Лениногорск районы

(Яңа Писмән районы битеннән юнәлтелде)

Лениного́рск районы (тат. Лениногорск районы) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың көньяк-көнчыгышында, Дала Зәе елгасының югаргы агымында урнашкан. Административ үзәге — Лениногорск шәһәре[3].

Лениногорск районы
Flag of Leninogorsk (Tatarstan).svg
Байрак
Coat of Arms of Leninogorsk (Tatarstan).png
Герб
Башкала Ленинтау
Халык исәбе 82 693 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
География
АТБ Татарстан
Мәйдан 1,843.20 квадрат километр
Координатлар 54.598869°N 52.442272°E Edit this on Wikidata


Хәзерге Лениногорск урынында 1795 елда Яңа Писмән биләмәсенә нигез салынган. XIX гасырда Яңа Писмән вулысы башта Ырынбур губернасы Бөгелмә өязенә, соңрак — Самар губернасына кергән. 1955 елның 18 августында, Яңа Писмән районы Татар АССРының бер өлеше булгач, җирлек шәһәр статусын ала һәм аңарга революционер Владимир Ленин исеме бирелә — Лениногорск дип атала башлый. Район да шушы исем белән йөртелә[3].

ЭтимологиясеҮзгәртү

Лениногорск районы үзенең исемен торак пункт атамасыннан алган (хәзер — административ үзәк). 1955 елга чаклы Лениногорск Яңа Писмән дип аталган, ул үз чиратында Иске Писмән авылыннан (шулай ук Ясаклы Писмән) XIX гасырда аерылып чыккан. Географ Евгений Поспелов күрсәтүенчә, гомуми Писмән топонимы Татарстанның елга һәм авыллары исемендә еш очраган писмән яки пичмән татар сүзен рус сүзенә охшату аша барлыкка килгән[4].

Флагы һәм гербыҮзгәртү

Лениногорск муниципаль районының хәзерге гербы һәм флагы 2005 елның июлендә раслана. Геральдик билгеләрне республика президенты карамагындагы Геральдика советының авторлар коллективы эшләгән һәм Татарстан һәм Россиянең Дәүләт геральдика реестрына кертелгән. Герб турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: яшел кырга көмеш белән каймаланган кара түбә кайчысы кадалган, ә аскы өлештә икесе ике якка авышкан алтын төстәге ике чәчәк. Гербның өске өлешендә кызыл фонда алтын белән чигелгән яшел лалә сүрәтләнгән[5][6]. Яшел кыр һәм чәчәкләр Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы географик үзенчәлекләрне күрсәтә, шулай ук җирле флора һәм фаунаның күптөрлелеген символлаштыра. Белгечләр көмеш җирлегендәге кара кайчыны төрлечә аңлаталар: бер яктан, бу — районның икътисади үсешен тасвирлаучы нефть фонтаны. Икенче яктан караганда, кайчы формасын республиканың көньяк-көнчыгышындагы бу мөһим сәнәгать һәм транспорт төененнән таралып киткән юллар мәгънәсе салынган дип аңлатырга мөмкин. Гербның очындагы ике якка авыш урнашкан лалә чәчәге милли традицияләрне саклауны һәм ихтирамны күрсәтә[5].

Флаг герб нигезендә эшләнгән һәм Татарстанның милли флагы төсләрен кабатлый, әмма герб композициясе аның төп контуры рәвешендә сул яктан урнашкан. Флаг нигезендә иңе озынлыгына карата 2:3 нисбәтендәге төсле тукыма ята[5].

ГеографиясеҮзгәртү

 
Нефть яткылыклары карта-схемасы
Файл:Leninogorsk geo. Bitum.png
Битумлы яткылыкларның карта-схемасы
 
Балчык һәм карбонат токымнары карта-схемасы
 
Җир асты сулары һәм дәвалау пычракларының карта-схемасы
 
Лениногорск муниципаль районында урнашкан аеруча сакланган тәбигать территорияләренең карта-схемасы

УрнашуыҮзгәртү

Район төньякта — республиканың Әлмәт районы, көнчыгышта — Бөгелмә районы, көнбатышта — Чирмешән районнары белән, көньяктан — Самар өлкәсе (Шынталы һәм Келәүле районнары) белән чикләнә. Киңлек юнәлешендә озынлыгы 63 км, меридиан юнәлешендә — 33 км тәшкл итә. Район урман-дала зонада урнашкан һәм уртача континенталь климатка ия[7].

Геологик характеристикасыҮзгәртү

Лениногорск районы Татарстан районнары арасында биек рельефлы районнарның берсе. Билгеләр 150 метрдан 340 метрга кадәр үзгәреп тора, аларның иң түбәннәре елга үзәннәрендә, ә иң югарылары - Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы һәм Шогыр калкулыкларының югаргы түбәләрендәге күпсанлы тау катламларында билгеләнә. Җирле ландшафт елга үзәннәре, чокыр-чакырлар һәм өннәр челтәре белән характерлана, шул ук вакытта төшү урыннары я сөзәк тау битләре, я текә чыгынтылар белән характерлана. Район территориясендә Чишмә, Дала Зәе елгалары һәм аларның кушылдыклары ага[7].

Лениногорск районы республикада чишмәләре күплеге белән аерылып тора — 263[3]. Төбәк иң күп җир асты казылма байлыкларына: нефть, битум, известьташ, доломит, ком-вак таш катышмалары, балчык һ. б. ия[7].

