тасме» // Коммерсантъ. — 2000. — № 103 (1988). — 9 июня.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Валентина Таланова. «ТАСМЕ» — 75! // Известия Татарстана. — 2008. — № 16 (527). — 30 мая.
  4. 4,0 4,1 4,2 См.: Кокшайкин Н. Г. Аэрофотосъёмка — и создание отечественных аэроплёнок // Официальный сайт Шосткинского краеведческого музея.
  5. Абдуллина Р. Г., Аблязов Г. И. Очерки истории Казанского химического завода имени В. В. Куйбышева. — Казань: Татарское книжное издательство, 1970. — 167 с.
  6. Валентина Таланова. «ТАСМЕ» — 75! // Известия Татарстана. — 2008. — № 16 (527). — 30 мая.
  7. Галина Печилина. Приватизируется объединение «ТАСМА» // Коммерсантъ. — 1994. — № 20 (488). — 5 февраля.
  8. Постановление Правительства РФ от 19 июня 1996 года № 715 «О Федеральной целевой программе „Развитие и сохранение культуры и искусства Российской Федерации (1997—1999 годы)“» // Собрание законодательства РФ. — 1996. — № 28. — Ст. 3375.
  9. Постановление КМ РТ от 14 марта 1997 года № 230 «О стабилизации работы АО „Тасма-холдинг“ и его дочерних предприятий».
  10. Постановление КМ РТ от 14 марта 1997 года № 230 «О стабилизации работы АО „Тасма-холдинг“ и его дочерних предприятий».
  11. Постановление КМ РТ от 14 июня 2000 года № 411 "О финансовом оздоровлении открытого акционерного общества «Холдинговая компания „Тасма“» (ОАО «Тасма-холдинг»)".
  12. См.: Шамиль Идиатуллин. Kodak засветился на «Тасме» // Коммерсантъ. — 2000. — № 103 (1988). — 9 июня.
  13. Постановление КМ РТ от 2 августа 2006 года № 389 «О создании технополиса „Химград“ нефтехимического кластера на площадке ОАО „Тасма-Холдинг“» // Сборник постановлений и распоряжений Кабинета Министров Республики Татарстан и нормативных актов республиканских органов исполнительной власти. — 2006. — № 30. — Ст. 793.
  14. См. также: Максим Зарецкий. Технополис «Химград» // ИА «Татар-информ». — 2010. — 10 декабря 2010.
  15. А. Шеклеин. Аэрофотоплёнки в репортёрской работе (рус.) // «Советское фото» : журнал. — 1986. — № 5. — С. 45. — ISSN 0371-4284
  16. Евгений Панов. «Снайперская пуля всегда в карауле» // Время и Деньги. — 2010. — № 33-34 (3227-3228). — 26 февраля.
  17. Рой Гатауллин. Наши герои-сталинградцы Архивная копия от 29 июль 2014 на Wayback Machine // Республика Татарстан. — 2008. — 29 января.
  18. Чехов Анатолий Иванович // Сайт «Красные соколы»
  19. Андрей Шептицкий. «Киноплёнку» привлекут ещё и за металл // Время и Деньги. — 2008. — № 31 (2732). — 21 февраля.
  20. Андрей Смирнов. Бандиты действовали по наводке милиционера // Коммерсантъ. — 2011. — 26 апреля.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Абдуллина Р. Г., Аблязов Г. И. Очерки истории Казанского химического завода имени В. В. Куйбышева. — Казань: Татарское книжное издательство, 1970. — 167 с.
  • Столпнер Л. Н. Очерк истории Казанского завода «Полимерфото». — Казань: Филиал фонда акад. творчества СССР, 1991. — 144 с.
  • Дятлова А. М. «Тасма» — годы, люди, судьбы… В воспоминаниях и документах: от УЭС до АО «Тасма-Холдинг» / [К 60-летию киноплёночного объединения]. — Казань: Карпол, 1996. — 185 с. — ISBN 5-88442-030-7.
  • А. Шеклеин Аэрофотоплёнки в репортёрской работе(рус.) // «Советское фото» : журнал. — № 5. — С. 45. — ISSN 0371-4284.

СылтауҮзгәртү