Владислав Уткин

хорегораф, биюче (Казан, Татарстан, Россия)

Владислав Уткин, Владислав Геннадий улы Уткин (1991 елның 3 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Түбән Кама районы, Олы Аты) ― 2014 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты, хореограф, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләрендә җиңүче һәм лауреат.

Владислав Уткин
Туган телдә исем Владислав Геннадий улы Уткин
Туган 3 октябрь 1991(1991-10-03) (32 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы , Олы Аты
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре биюче, хореограф
Җефет Айгөл
Балалар ике баласы
Бүләк һәм премияләре халыкара һәм бөтенроссия конкурслары җиңүчесе
Сайт Владислав Уткин

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1991 елның 3 октябрендә [1] Татарстан АССРның Түбән Кама районы Олы Аты авылында туган. Мәптәптә укыган вакытта ук «Яшьлек» үзешчән бию коллективында чыгыш ясый (җитәкчесе профессиональ балетмейстер Ирек Зиннәтулла улы Наскаев). Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография бүлеген тәмамлаган (2014). Остазлары: бүлек деканы Владимир Горшков, кафедра мөдире Таһир Латыйфуллин, чечетка укытучысы Сергей Сентябов. Укыганда ук «Сәйдәш» бию коллективына йөри (җитәкче Таһир Мәгъсүм улы Латыйфуллин). Университетны тәмамлагач, тормыш иптәше белән бергә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә чакыру алган. 2015 елда армиядә хәрби хезмәт үтеп кайткан. Барлык биюләрдә дә ул ― солист, нинди биюгә билгеләнсә дә, югары дәрәҗәдә башкарып чыга. «Дәрман» бию төркемендә балетмейстер булып эшләп ала.

  • Валерий Кузнецов репертуарыннан Фәйзи Гаскәров куйган «Җизнәкәй» биюен үзенчә башкарып, кирәкле образны табуга ирешә.
  • Сара Садыйкованың «Казан кичләре»н балетмейстер буларак яңача, заманча сәхнәләштерә.
  • РФ атказанган, ТР халык артисты балетмейстер Раилә Гарипова куйган «Кызлар аулак өе» композициясендә гармунчы кызны (Гөлчирә) ышандырырлык итеп башкара[2].
  • «Кияү» биюенә, һәр башкарган саен яңа төсмерләр кертә.

Хореограф буларак, Казан мэриясе ярдәмендә оештырылган «Хәрәкәттә бәрәкәт» проектында катнаша [3], «Ярмәк вагы» биюе буенча осталык дәресе үткәрә, шәһәр парк һәм скверларында бии, Казан шәһәре мәктәпләрендә балаларга татар биюен өйрәтә.
Шаян ТВ, «Манзара» телетапшыруларының, «Туганайлар» газетасының һәм Тәртип радиосының (Калеб) даими кунагы.

Фәнни эшләр өлкәсендә V Бөтенроссия «Балет һәм хореография үсешенең актуаль мәсьәләләре» фәнни-практик конференциясендә (Мәскәү) катнаша, II Бөтендөнья фәнни-практик конференциясендә «Теория һәм практика актуаль мәсьәләләрен фәнни күзлектән карау» дипломы белән бүләкләнә. Басылып чыккан хезмәтләре, «Бию процессын язу мәсьәләләре», «Бию рәсемнәренең электрон язмасы» кебек авторлык проектлары бар (Айгөл Уткина белән берлектә).

Фикерләр үзгәртү

  Владислав җиңел аралаша, эшкә җаваплы карый, табигатьтән килгән артистлык сәләте, шаянлык бар үзендә, күңеле хисләргә бай. Коллективта аны гадел булуы өчен хөрмәт итәләр, татарча камил сөйләшүе дә аңа хөрмәт уята
Ләйсән Хәмитова, балетмейстер, ТР халык артисты
 
  В. Уткин төрле проектларда, конкурсларда катнаша. Кеше буларак та, яхшы күңелле, ипле, хөрмәткә лаек. Владиславның белем дәрәҗәсе югары. Хореография тарихын яхшы белә. Артистлык осталыгы көчле ― Кавказ халыклары биюләрен, башкорт биюен яхшы ала, техник алымнарны яхшы башкарып сокландыра. Һәр образы үзенчәлекле. Комик биюче буларак та, үз юнәлешен тапкан. Сәхнәгә ул йолдыз кебек балкып чыга, тамашачыны энергетикасы, магниты белән үзенә җәлеп итә һәм үзеннән җибәрми тота белә
Айрат Хәмитов, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган, ТР халык артисты
 
  Ансамбльгә Владислав әзер булып килде. Тамашачы белән яхшы эшли, күзләре янып торган күмер кебек. Биюләрнең милли колоритын саклап, хәрәкәтләрнең вак кына нюансларын да төгәл итеп башкара белү сәләте аеруча әһәмиятле. Владислав коллективның иң яхшы артистларының берсенә әверелде[4]
Рәйсә Хәсәнова, ансамбль репетиторы, ТР атказанган артисты
 

Уңышлары үзгәртү

  • 2019 – М. Эсамбаев исемендәге халыкара фестивальдә (Грозный) «Аерым бию» номинациясендә I дәрәҗә лауреат («Җизнәкәй» биюе белән)
  • 2021 – Балет һәм хореография артистларының Бөтенроссия конкурсында (Ярославль) «Халыкчан сәхнә биюе» төрендә III дәрәҗә лауреат (Саида Миннебаева белән) һ. б.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Айгөл[5], Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты, 2016 елда өйләнешкәннәр, ике бала ― уллары Мирон (2018), Романы (2022) үстерәләр.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр
  • Филүсә Арслан. Бии-бии менәр үрләргә.. «Мәдәни Җомга», 6.10.2023, № 39, 12-13нче бит.

Сылтамалар үзгәртү