Нефть яткылыклары
Атамасы Үзләштерелгәнлеге Зурлыгы
1 Урмышлы Эшкәртелә Кече
2 Ромашкинский Эшкәртелә Уникаль
3 Глазовский Эшкәртелә Кече
4 Коногоровский Разведкалана һәм тикшерелә Кече
Битум яткылыклары
Атамасы Үзләштерелгәнлеге Зурлыгы
1 Сугышлы Мәгълумат юк уртача
2 Спиридоновский Мәгълумат юк кече
3 Шөгер Мәгълумат юк кече
4 Иштирәк Мәгълумат юк кече
6 Самар Мәгълүмат юк уртача
9 Сары Биккол Мәгълумат юк кече
10 Мордва-Кармал Эшкәртелә уртача
11 Подлесной Үзләштерүгә әзерләнә кече
Балчык, карбонат токымнары яткылыклары[8]
Файдалы казылмалар Зурлыгы Үзләштерелгәнлеге Атамасы
1 балчык, кирпеч балчыксыл туфрагы уртача Мәгълумат юк Яңа Шөгер
2 известьташ кече Дәүләт резервы Көньяк Кәркәле
3 известьташ кече Дәүләт резервы Сугышлы I
4 доломитлы известьташ вак ташы, онташы кече Эшкәртелә Кәркәле
5 известьташ кече Дәүләт резервы Тимәш
6 известька известьташ кече Мәгълумат юк Восходненский II
7 балчык, кирпеч балчыксыл туфрагы уртача Мәгълумат юк Восходненский
8 цемент балчыгы кече Дәүләт резервы Иштирәк
9 цемент изветьташы кече Мәгълумат юк Иштирәк
10 бут зветьташы уртача Эшкәртелә Кәркәле
11 цемент известьташы кече Мәгълумат юк
12 цемент балчыгы кече Дәүләт резервы Шөгер
13 цемент известьташы уртача Мәгълумат юк Шөгер
14 известьташ кече Дәүләт резервы Карлыгач
15 известьташ кече Дәүләт резервы Көньяк Урмышлы
Җир асты сулары һәм дәвалау пычраклары яткылыклары [8]
Файдалы казылма Зурлыгы Үзләштерелгәнлеге Атамасы
1 Составы буенча бүленмәгән минераль дәвалау сулары эре Мәгълумат юк Бакир
2 Составы буенча бүленмәгән минераль дәвалау сулары уртача Мәгълумат юк Шөгер
3 Дәвалау пычраклары уртача Мәгълумат юк Югаргы Мочажина
4 Составы буенча бүленмәгән минераль дәвалау сулары уртача Эшкәртелә Лениногорск
5 Төче эчәр су уртача Эшкәртелә Бөгелмә шәһәренең су алу җайланмасы

Флорасы һәм фаунасыҮзгәртү

Лениногорск районында махсус сакланылучы дүрт табигый объект урнашкан: Шөгер аучылык тыюлыгы, Дала тыюлыгы, Чишмә һәм Дала Зәе елгалары[3].

Районның чирек территориясен киң яфраклы урманнар каплый, анда күбесенчә имән, өрәңге, юкә һәм каен үсә, шул ук вакытта урманнар республика территориясенең уртача 16 %ын гына алып тора. Аларның иң кыйммәтлеләре — сабакчалы имән утыртмалары. Урманнар бай үлән япмасы белән капланган һәм бик күп төрлө үсемлекләре белән үзенчәлекле: җилбәгәй, күке җимеше, каз суганы, исле балтырган, йолдызкай, урман кыңгыравы һ.б. Көньякта коры үзәнле һәм чокырлы дала ландшафты өстенлек итә. Үсемлекләр арасыннан монда кызыл тамыр, яшел җир җиләге, Маршалл кияү үләне, каурый кылган, болын солыбашы, бүтәгә, кылган таралган. Районда Татарстанның Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган үсмлекләр бар, мәсәлән, Лениногорск районында әтмәкәй, чыпчык тарысы, аксыл-сары йонтәсбаш. Районда үсемлекләрнең барлыгы 110 төре үсә, шул исәптән 27 төре республиканың Кызыл китабына кертелгән[3].

Татарстанның көньяк-көнчыгышы хайваннар һәм кошлар дөньясының төрлелеге белән аерыла. Орнитолог галимнар монда кошларның 68 төре яшәвен билгели. Кыр сабан тургае күп очрый, сирәгерәк — сары чәперчек һәм кыр девете (полевой конёк). Җирле кызыл китап кошларына тазгара яки көчегән, бүдәнә, кыр тавыгы яки көртлек, дала көйгәнәге, болын көйгәнәге, өке ябалагы, һупазы, нарат тургае, яшел тукран карый. Урманнарда үр куяны, төлке, европа нәкәсе (байбак) очрый; сирәгерәк - янут эт һәм дала көзәне. Җирле фаунаны кимерүчеләрсез: гади кыр тычканы, кечкенә урман тычканы һәм җирән кыр тычканы, Татарстанның Кызыл китабына кертелгәннәрдән: дала тычканы һәм Эверсман әрләннән башка күз алдына китереп булмый[3].

ТарихыҮзгәртү

 
Өфе наместниклыгы картасы
 
Самар губернасы картасы

XVI—XIX гасырларҮзгәртү

XVII гасырга чаклы Чулман аръягы көньяк-көнчыгыш территориясендә кеше аз яшәгән. Тикшерелгән археологик мәгълүматлар буенча, хәзерге Лениногорск районы биләмәсендәге көтүлек җирләре күчмә хуҗалык алып барган Мөфтияри кабиләсенеке була. 1552 елда Казан ханлыгын Иван Грозный яулап ала, ә дүрт ел үтүгә башкортлар Россия составына керә. Шулай итеп хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгыш территориясе Мәскәү дәүләтенең бер өлеше булып китә. Край белән Казан сарай приказы идарә итә, ә 1708 елдан урта һәм түбән Идел буен һәм Урал алдын үз эченә алган яңа барлыкка килгән Казан губернасы составына керә[9].

1730нчы елларда солдатларны урнаштыру планы эшләнә. Шулай, 1732 елда Кече Бөгелмә бистәсе (хәзер Лениногорск районының Медведка авылы) барлыкка килә, 1736 елда — Олы Бөгелмә (Бөгелмә шәһәре). Соңрак Спиридоновка авылына нигез салына[9].

Районның чикләре күп тапкырлар үзгәртелгән, 1744 елдан бу территория Ырынбур губернасы составына керә. Казан һәм Ырынбур губерналары чиге Чирмешән елгасыннан үткән, аннан Кичүйгә чаклы көньяк-көнчыгышка төшкән һәм төньяк-көнчыгышка, Минзәләгә чаклы, күтәрелгән[10]. 1740нчы елларда хәзерге Лениногорск районы территориясендә, империя хөкүмәте алып барган колониалләштерү һәм урыслаштыру сәясәтенә ярашлы, күчеп килүчеләр авыллары барлыкка килә. 1744-1747 елларда үткәрелгән икенче ревизия нәтиҗәсе буенча (патша Россиясендә халык исәбен алу), район территориясендә барлыгы 13 авыл (Каратай, Надер, Сәет, Урмышлы, Сары Бикчура, Аналык, Иштирәк, Кәркәле, Шөгер, Туктар, Куакбаш, Шачили, Измайлово) исәпкә алынган, әмма район биләмәсендә бу авыллар гына булмаган, ясаклы татар крестьяннарының исәбен алу китабына христиан авыллары - Иске Писмән һәм Кувацкая бистәсе кертелмәгән. 1761—1762 еллар халык исәбен алу нәтиҗәсе буенча, Кувацкая бистәсендә 210 йортта 1083 кеше, Письмянская бистәсендә — 109 йортта 711 кеше, Медведкада — 67 йортта 486 кеше яшәгән. Бу вакытка инде Сары Биккол, Каратай, Сугышлы, Кирлегач кебек яңа татар авыллары барлыкка килгән. 1770нче елларга бу җирләрдә мордва һәм чуаш авыллары - Мордовская Ивановка, Карамалка, Кузайкино һ.б. нигезләнгән[11][12].

