Руслан Насыйров
Руслан Насыйров, Руслан Госман улы Насыйров (1983 елның 6 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) – биюче, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле балет биючесе (2013 елдан), «Салават күпере» халык бию ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты (2023).
Руслан Насыйров | |
---|---|
Туган телдә исем | Руслан Госман улы Насыйров |
Туган | 6 гыйнвар 1983 (41 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | биюче, хореограф |
Җефет | Ирина |
Балалар | улы, кызы |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | Руслан Насыров |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1983 елның 6 гыйнварында Казанда туган. Казанның 10нчы санлы татар гимназиясен (2000), «халык биюе» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография сәнгате факультетын (2005) тәмамлаган. С. Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда эшләүче «Салават күпере» бию ансамблендә шөгыльләнгән.[1]
2013 елдан ― Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә балет биючесе.
Сәхибгәрәй Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда[d] эшләп килүче «Салават күпере» халык (1989 елдан) бию ансамбленең җитәкчесе. Коллективта катнашучылар берничә тапкыр халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары, «Бие һәм җырла, яшь Россия», «Күпмилләтле Казан», «Безнең йорт – Татарстан» һ. б. фестивальләр лауреатлары булган. Ансамбль репертуарында татар, рус, Идел буе халыклары биюләре һәм башка биюләр бар. Ансамбль зур шәһәр һәм республика бәйрәмнәрендә һәм фестивальләрендә: «Җиңү көне»ндә, «Сабантуй»да, «Шәһәр көне»ндә, «Каравон» рус фольклоры фестивалендә, «Уйна, гармун» республика бәйрәмендә катнаша. Республикадан читтә дә: Мәскәүдә, Минскида, Ижевскида, Түбән Новгородта, Чабаксарда, Санкт-Петербургта һ. б. шәһәрләрдә чыгыш ясый, Төркиягә, Испаниягә, Гваделупага, Голландиягә һәм Франциягә концертлар белән чыккан. [2][3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2023 – Татарстанның атказанган артисты – хореография сәнгатен үстерүгә өлеш кертүе өчен[4]
Гаилә хәле
үзгәртү2011 елда өйләнгән. Хатыны Ирина [5], «Салават күпере» халык бию ансамбле старостасы, улы Әмирхан, кызы.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Народный ансамбль танца «Салават купере». 2023 елның 28 июль көнендә архивланган. Официальный сайт Дворца Культуры имени С.Саид-Галиева
- ↑ Народный ансамбль танца «Салават күпере» ВКонтакте
- ↑ Сегодня мы поздравляем с Днём рождения руководителя Народного ансамбля танца «Салават Купере» Руслана Гусмановича Насыйрова! Дворец Культуры имени С.Саид-Галиева ВКонтакте
- ↑ Татарстан Республикасы Рәисе Указы № П – 487 12.07.2023(үле сылтама)
- ↑ Ирина Насыйрова ВКонтакте
Сылтамалар
үзгәртү- Насыйров Руслан Гусманович. Государственный фольклорный ансамбль кряшен «Бермянчек». Танцевальная группа
- «Питрау» бәйрәмендә тырыш керәшеннәребезнең хезмәтләре югары бәяләнде. «Туганайлар», 17.07.2023