Салих Сәйдәшев музее (Өбрә)
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Салих Сәйдәшев музее (рус. Музей Салиха Сайдашева) — Татарстанның Биектау районы Өбрә авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Биектау районынының Биектау төбәк музее филиалы. Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның (Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев, 1900—1954) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.
Салих Сәйдәшев музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 2011 |
Урын | 422711 ТР, Биектау районы, Өбрә, Союз ур., 423 |
Директор | Билал Сәлах улы Шиһабетдинов Гөлназ Фәрит кызы Гыйниятуллина (филиал мөдире) |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. |
Тарих
үзгәртүӨбрә авылында композиторның бабасы Бикчәнтәй, аның дүрт улы Бикмөхәммәт, Мөхәммәди, Җамалетдин (композиторның әтисе), Сабирҗан туган. Сугышка кадәр Салих Сәйдәшев Өбрәгә еш кайтып кунак булган. Салих Сәйдәшев музее Бикмөхәммәт Сәйдәшев нигезендәге агач йортта җәмәгать башлангычында ачыла. Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесенең карары белән 2011 елның 1 гыйнварыннан Биектау төбәк музее филиалы итеп беркетелә.
Экспонатлар
үзгәртүӨч залда күргәзмә оештырыла. Беренче зал Өбрә авылы тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра.
Икенче залда авыл керәстияны йортының интерьеры торгызылган.
Өченче зал композиторның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Экспозиция авторлары — Л. Г. Вәлиева, Л. Б. Муллина, Р. А. Гасыймова. Залда композиторның пианиносы, шәхси әйберләре, чыгышлары турында афишалар һ. б. экспонатлар урын алган.
2017 елның 19 маенда музей яңа төзелгән кирпеч бинага күченә. Аны ачуда композиторның оныгы Камил Сәйдәшев һәм аның хатыны катнаша, музейга үз картиналарын бүләк итәләр[1].
Сылтамалар
үзгәртү- Салих Сәйдәшев музее 2019 елның 12 июль көнендә архивланган.. Биектау районы рәсми сайты
- Деревня Ибря (Салих Сайдашев). Команда Кочующие, 10.10.2012(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Светлана Олина. Новый музей Салиха Сайдашева 2019 елның 12 июль көнендә архивланган.. «Республика Татарстан», 19.05.2017(рус.)