1773—1775 елларда Урта Идел буенда Емельян Пугачёв җитәкчелегендә Крестьяннар сугышы башлана. 1773 елның октябрендә күтәрелеш Бөгелмә воеводствосын чолгап ала, һәм көзгә табан монда 15 пушка белән кораланган гомуми алганда 15 меңләп кешедән торган тистәләп баш күтәрүче отрядлар хәрәкәт иткән. Алар арасында Осип, Мостафин, Давыдов, Енгалычев, Уразмәтов, Черняев отрядлары булган. Күтәрелеш бастырылганнан соң хәзерге Лениногорск районы территориясенә качакларның яңа дулкыны ябырыла. Бәкер, Яңа Иштирәк, Тимәш, Югаргы Ширшила, Юлтимер авыллары барлыкка килә. 1775 елда Екатерина II губерна реформасы үткәрә — губерналар һәм өязләр саны арта. 1781 елгы реформа нигезендә Бөгелмә өязе булдырыла, аның территориясендә хәзер Лениногорск, Әлмәт, Чирмешән һ. б. районнар урнашкан. 1781 елда Өфе наместниклыгы ике: Уфа һәм Ырынбур өлкәләреннән торган үзаллы губернага әйләнә. Уфа өлкәсенә сигез өяз кертелә, аларның берсе — Бөгелмә өязе[10].

1785 елга карата хәзерге Лениногорск районы территоиясендә 6 меңгә якын кеше яшәгән. Ун ел үтүгә Бөгелмә өязендә Яңа Писмән авылы барлыкка килә, һәм 1955 елда ул Лениногорск дип атала башлый. 1797 елга татар авылларында халык саны байтакка арта. Бөгелмәдә 359 йортта 1858 кеше, Медведкада — 99 йортта 870 кеше, Сарыбикколда — 28 йортта 178 кеше, Сәет-Кырлыгачта 40 йортта 227 кеше яши[11].

1851 елда административ реформалар нәтиҗәсендә составына Бөгелмә өязе дә кергән Самар губернасы булдырыла. 1860 елга анда халык саны 22 230 кешегә якын тәшкил иткән 37 торак пункт була, ә 1872 елга инде халык саны 28 929 кеше була. Бөгелмә өязенә кергән зур торак пунктларның формалашыуы XIX гасыр ахырына тәмамлана. Столыпин аграр реформасы үткәрелгәннән соң, 1905 елга район территориясендә тагы яңа авыллар: Яңа Елхау, Аккүл, Яңа Чыршылы, Марьяновка, Малаховка, Волжанка, Дала Зәйе авыллары барлыкка килә. Һәм биш елдан бу урында 55 015 кеше яшәгән[13][14][11].

XX гасырҮзгәртү

 
Татарстанда 1943 елның 2 августында беренче нефть биргән 1нче скважина. Проект авторы Өлфәт Фәттахов, 1981 елның 1 октябрендә куелган

Октябрь революциясеннән соң, Идел буенда хакимияткә большевиклар килә. 1917 елда Бөгелмә өязендә авыл волость советлары һәм депутатларны Советларның беренче өяз съездына сайлыйлар. Артабангы Ватандашлар сугышы елларында Чулман аръягының көньяк-көнчыгыш территориясеннән гаскәрләр уза, аяусыз сугышлар бара. 1918 елның 13 октябрендә Кызыл армия Бөгелмәгә керә, әмма икенче елның язында большевикларны Колчак кысырыклый, ә 1919 елның маенда шәһәр тагы да большевиклар контроленә күчә. Урындагы татар-башкорт формированиеләре Көнчыгыш фронтта акларга каршы торуда мөһим роль уйный[15].

1920 елда Яңа Писмән бистәсе җирләре дә кергән Бөгелмә өязе ТАССР составындагы Бөгелмә кантоны итеп үзгәртелә. Бер елдан Идел буенда ачлык башлана, һәм аннан гомум алганда 2 миллионга якын кеше зыян күрә. Бер Бөгелмә кантонында гына ачлыктан 35 меңнән артык кеше, шул исәптән булачак Лениногорск районы халкының өчтән бер өлеше һәләк була. Ачлыкка каршы көрәшү һәм балаларга ярдәм итү максатында «Промгол» ашханалары ачыла[15].

1930 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы районнарга бүленә. Бөгелмә кантоны урынына Шөгер, Бөгелмә, Чирмешән, Баулы, Әлмәт районнары, соңрак — Азнакай районы булдырыла. Хәзерге Лениногорск районы территориясе ул чорда Бөгелмә һәм Әлмәт районнарына караган. 1930нчы еллар башында Бәкер авылында дәвалау балчыклары табыла һәм шушы ук исемле курорт төзелә, ә территориясендә хәстәханәләр, медицина пунктлары ачыла башлый, Түбән Чыршылы амбулаториясе барлыкка килә[16].

1935 елның 10 февралендә Яңа Писмән, Иске Писмән, Зәй-Каратай, Глазовский, Михайловский, Ивановский, Алёшкинский, Горкинский авыл советларыннан торган Яңа Писмән районы оеша. Хәзерге Лениногорск районының өлеше булып киткән Шөгер районы составына Иске Варваринский, Спиридоновский, Мордва-Ивановский, Кирлегач, Кузайкинский, Куакбаш, Урмышлы, Сарыбиккол, Түбән Чершелин, Мордва Кәркәлесе, Искекуак, Яңа Иштирәк, Сугышлы, Иске Иштирәк, Чутин, Яңа Серёжкин, Урдалы, Мөкмин-Каратай, Сходневский, Тимәш, Лагыр, Подлесно-Үтәмеш авыл советлары керә. 1930нчы елларда эре торак пунктларда клублар, китапханәләр ачыла, сәнгати һәвәскәр түгәрәкләре, колхоз-совхоз театрлары эшли башлый. 1937 елда Иске Писмән авылыннан 7 километрда «Бөгемә» аэропорты төзелә[17]. Артабангы елларда Татарстанның көньяк-көнчыгынышда нефть разведкалау эшләре алып барыла. Тиздән Лениногорск районында нефтчеләрнең тәүге бистәсе — Яшел Агачлык калкып чыга[11].

Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР-дан 10 меңгә якын доброволец фронтка китә. Сугыш дәвамында Лениногорск районыннан 6789 сугышчы хөкүмәт наградаларына лаек була. Шуларның 12-се Советлар Союзы Каһарманы дигән исемгә (Баһаветдинов Гыйльми Әбләзи улы, Газыйнур Гафиатулла улы Гафиатуллин, Иван Денисов, Иван Заварыкин, Мурзин Ибраһим Хөсәйен улы, Садриев Самат Сәләх улы, Григорий Ушполис, Хайретдинов Акрам Минһаҗ улы, Халиков Ислам Рәхим улы, Хәлиулин Мисбах Хәлиулла улы, Евстафий Яковлев һәм Василий Яницкий), өч кеше Дан орденының тулы кавалеры (Мөтигуллин Габдулла Мөтигулла улы, Михаил Алаев һәм Яков Николаев) исеменә лаек була[18].

Ягулык җитмәү һәм республиканың көньяк-көнчыгышында дошманнар гаскәрләренең һөҗүме ул вакытта эшләнелә торган барлык төп нефть ятмалары булган, бу төбәктә геологик разведка экспедицияләре үткәрү өчен сәбәп булган. 1943 елның 2 августында галимнәр 750 метр тирәнлектә Шөгер нефть ятмасын таба. Берничә атнадан биредә тәүлегенә 20 тонна дебитлы беренче нефть фонтаны керде. СССР хөкүмәтенең 1944 елның 11 мартындагы карары белән разведка эшләрен дәвам итү һәм нефть промыселы ятмаларында төзү турында Карар кабул ителә, шулай итеп Шөгер эреләндерелгән промыселы 1945 елның 30 маенда ачыла. 1947 елның гыйнвар ахырында Ромашкино авылы янында Яңа Писмәннән 7 км ераклыкта урнашкан Ромашкино мәйданында 3 нче скважина бораулана башлый һәм 1948 елның 31 маенда ук көчле Девон катламы ачыла. Шул ук елны скважина тәүлегенә 60 тоннага кадәр, аннары 120 тоннага кадәр нефть китерә башлады. Шулай итеп, Ромашкино нефть чыганагы төбәк икътисадын үстерүгә көчле этәргеч бирә.

1950 елда районның административ үзәгендә «Бөгелмәнефть» һәм «Татбурнефть» трестлары оештырыла, шулай ук яңа эшчеләр бистәсе төзелә башлый. 1955 елның 18 августында РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән Татарстан АССР Яңа Писмән районының Яңа Писмән поселогы республика буйсынуындагы шәһәр итеп үзгәртелә һәм революция башлыгы исемен ала, шул ук вакытта Яңа Писмән районы Лениногорск дип үзгәртелә. 1959 елның 12 октябрендә яңа оешкан район составына Шөгер районының Иске Варварино, Спиридоново, Мордва-Иваново, Кирлегәч, Кузайкино, Куакбаш, Ормашлы, Сарабиккол, Түбән Чыршылы, Мордва-Карамалы, Иске Куак, Яңа Иштирәк, Сугышлы, Иске Иштирәк, Чүте, Яңа Сережкино, Урдалы, Мөкмин-Каратай авыл җирлекләре белән берлектә Шөгер районының бер өлеше кертелә. Дала Зәе авыл советы Иске Писмән һәм Савочка авыл советлары белән Писмән советына берләшә.[19][11].

Бүгенге көндәҮзгәртү

«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты район советына, район башлыгына һәм район халкына буйсына. Комитетның төп бүлекләре арасында ЗАГС, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге, икътисад бүлеге, опека һәм попечительлек секторы, хокук тәртибен саклау җәмәгать пункты, архив һәм башкалар бар. 2019 елның октябреннән башлап Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын Михайлова Зөлфия Габдулхамәт кызы башкара. Лениногорск муниципаль районы башлыгы һәм Лениногорск шәһәре мэры — Хөсәенов Рәгать Галиәгъзәм улы.

Халык саныҮзгәртү

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар — 51,5%, руслар - 37,0 %, мордвалар — 4,6%, чуашлар — 4,5% тәшкил иткән. Шәһәр шартларында (Лениногорск шәһәре) район халкының 75,52% яшәгән. 2018 елга 1 мең кешегә туучылар саны — 10%, үлүчеләр саны - 14,8% тәшкил иткән. 2019 елда ике күрсәткеч тә кимегән: соңгы исәпләүләр буенча, туучылар саны 1000 кешегә 8,9% тәшкил иткән, ә үлүчеләр саны 13% ка кадәр кимегән. Шулай итеп, районда халыкның табигый кимүе 4,1% тәшкил иткән[20].

Халык саны
2002[21]2005[22]2006[23]2007[24]2008[25]2009[26]2010[27]2011[28]2012[29]2013[30]
24 23223 62123 53723 39588 88323 39722 70086 63786 19386 182
2014[31]2015[32]
85 78685 297
 
Бөгелмә һәм Лениногорск районнарының этник картасы
 
Бөгелмә һәм Лениногорск районнарының дин картасы

Районда туган танылган шәхесләрҮзгәртү

Идарә-җир төзелешеҮзгәртү

Лениногорск муниципаль районы «муниципаль берәмлекләрнең һәм аларның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында 2005 елның республика законы» нигезендә район 25 муниципаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә бер шәһәр, 24 авыл җирлеге һәм 67 торак пункт бар[33].

Муниципаль
берәмлек
Административ
үзәк
Торак
пунктлар
саны
Халкы
(кеше)
Мәйданы
(км²)
1e-06 Шәһәр җирлеге
1Лениногорск Лениногорск шәһәре 1 63 635[32] 30,50[33]
1.000002 Авыл җирлекләре
2 Глазов авыл җирлеге Үрнәк-Күмәк авылы 3
  1. Н/Д[34]
74,76
3 Зәй-Каратай авыл җирлеге Зәй-Каратай авылы 2 1081[32] 73,13
4 Зелёная Роща авыл җирлеге Зелёная Роща авылы 2 839[32] 39,14
5 Иванов авыл җирлеге Ивановка авылы 5 1047[32] 113,40
6 Керкәле авыл җирлеге Керкәле авылы 2 816[32] 60,38
7 Кармалка авыл җирлеге Мордва Кармалкасы авылы 1 369[32] 38,35
8 Кирлегәч авыл җирлеге Кирлегәч авылы 2 466[32] 53,30
9 Куакбаш авыл җирлеге Куакбаш авылы 3 890[32] 80,86
10 Мичурин авыл җирлеге Мичурин исемендәге бистә 2 607[32] 61,49
11 Мөэмин-Каратай авыл җирлеге Мөэмин-Каратай авылы 1 298[32] 17,47
12 Түбән Чыршылы авыл җирлеге Түбән Чыршылы авылы 3 885[32] 121,40
13 Яңа Иштирәк авыл җирлеге Яңа Иштирәк авылы 3 612[32] 59,99
14 Яңа Чыршылы авыл җирлеге Яңа Чыршылы бистәсе 6 526[32] 144,81
15 Писмән авыл җирлеге Подлесный бистәсе 9 1818[32] 221,47
16 Сарабиккол авыл җирлеге Сарабиккол авылы 1 652[32] 48,06
17 Иске Иштирәк авыл җирлеге Иске Иштирәк авылы 3 1206[32] 99,86
18 Иске Куак авыл җирлеге Иске Куак авылы 1 926[32] 83,47
19 Иске Шөгер авыл җирлеге Иске Шөгер авылы 2 1148[32] 60,63
20 Сугышлы авыл җирлеге Сугышлы авылы 2 841[32] 72,34
21 Тимәш авыл җирлеге Тимәш авылы 1 2564[32] 10,60
22 Туктар Урдалысы авыл җирлеге Туктар Урдалысы авылы 2 628[32] 107,12
23 Ормышлы авыл җирлеге Ормышлы авылы 6 531[32] 101,56
24 Федотовка авыл җирлеге Федотовка авылы 3 532[32] 66,46<
25 Шөгер авыл җирлеге Шөгер авылы 1 2051[32] 2,70[33]

