Раил Шәмсуаров
Раил Шәмсуаров, Раил Наил улы Шәмсуаров (1987 елның 21 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Яңа Иштирәк) — драма артисты, 2008 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Татарстанның атказанган артисты (2020).
Раил Шәмсуаров | |
![]() | |
Туу датасы: |
21 октябрь 1987 (33 яшь) |
---|---|
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма артисты |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2008 — х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
Раиль МЫЛТЫК Шамсуар |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1987 елның 21 октябрендә Татарстан АССР Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туган. Әтисе Наил; әнисе Галия, укытучы. Абыйсы Данияр, хәрби. Раил Казанда театр укуханәсенә укырга керә. 2008 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлаган (Фәрит Бикчәнтәев курсы).
Хезмәт юлыҮзгәртү
ИҗатыҮзгәртү
Студент чагыннан Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Уены ихласлыгы, йомшаклыгы, эчкерсезлеге белән аерылып тора. Музыкаль, җор сүзле, моңлы актер, җырлы рольләрне тавышының мөмкинлекләренә карап бирәләр.
Уйнаган рольләреҮзгәртү
- Гайнулла — «Дуслар җыелган җирдә» Туфан Миңнуллин
- Микуш — «Гөргөри кияүләре» Туфан Миңнуллин
- Җәмил — «Диләфрүз-Remake» Туфан Миңнуллин
- Рәсүл — «Мәхәббәт турында сөйләшик» Илгиз Зәйниев
- Рөстәм — «Кечтүкле уен» Илгиз Зәйниев
- Илһам — «Мәхәббәт FM» Илгиз Зәйниев
- Сәяр — «Әрем исе» Илгиз Зәйниев
- Уел — «Мылтык» Зөлфәт Хәким
- Стас — «Искән җилләр көенә» Зөлфәт Хәким
- Әсхәт — «Зөбәйдә адәм баласы» Шәриф Хөсәенов
- Әскали — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт
- Абдулла Төрек — «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин
- Хәйри — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Фәттах — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин
- Лакки — «Годо» С. Беккет
- Хәсән Туфан (яшь чагы) — «Агыла да болыт, агыла» Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин (спектакль режиссеры Айдар Җаббаров[1] һ. б.
ФильмографияҮзгәртү
- «Кияү балакай» һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2020 — Татарстанның атказанган артисты — «театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен»[2].
ГаиләсеҮзгәртү
Хатыны Зөлфия[3], 2013 елда өйләнешкәннәр; кызлары Нәфисә.
СылтамаларҮзгәртү
- Раил Шәмсуаров турында Г. Камал театрының рәсми сайтында
- Чулпан Гарифуллина. Мин бит әле артист кына. «Ватаным Татарстан», 13.07.2018
- Раил Шәмсуаров: «Эшкә килгән көннән сәер рольләр ябышты». Шәһри Казан, 19.04.2015
- Нәзилә Хуҗина. Раил Шәмсуаров: “Хатын-кыз эшеннән ләззәт таба идем”. «Акчарлак», 10.04.2014
Моны да карагызҮзгәртү
- «Манзара». Раил Шәмсуаров. 30.04.2019 (YouTube видео, 7:34)
- «Хәерле көн, Татарстан!» Раил Шәмсуаров. 07.08.2019 (YouTube видео, 8:24)
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Байбулат Дәүләт. Хәсән Туфан шигырьләре сәхнәгә кайтты. Азатлык радиосы, 4.02.2017
- ↑ Раил Шәмсуаров -атказанган артист. Камал театрының Вконтакте сәхифәсе
- ↑ missis_zulfiya. instagram