Заман сулышыЛениногорск муниципаль районының рәсми матбугат чарасы.

Заман сулышы
Заман сулышы
Tөр

Иҗтимагый-сәяси

Формат

4А3


Гамәлгә куючы

ТР «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр һәм мәгълүмат агентлыгы

Нәшер итүче

"Татмедиа" ААҖ

Баш мөхәрир

Миңнебаева Алсу

Нигезләнгән

1990

Тел

татар теле

Төп офис

Лениногорск шәһәре, Тукай урамы, 3 нче йорт. Почта адресы: Лениногорск шәһәре, Куйбышев урамы, 15 йорт.

Тиражы

2500


Веб-сайт: http://www.zamansulyshy.ru/

1931 елда җирлектә (Шөгер районында) беренче тапкыр татар газеты чыга башлый. Ул “Тоташ колхоз” (“За сплошную коллективизацию”) дип атала. Ш.Шаһиев беренче мөхәррире итеп билгеләнә. 1950 елда, газет үз исемен “Җиңү байрагы” (“Знамя Победы”) дип үзгәртә. 1959 елдан “Ильич васыятьләре” (“Заветы Ильича”) исеме астында дубляж буларак чыга.

Яңа җилләр, яңарыш җилләре тәэсирендә – Республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән елны – 1990 елда яңа, мөстәкыйль газет – “Заман сулышы” чыга башлый. Бу дәвер эчендә газетның 3800 саны дөнья күрде. Хәзерге көндә газет, гомуми күләме 24 битле булып, атнага ике тапкыр чыга. Милли тираж хезмәте тарафыннан тираж 2500 данә булып сертификацияләнгән. Чынлыкта исә, гаилә әгъзалары саныннан чыгып, “Заман сулышы”н район һәм шәһәрдән 7–8 меңләп кеше укый. Редакция белән дистә еллардан артык хезмәттәшлек итүчеләр – болар нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, халыкка хезмәт күрсәтүче автосалон, төзелеш фирмалары, төрле компанияләр.

“Заман сулышы” газеты редакциясендә төрле елларда ТР Язучылар берлеге әгъзалары, республикага билгеле журналистлар эшләде. Төбәкнең горурлыгы булган язучылар Җәмит Рәхимов, Шамил Бикчурин, Җәүдәт Дәрзаман, Гәрәй Рәхим үз каләм көчен газет битләрендә сынап караганнар. Редакция үзе, һәм аерым журналистлар республикада уздырылган төрле конкурсларда җиңү яулады, шулай ук журналистлар арасында иң мәртәбәле бүләк – “Бәллүр каләм”гә ия булучылар да бар.

Баш мөхәрирләр, коллектив үзгәртү

Беренче редакторы итеп Фәлван Нуруллин билгеләнә, 1993 елдан коллективны Рифат Каюмов җитәкли. Төрле елларда танылган язучылар Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов актив журналист буларак та катнаша. Шамил ага, мәсәлән, беренче санын чыгарганда ук газет озын гомерле булачак, дип юрый. Төрле елларда шагыйрь Рәшит Шиһап, бүгенге көндә популяр язучы Рәмзия Габделхакова, “Ватаным Татарстан” газеты хезмәткәре Наил Шәрифуллин эшли, Илфак Шиһапов юмористик темага язылган язмалары белән “Заман сулышы”нда танылу ала. 2011 елдан бирле “Заман сулышы”н Алсу Миңнебаева җитәкли.

Чыганаклар үзгәртү