ИкътисадыҮзгәртү

Хәзерге көндәге хәл-торышҮзгәртү

 
2009 елга икътисади эшмәкәрлекнең процент нисбәте
Икътисади эшмәкәрлек төрләре 2017 елга-2018 ел башына МСП субъектлары[35]
Күмәртәләп сатып алу һәм ваклап сату; автотранспорт чараларын, мотоциклларны, көнкүреш изделиеләрен һәм шәхси куллану предметларын ремонтлау 557 кече 7 урта предприятие
Төзелеш 98
Эшкәртү производстволары 67
Авыл хуҗалыгы, аучылык һәм бу тармакларда хезмәт күрсәтү, урман хуҗалыгы 10 предприятие һәм 28 крестьян фермер хуҗалыгы
Күчемсез мөлкәт белән операцияләр, кортымга бирү һәм хезмәтләр күрсәтү 35
Файдалы яткылыклар чыгару 21
Саулык саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү 9
Электроэнергия, газ һәм су җитештерү һәм бүлү 12

XX гасыр уртасыннан нефть сәнәгате Лениногорск районының алдынгы тармагы булып тора. 2019 елда төбәк нефтьчеләре 3,45 млн тонна нефть тапты, бу тулаем территориаль продуктның 46 %-н тәшкил итте. Төбәкнең күп предприятиеләре нефть-газ тармагын технологик тәэмин итү белән шөгыльләнә. Иң эре компанияләр арасында «Лениногорскнефть», «Охтин-Ойл» НГДУлары [36], «Водоканал»[37], «ЛТС», «Геотех» һ. б. аерылып тора. Монда шулай ук җиңел һәм азык-төлек сәнәгатенең берничә эре предприятиесе эшли[38]. Районда барлыгы кече һәм урта бизнесның якынча 566 икътисади актив предприятиесе эшли[39]. Лениногорск районы икътисадына бөтә Татарстан сәнәгать продукциясенең 3,5 % тура килә. 2019 елга район социаль-икътисади үсеш буенча республиканың муниципаль берәмлекләре арасында 12нче урын били[40].

Район килеменең икенче әһәмиятле өлешен — 23 % тирәсе — төзелеш тармагы тәэмин итә. Бу тармакның күпчелек предприятиеләре нефть-газ чыгару сәнәгате объектларын төзи, алар арасында «Геотех», «Уралстройнефть», «Спецстройсервис» һ. б.[40][38].

Ун ел элек район җитәкчелеге, башка сәнәгаь тармаклары да үсеш алсын дигән максат белән, төбәк икътисадын диверсификацияләүгә юл алды. Атап әйткәндә, Лениногорск районы хакимияте авыл хуҗалыгының инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләрен арттыруны планлаштыра. 2020 елга авыл хуҗалыгы җирләре районның гомуми мәйданының 55 %тан артыгын алып тора. Монда бодай, арыш, солы, карабодай, бәрәңге һәм башка культуралар үстерәләр. Шуңа да карамастан, авыл товар җитештерүчеләренең гомуми табышы арасында терлекчелек өстенлек итә. Актив үсә торган өлкәләр арасында - ат үрчетү. Әйтик, ат караучы-эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин ун ел дәвамында татар токымлы атларын чыгарырга омтыла. Хәзерге вакытта Татарстанда бу токымның берничә йөз вәкиле генә исәпләнә.[38][41].

Икътисадчылар машина төзелеше, металлургия һәм төзелеш тармагын инвестицияләр өчен иң кызыклысы итеп аерып күрсәтәләр. Урта махсус һәм югары уку йортлары булу, шулай ук хезмәткә сәләтле халыкның шактый проценты Лениногорскның кадрлар потенциалын билгели.[42]. Төбәкнең социаль-икътисадый үсешен күздә тоткан «Стратегия 2030» республика проектында катнашучы буларак, киләсе унъеллыкта район шәһәрләрдә һәм посёлокларда уңайлы мохит булдыруга һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә омтылачак[43][44].

2020 елның гыйнварына Лениногорск районында теркәлгән эшсезләр саны 176 кеше булган, ягъни бөтен эшче көчләр санының якынча 0,37%ын тәшкил иткән.[45]. 2019 елда районда яшәү минимумы 8958 сум тәшкил иткән, ә уртача пенсия - 15 189 сум, бу алдагы елдан 6,2 процентка югарырак. [40].

Заработная плата населения района[46]
Өлкәсе 2008 2009 2010 2011 2012 2013 2014 2015 2016 2017 2018 2019
Эре һәм уртача предприятиеләр 15,353 16,618 19,749 20,198 21,958 26,845 28,897 31,328 32,612 33,697 36,876 40,706
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре 5,051 5,776 5,942 8,696 9,615 12,969 15,669 17,189 18,053 18,746 18,746 21,241
Гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары 8,739 9,588 15,504 17,822 18,447 27,452 28,421 29,028 28,318 29,187 32,036 32,816
Белем бирү учреждениеләренең башка хезмәткәрләре 8,111 9,178 10,414 15,288 18,364 21,418 23,102 23,667 23,838 24,737 26,758 28,192
Табиблар 18,877 20,768 22,264 25,170
Урта медицина персоналы 9,470 11,536 11,469 12,678

ТранспортыҮзгәртү

Район географик яктан уңайлы һәм эре транспорт магистральләре янында урнашкан. Районның транспорт структурасын планлаштыруда төп рольне сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе үзенчәлеге, нефть чыгару һәм тышкы транспорт уйный[7][3].

