Альфред Сәйдәшев
Альфред Сәйдәшев, Альфред Салих улы Сәйдәшев, рус. Сайдашев Альфред Салихович (1926, Казан — 2007 елның 3 марты, Казан) — хокук белгече, ТАССР Югары суды казые, РСФСР атказанган юристы (1988), һәвәскәр музыкачы һәм композитор. Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның (1900-1954) өлкән улы.
Альфред Сәйдәшев | |
---|---|
Туган телдә исем | Альфред Салих улы Сәйдәшев |
Туган | 23 октябрь 1926 Казан |
Үлгән | 3 март 2007 (80 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | судья |
Җефет | Вера Воробьева, укытучы |
Балалар | Валерий, Светлана, Әлфия |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | РСФСР атказанган юристы (1988) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1926 елның 23 октябрендә Казанда композитор Салих Сәйдәшевның беренче гаиләсендә туган. Әтисе — Салих Сәйдәшев . Әнисе — Валентина Мухина, борынгы атаклы рус нәселе Мухиннардан чыккан, Казан медицина институтын тәмамлаган, музыка уен коралларында уйный белгән киңкырлы шәхес була. Альфредка 12 көн булганда, әнисе, каны бозылып, вафат була. Альфред әтисе ягыннан әбисе Мәхупҗамал Миңлебай кызы Хәмидуллина кулында 8 яшькәчә тәрбияләнә. Камал театры сәхнәсендә үсә, күп кенә драматургларның, композиторлар, музыкантлар һәм артистларның «сөйкемле сөяге» була. 8 яшендә, бер сүз русча белмәсә дә, әнисе ягыннан әбисе Анна Иван кызы Мухинага тәрбиягә бирәләр. Әбисе алдынгы карашлы, укымышлы кеше була, балаларына да төпле белем бирә алган (ике улы да профессор).
1935 елда әтисен Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрәләр. Ул Мәскәүгә икенче хатыны һәм кече яшьтәге ике малае (Нәүфәл, Эмиль) белән китә. Ләкин бер малае (Эмиль) дифтериядән вафат була. Композитор Альфредны Казаннан кайтып ала. Шулай итеп, 3-4 нче сыйныфларны Альфред Мәскәүдә укый. Себергә киткән очучының тәрәзәләре Тверь урамына чыгучы, броньланган фатирында яшиләр.
Казанга әйләнеп кайткач, мәктәпне тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 1943 елда үзе теләп сугышка китә. Хәрби укуханәне тәмамлап, Төньяк-Көнбатыш фронтта ПВО гаскәрендә 1946 елга кадәр кече сержант булып хезмәт итә. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә[2].
Сугыштан соң
үзгәртүСугыштан кайткач, КАПОга хәрби һөнәре буенча урнаша.
- 1951 елда Казан юридик мәктәбен бик яхшыга тәмамлый. ТАССР Чаллы районы 2нче участогы халык судьясы булып эшли.
- 1954-1962 елларда ТАССР Яңа Писмән районы 1нче Ленин участогы халык судьясы, Лениногорск шәһәр судының 1нче участогы халык судьясы, ТАССР Лениногорск шәһәр суды рәисе. Читтән торып укышлы Бөтенсоюз юридик институтын тәмамлый.
- 1962-1965 елларда Казан шәһәренең Ленин районы суды халык судьясы.
- 1965-1973 елларда ТАССР Югары суды судьясы. 9 ел ТАССР Югары суды даими сессиясе (ябык оборона заводларында урлашулар белән бәйле җинаятьләрне тикшерүче махсус суд) рәисе булып эшли[3].
Музыка
үзгәртүӘтисе улының музыкант булуын теләми. А. Сәйдәшев зур музыкаль талантка ия, фортепианода уйный, нота грамотасын үзлегеннән өйрәнә. Гитарада бик матур уйный. Һәвәскәр композитор буларак, «Нефтьчеләр маршы»н, «Яшьләр вальсы»н иҗат итә. Илдар Юзеев сүзләренә «Тол елавы» (рус. Плач вдовы) җырын әнисе В. Мухина истәлегенә багышлый. Салих Сәйдәшев әсәрләреннән төзелгән юбилей концертларында чыгыш ясый[4].
Әтисе турында истәлек китабы чыгарган: Сайдашев А.С. Отец. Казань: ТКН, 2011[5].
С. Сәйдәшевка һәйкәл кую эшендә якыннан торып катнаша[6].
2007 елның 3 мартында вафат. Татар зиратында җирләнгән[7]
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Вера Петр кызы Воробьева, рус теле укытучысы.
- улы Валерий. Валерийның балалары Виктория, Олег, Вячеслав. Олегның улы Тимур.
- кызы Светлана (Гребеникова), музыкант. Светлананың уллары Кировта яши.
- кызы Әлфия (Габдрәшитова), музыкант. Әлфиянең балалары Айдар, Гөлнара.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1988 РСФСР атказанган юристы
Әдәбият
үзгәртү- Салих Сайдашев в воспоминаниях современников.
- А. Сәйдәшев. Божественный дар – музыка. Журнал «Казань», № 12, 2002.
- Ф.Н. Багаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2011. ISBN 978-5-298-01883-8
Сылтамалар
үзгәртү- Сәйдәшев оныкларын күрергә өлгерде(үле сылтама)(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ «Халык хәтере» сайтында(рус.)
- ↑ ТР мәдәният министрлыгы сайтында(үле сылтама)
- ↑ ТР милли китапханәсе сайтында, archived from the original on 2021-05-15, retrieved 2016-11-05
- ↑ Советуем читать 2016 елның 2 ноябрь көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Памятник, которого так долго ждали
- ↑ «Татар-информ» сайтында