Таһир Шәмсуаров

шагыйрь, публицист, педагог

Таһир Шәмсуаров, Таһир Ярулла улы Шәмсуаров (1954 елның 6 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Шөгер районы, Яңа Иштирәк) — шагыйрь, публицист, педагог, һәвәскәр җырчы, РФ мәктәпләренең мәгариф отличнигы. Лениногорск шәһәренең әдәби «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе (2019 елдан). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2010 елдан). РФ Һуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (2010). Шамил Бикчурин (1994), Саҗидә Сөләйманова (2012) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Таһир Шәмсуаров

Тугач бирелгән исеме: Таһир Ярулла улы Шәмсуаров
Туу датасы: 6 апрель 1954(1954-04-06) (70 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Шөгер районы, Яңа Иштирәк
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1971—х. в.
Юнәлеш: поэзия, публицистика
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Әтиләр нигезе» (1997)
Премияләр: Шамил Бикчурин премиясе
Саҗидә Сөләйманова премиясе
Бүләкләр: ТР мәдәният хезмәткәре (2019)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1954 елның 6 апрелендә Татарстан АССР Шөгер (1959 елдан Лениногорск) районы Яңа Иштирәк авылында ишле колхозчы гаиләсендә туган. Хәрби хезмәттән кайткач, районның Түбән Чыршылы мәктәбендә укытучы булып эшли. «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган (1981, читтән торып). Күп еллар Мөэмин Каратай мәктәбендә директор булып эшли. 40 елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирә[1], В. П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе белән тыгыз элемтәдә тора.

Таһир Шәмсуаров — зурлар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итүче шагыйрь. Шигырь китаплары, күп мәкаләләр авторы. Яшьтән үк шигырь яза башлаган: 5нче сыйныфта укыганда кулына каләм алып тәүге шигырен яза. Яшь шагыйрьнең иҗат җимешләре районның «Ильич васыятьләре» (1959 елга кадәр «Җиңү байрагы», 1990 елдан «Заман сулышы») газетасында, «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Идел», «Мәгариф», «Ялкын» журналларында басыла тора. Таһир Шәмсуаров Яңа Иштирәктә туып үссә дә, гомеренең шактый өлешен, ә шигъри, иҗади гомеренең төп өлешен дүрт чакрым гына ераклыктагы Мөэмин-Каратай авылында үткәрә, ул бүгенге көндә дә шунда яши. Таһир Шәмсуаров, нигездә, лирик шагыйрь дип исәпләнсә дә, иҗаты иҗтимагый, шигъри публицистикага да бай[2]. Иҗатында камиллеккә омтыла, үз моңын, үз сүзен, үз гамен якташларына җиткерергә омтыла. Таһир Шәмсуаров шигырьләре көрәшә, уйлана, дәртләнә, елый. Шигырьләренә гадилек, ихласлык, самимилек хас[3]. Лирик каһарманы туган ягын, әтисе нигезен җаны-тәне белән ярата, шул хисләре бөреләнеп җырга, шигырьгә әверелә.Таһир Шәмсуаровта яшь чактан үк сандугачтай тавыш чыга башлый , ул төрле бәйрәмнәрдә үзенең искиткеч матур җырларын бүләк итәргә ярата. Аның яратып җырлый торган җырлары: Сагыш (Р.Фәйзуллин ,Җ.Фәйзи), Һәр көнне керәсең төшемә (Р.Нуретдинов, Р.Сәхәүтдинова),Тула микән чиләге (Татар халык җыры), Урманнарда йөрдем (Г.Зәйнәшева сүзләре , Татар халык көе) һәм башкалар. Шигърияте лирика, моң белән аерылып тора. Шигырь китабында Батырлык, Кыюлык сүзләре белән янәшә Ярату тора. Таһир Ярулла улы Шәмсуаров — Лениногорск районында Разим Вәлиуллин оештырган (Шамил Бикчурин исемендәге) «Чишмә» иҗат берләшмәсенең 1971 елдан башлап даими әгъзасы (2019 елдан җитәкчесе).

Китаплары

үзгәртү
  Таһир Шәмсуаровны мин бүгенге көндә татарның иң милли жанлы шагыйрьләренең берсе дип атар идем. Татар җанлылык, миллилек аның һәр күзәнәгенә үтеп кергән, һәр шигыреннән татар рухы, чынбарлыкны татарга гына хас булганча кабул итү, татарга гына хас фикерләү рәвеше аңкып тора.Ә татар рухы, билгеле булганча, бүгенге көндә, беренче чиратта, авыллардач авыл кешеләре арасында саклана. Таһир — җаны- тәне белән авылга береккән шагыйрь. Туган як табигате, туган авыл аның өчен илһам чыганагы булып тора [4]
Әнвәр Шәрипов, әдәбият галиме, профессор, шагыйрь
 
  • 1997 ― Әтиләр нигезе. Лениногорск басмаханәсе, 1997
  • 2008 ― Гомер дисбесе. Лениногорск, 2008.
  • 2010 ― Моң коесы. Казан: Мәгариф, 2010.
  • 2011 ― Яу кырыннан хатлар
  • 2014 ― Яратудан тора Җир шары. Лениногорск, 2014.
  • 2015 ― Ярату белән. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015.
  • 2016 ― Җанлы шәм. Яр чаллы 2016
  • 2019 ― Аклыкка сыену. Казан: Татарстан, Рухият нәшрияты, 2019.
  • 2022 ― Җырчы чикерткәләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Рәмзия, өч баласы: кызлары Ләйсән (Рахманова), Ләйлә (Ситдыйкова), улы Искәндәр.

Оныклары
Ләйлә кызының биш баласы: Динар, Илсаф ул бабасының шигырьләрен оста итеп сөйли һәм бабасыннан килгән моңлы тавыш иясе, Динә, Дилә, Илүсә.
Ләйсән кызының ике баласы: Сөмбел һәм Раяз.
Искәндәр улының өч баласы: Инцар, Сәфинә, Гаяр.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Шәрипов Ә. М. Кешеләрең синең чын хәзинә. // «Казан утлары», 2015 ел, 7нче сан.
  2. Шәрипов Ә. М. Шигырь бөреләнә күңелдә. // «Мәйдан», 2013 ел, 12нче сан.

Сылтамалар

үзгәртү