Районның тышкы элемтәләрен тәэмин итүче төп автоюллар булып федераль әһәмияттәге автомобиль юллары тора Р239 (автомобиль юлы) - «Казан - Ырынбур - Казакъстан белән чик», (районның көнчыгышында зур булмаган кисемтә), төбәк юллары Бөгелмә - Лениногорск - Шөгер - Шентала, [на] - [Шентала], (Нурлатка, Ульяновскка) - Карабаш, Лениногорск - Әлмәт, Лениногорск - Азнакай, Шөгер - Сарабиккол - Чирмешән, Әлмәт - Сарабиккол[3].

Районның торак пунктлары 739 км озынлыктагы каты өслекле юллар челтәрен тәэмин итә, шуның 165 км ы шәһәр эчендәге юллар. Җирле әһәмияттәге автомобильләргә шәхси предприятиеләр хезмәт күрсәтә, шуларның 165 километры «Благоустройство и Озеленение» компаниясенә беркетелгән, 207,1 км — «Лениногорск-Автодор», 205 км — «Татнефтедор» компаниясе хезмәт күрсәтә.

Район территориясе буйлап Әгерҗе - Яр Чаллы- Акбаш (Бөгелмә районы) тимер юлы үтә. Районда станцияләр һәм тукталыш пунктлары (төньяктан көньякка): 42 км (тукталыш пункты), Ватан (разъезд), 35 км (пл.), 30 км (пл.), Письмән (станция), Лениногорск шәһәре, 19 км (тукталыш пункты), Ялан (разъезд), 13 км (тукталыш пункты), Аккүл, 6 км[47][48].

Социаль тармакҮзгәртү

Район спорт корылмалары, 2016 ел
Объектлар Саны
1 Ясы корылмалар 121
2 Стадионнар 1
3 Спорт заллары 50
4 Спорт боз сарайлары 1
5 Җиңел атлетика манежлары 1
6 Йөзү бассейннары 5
7 Чаңгы базалары 2
8 Трамплиннар 3
9 Теннис-холл 1

Лениногорск муниципаль районында амбулатор ярдәмне «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ күрсәтә, аның составына район үзәк хастаханәсе һәм МСЧ поликлиникалары һәм стационарлары, Иске Күктау табиблык амбулаториясе, Шөгер участок хастаханәсе, стоматология поликлиникасы, балалар хастаханәсе, хатын-кызлар консультациясе, бала тудыру йорты, шулай ук 29 фельдшер-акушерлык пунктлары һәм уку йортларында һәм предприятиеләрдә саулык саклау пунктлары керә[49][50]. 2020 елда ҮРБ баш табибы вазыйфасына Татарстан Республикасының атказанган табибы Рим Амеровны билгеләделәр[51]. Шул ук елның ноябрендә Лениногорск МСЧында коронавирлы инфекция һәм хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар өчен өстәмә хастаханә урыннары булдырганнар[52].

2019/2020 нче уку елына районда 34 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнә, аларга 8582 укучы йөри. Сыйныфларның тулылыгы шәһәрдә 23,9 кеше һәм авыл җирлегендә 8,2 кеше. Районда меңнән артык укучы йөргән 12 мәктәп татар телендә эшли[53], 6000 дән артык бала шөгыльләнә торган ун өстәмә белем бирү учреждениесе. 1076 кешегә исәпләнгән өч һөнәри белем бирү учреждениесе ачылды[48][53].

Районда гомуми 735 мең китап һәм басма фонды белән 36 китапханәне берләштергән үзәкләштерелгән китапханә системасы (ЦБС) эшли. ЦБС елына 50 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә[54].

Спорт структурасы тренажёр һәм уен спорт заллары, чаңгы һәм тимераяклар прокаты, җәйге вакытта роликлы тимераяклар, велосипедлар тәкъдим итә. Спорт мәктәпләре укучылары бөтенроссия һәм республика ярышларында актив катнашалар. Спорт-сәламәтләндерү эше балалар мәгариф учреждениеләрендә дә, предприятиеләрдә дә алып барыла. Мәсәлән, «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» МКУ белгечләре предприятиеләр арасында һәм аерым уку йортлары арасынжа Спартакиада оештыралар. 2016 елда Лениногорск Татарстан Республикасы Студентлар баскетбол лигасы ярышларын уздыру өчен мәйданчыкларның берсенә әверелде. Шул ук елның статистик мәгълүматларына караганда, Лениногорск районы халкының 47 %ы даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә[55].

2019 елда районда 240 спорт корылмасы эшләгән, алар арасында: “Юность” стадионы, спорт сарае, манежлар, өч чаңгы трамплины, «Профессионал» техник иҗат клубы һәм башка объектлар була[56]. 2020 елның февралендә Лениногорскига ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Лениногорскиның ДОСААФ тууына 60 ел тулуга багышланган картинг буенча ярышлар уза[57].

Истәлекле урыннарҮзгәртү

Төрле вакытта Лениногорскида һәм аның тирәсендәге җирләрдә мәгърифәтче Габдрахим Утыз Имәни, галим-шәрыкчы Риза Фәхретдин, язучы-замандашлар Бикчурин Шамил, Зәмит Рәхимов һәм башка күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре яшәгән. Совет чорында аерым казанышлары өчен унике лениногорсклы Советлар Союзы Каһарманнары бүләге, өчесе Дан орденының тулы кавалеры исеме һәм егерме өчесе «Социалистик Хезмәт Каһарманы» исеме алган[58].

Шәһәрдә һәм районда Мәдәният сарае, Крайны өйрәнү музее, илдәге беренче нефть музее, мәдәният һәм ял парклары һәм башка истәлекле урыннар эшли. Биредә шулай ук 47 обелиск, 16 һәйкәл урнаштырылган һәм 17 тарихи әһәмияткә ия урын билгеләнгән. Районда традицион бәйрәмнәр даими үткәрелә. Мәсәлән, Мордва Кармалка авылы «Балтай» бәйрәмен оештыра, Яңа Сәке авылында «Уйна гармун!» чуваш мәдәнияте фестивале уза, ә Федотовка авылы керәшен традицияләрен яңарта[59].

Тарих һәм мәдәниәят һәйкәлләре
Һәйкәл атамасы Урнашкан урыны Саклау категориясе
Каһарманнар аллеясе, 12 бюст Лениногорск, Җиңүгә 50 ел проспекты Җирлектә әһәмияткә ия
Бөек Ватан сугышында һәлак булҙаннарга һәйкәл Лениногорск, Җиңүгә 50 ел проспекты Җирлектә әһәмияткә ия
Советлар Союзы Каһарманы С. С. Садриев каберлеге Лениногорск, Татар зираты ТР исемлегендә
Колчакка каршы көрәшүчеләргә тугандаш каберлек Иске Куак авылы ТР исемлегендә
М. Вахитов бюсы Лениногорск, Ленин исемендәге проспект Җирлектә әһәмияткә ия
Ленин һәйкәле Лениногорск, Ленин мәйданы Җирлектә әһәмияткә ия
Татарстан нефтен беренче ачучыларга монумент Лениногорск, Ленин исемендәге проспект ТР исемлегендә
Академик И. М. Губкин бюсы Лениногорск, Әгадуллин исемендәге урам ТР исемлегендә
В. Д. Шашин һәйкәле Лениногорск, Шашин исемендәге проспект ТР исемелегендә
Нефтчеләр аллеясе Лениногорск, Җиңүгә 50 ел проспекты Җирлектә әһәмияткә ия
Ротонда Лениногорск, Максим Горький исемендәге мәдәниәт һәм ял паркы Җирлектә әһәмияткә ия
М. Горький һәйкәле Лениногорск, Максим Горький исемендәге мәдәниәт һәм ял паркы Җирлектә әһәмияткә ия
Кара ротонда Лениногорск, Мәктәп урамы Җирлектә әһәмияткә ия
Троицкая чиркәве Лениногорск, Мурзин исемендәге урам мәгълумат юк
Мәчет Лениногорск, Яр буе урамы ТР исемлегендә
Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар обелискы Керлегач авылы Җирлектә әһәмияткә ия
Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәле Мөкъмин-Каратай авылы мәгълумат юк
Екатерина II чорыннан калган яңадан тергезелгән күпер Яңа Иштирәк авылы мәгълумат юк
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле Подлесный бистәсе мәгълумат юк
Дан орденының өч тулы кавалеры барельефы Лениногорск, Җиңүгә 50 ел проспекты мәгълумат юк
Р. Т. Булгаков барельефы Лениногорск, Булгаков исемендәге урам мәгълумат юк
Автотрактор техникасы һәйкәле Лениногорск, Белинский исемендәге урам мәгълумат юк
Габдулла Тукай бюсы Лениногорск, Тукай исемендәге урам Җирлектә әһәмияткә ия
Утыз Имәни мәгарәсе Тимәш авылы мәгълумат юк
1нче скважина монументы Шөгер бистәсе ТР исемлегендә
3нче скважина монументы Тимәш авылы ТР исемлегендә
5 Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Каһарманы барельефы[60] село Старое Шугурово нет данных
Район гыйбәдәтханәләре
  • Христиан
    • Лениногорск Изге Троицкий гыйбәдәтханәсе (1989 ел)
    • Камышлы бистәсендә Барча Изгеләр гыйбәдәтханә-часовнясе (2000)
    • Бөек изге яфә чигүче Параскева Пятница часовнясы (Иске Писмән авылы, 2000)
    • Архистратиг Михаил гыйбәдәтханәсе (Потапово-Тумбарла авылы, 2002)
    • Архистратиг Михаил гыйбәдәтханәсе (Спиридоновка авылы, 1889)
    • Архангел Михаил Архистратиг анасы гыйбәдәтханәсе (Федотовка авылы, 2007)
    • Живоначальная Троица гыйбәдәтханәсе (Яңа Писмән авылы, 1864)
    • Христос Раштыуасы гыйбәдәтханәсе (Мартыново авылы, 1802)
  • Ислам гыйбәдәтханәләре
    • «Ихлас» мәчете (Лениногорск, 2006)

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. http://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/leninogorsk/administer/rukov.htm
  2. http://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/25/administer/execute_commitee/director.htm(үле сылтама)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 Экологический гид, 2015
  4. Поспелов, 2002
  5. 5,0 5,1 5,2 Лениногорский район. TatCenter. 2020-11-11 тикшерелде.
  6. Решение об утверждении герба Лениногорского муниципального района. Территориальная геральдика Республики Татарстан. 2020-11-11 тикшерелде.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Туристический паспорт, 2018
  8. 8,0 8,1 Минерально-сырьевая база. Татарский филиал ФБУ “Территориальный фонд геологической информации по Приволжскому федеральному округу”. 2020-11-13 тикшерелде.
  9. 9,0 9,1 Ногманов, 2019
  10. 10,0 10,1 Тархов, 2001
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 Историческая справка. История г. Лениногорска и Лениногорского района. Лениногорская Централизованная библиотечная система (2017-10-30). 2020-10-30 тикшерелде.
  12. Бурханов, 2017
  13. Список, 1910
  14. Самарская губерния, 1864
  15. 15,0 15,1 История Татарстана, 2014
  16. Санаторий «Бакирово» отметит 85-летие «Юбилейной неделей». Tatar-inform (2018-08-22). 2020-11-16 тикшерелде.
  17. Шугур, 1997
  18. Книга памяти, 1997
  19. Минкин, 2011
  20. Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарында халыкның тәбигый хәрәкате коэффициенты. Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторингы буенча комитеты (2020-05-12). 2020-11-16 тикшерелде.
  21. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  22. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  23. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  24. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  25. Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
  26. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелде.
  27. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  28. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелде.
  29. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелде.
  30. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелде.
  31. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелде.
  32. 32,00 32,01 32,02 32,03 32,04 32,05 32,06 32,07 32,08 32,09 32,10 32,11 32,12 32,13 32,14 32,15 32,16 32,17 32,18 32,19 32,20 32,21 32,22 32,23 32,24 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелде.
  33. 33,0 33,1 33,2 Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 34-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Лениногорский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе». Электронный фонд правовой и нормативно-технической документации (2010). 2020-11-13 тикшерелде.
  34. Глазовское сельское поселение (Татарстан) > Данные не обнаружены. Возможно страница переименовывалась. Проверьте справочник
  35. Татарстан Республикасының “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә бәләкәй һәм урта эшкуарлыкның 2017-2021 елларга үсеше. Лениногорск муниципаль районы (2018). 2020-11-13 тикшерелде.
  36. автор (2019-07-13). Лениногорская команд в лидерах. 2020-12-27 тикшерелде.
  37. Экологический скандал в Пестрецах: Следком возбудил уголовное дело по факту негодных сточных вод в реку Меша. Но прекратить сбросы в районе не могут. 2020-12-27 тикшерелде.
  38. 38,0 38,1 38,2 Муниципалитетлар потенциалы. Лениногорск районы. Invest Tatarstan (2019). 2020-11-13 тикшерелде.
  39. В Лениногорске прошло заседание Совета по итогам социально-экономического развития района в 2019 году и задачах на 2020 год. БезФормата (2020-02-06). 2020-11-13 тикшерелде.
  40. 40,0 40,1 40,2 Медяник, 2020
  41. Фарид Набиуллин (2016-12-17). «У нас много богатых татар, которые ради возрождения традиций готовы вкладываться». «БИЗНЕС Online». 2020-11-13 тикшерелде.
  42. Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының инвестицион паспорты. Invest Tatarstan (2016). 2020-11-16 тикшерелде.
  43. Татарстан 2030. Татарстан 2030. 2020-11-16 тикшерелде.
  44. Лениногорск муниципаль районының 2030 елга чаклы үсеш стратегиясе. Лениногорск муниципаль районы. 2020-11-16 тикшерелде.
  45. 01.03.2020 елга Лениногорск районының хезмәт базарындагы хәле. Работа России. Портал государственной службы занятости Республики Татарстан (2020-03-04). 2020-11-13 тикшерелде.
  46. Показатели эффективности деятельности МО “ЛМР”. Лениногорский муниципальный район. 2020-11-13 тикшерелде.
  47. Железнодорожная линия Акбаш-Агрыз. Сайт о железной дороге. 2020-11-13 тикшерелде.
  48. 48,0 48,1 Доклад Хусаинова Рягата Галиагзамовича Главы Лениногорского района о достигнутых значениях показателей для оценки эффективности деятельности органов местного самоуправления городских округов и муниципальных районов за 2010 и их планируемых значениях на трёхлетний период. Лениногорский муниципальный район. 2020-11-13 тикшерелде.
  49. ГАУЗ "Лениногорская ЦРБ". Портал здравоохранения Республики Татарстан. 2020-11-16 тикшерелде.
  50. В Бугульме и Лениногорске сменили главврачей ЦРБ. «БИЗНЕС Online» (2020-08-14). 2020-11-13 тикшерелде.
  51. Представление нового главного врача ГАУЗ "Лениногорская ЦРБ". ГАУЗ “Лениногорская Центральная районная больница” Республики Татарстан (2020-08-13). 2020-11-16 тикшерелде.
  52. В Лениногорске создали дополнительные места для пациентов с Covid-19. Tatar-inform (2020-11-17). 2020-11-17 тикшерелде.
  53. 53,0 53,1 Муниципальное казённое учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан. Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе. Электронное образование Республики Татарстан (2020). 2020-11-13 тикшерелде.
  54. Лениногорская центральная библиотека имени Габдуллы Тукая. Культура.РФ. 2020-11-16 тикшерелде.
  55. Материалы коллегии, 2017
  56. «Наше будущее зависит от нас самих». Республика Татарстан: С пути не сойдём. Спортивный клуб “Летающий лыжник” (2016-03-12). 2020-11-16 тикшерелде.
  57. В Лениногорске пройдут соревнования по картингу. Газета Республика Татарстан (2020-02-07). 2020-11-16 тикшерелде.
  58. Двенадцать лениногорских Героев Советского Союза. Len Journal (2013-05-08). 2020-11-16 тикшерелде.(үле сылтама)
  59. Гузель Хасаншина (2015-03-27). Достойное прошлое, уверенное будущее. Известия Татарстана. 2020-11-16 тикшерелде.
  60. В Старом Шугурово открыты барельефы 5 героев Советского Союза и Соцтруда.. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды. — «Татар-информ»

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Списки населённых мест Российской империи, составленные и издаваемые Центральным статистическим комитетом Министерства внутренних дел. — Издание Центрального статистического комитета Министерства внутренних дел, 1861-1885.
  • Бурханов А. А., Нигаматзянов И. Р. Древности Восточного Закамья. Археологические, эпиграфические и историко-культурные памятники Юго-Восточного Татарстана.. — Институт истории им. Ш. Марждани АН РТ.
  • Галлямова А. Г., Кабирова А. Ш., Иванов А. А., Гайнетдинов Р. Б., Миннуллин И. Р., Алмазова Л. И. История Татарстана и татарского народа, 1917-2013 гг.: Учебное пособие. — КФУ.
  • Зиганшин И. И., Иванов Д. В., Томаева И. Ф. Экологический гид по зелёным уголкам Республики Татарстан. — Фолиант.
  • Материалы коллегии. Итоги работы Министерства по делам молодёжи и спорту Республики Татарстан за 2016 год. — Министерство по делам молодёжи и спорту Республики Татарстан.
  • Медяник Ю. В. Тенденции социально-экономического развития малых и средних городов (на примере города Лениногорска Республики Татарстан) // Экономика, предпринимательство и право. — Т. 10. — № 10. — С. 2489—2504.
  • Минкин М. Р. Становление и развитие системы подготовки кадров для нефтяной промышленности Татарской АССР в 1950-1960-е гг. Автореферат диссертации на соискание учёной степени кандидата исторических наук. — ГУ “Институт Татарской энциклопедии Академии наук республики Татарстан”.
  • Ногманов А. И. (отв. ред.). Татарские селения Юго-Восточного Закамья: очаги просвещения и культуры. — Институт Истории им. Ш. Марджани АН РТ.
  • Список населённых мест Самарской губернии. Составлен в 1910 году. — Губернская Типография.
  • Поспелов Е. М. Географические названия мира. Топонимический словарь. — Русские словари, Астрель, АСТ.
  • Рахимов З. Шугур — край сокровищ. — “СТАР”.
  • Тархов С. А. Изменение административно-территориального деления России за последние 300 лет // Журнал “География”. — № 15. — С. 1—32.
  • Туристический паспорт Лениногорского района.
  • Хакимов К. Б. Они сражались за Родину (китап памяти). — Издатель Малышев.
  • Лениногорский район // Татарская энциклопедия. — Институт Татарской Энциклопедии. — Т. 3.
  • Вспоминая прошлое: К. Фасеев. — Казань, 1999.
  • Там, где растут ромашки. Очерки и воспоминания работников и ветеранов НГДУ «Лениногорскнефть»/ Сост. Галеева. З., Давлетбаев И. Ш. и др. — М., 1998.
  • Лениногорский район // Татарская энциклопедия. — Институт Татарской Энциклопедии. — Т. 3.
  • Шугур — край сокровищ: / Рахимов Замит. — Казань; Казань: Изд. дом. «СТАР»: Полиграфическо- издательский комбинат, 1997.
  • Вспоминая прошлое: К. Фасеев. — Казань, 1999.
  • Там, где растут ромашки. Очерки и воспоминания работников и ветеранов НГДУ «Лениногорскнефть»/ Сост. Галеева. З., ДавлетбаевИ. Ш. и др. — М., 1998.
  • Они сражались за Родину. (китап памяти): К. Хакимов. — Краснодар, 1997.
  • История Татарстана: /Б. Ф. Султанбеков, Ф. Ш. Хузин, И. А. Гилязов и др. — Казань, 2001.
  • Здравствуй мой добрый город:/ Р. И. Добрышина, Н. М. Игнатьев, Н. М. Исхаков и др.: — Лениногорсе, 1995.
  • Нефть на кончике долота:/Каниф Хакимов.: — Краснодар, 1997.

СылтамаларҮзгәртү