Рәдиф Тимершин
Тимершин Рәдиф Мәхмүт улы (1 гыйнвар 1947 ел — 2 май 2017 ел) — шагыйрь, сатирик һәм юморист, тәрҗемәче. 1982 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997), Яңавыл районы хакимиятенең Гали Чокрый исемендәге премиясе лауреаты (2001).
Рәдиф Тимершин | |
---|---|
Туган | 1947 Яңавыл районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | Уфа, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | шагыйрь |
Биографиясе
үзгәртүРәдиф Мәхмүт улы Тимершин 1947 елның 1 гыйнварында Башкорт АССР-ының Яңавыл районы Мәсәгуть авылында Бөек Ватан сугышы ветераны һәм колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылында сигезьеллык, күрше Ямадыда урта мәктәпне тәмамлый. 1965-1970 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый, 1970-1971 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә була. Запаска кайтарылганнан соң, «Сәнәк» журналында әдәби хезмәткәр булып эш башлый. Республиканың төп сатира һәм юмор басмасына үзенең дистә ярты ел гомерен биреп, бераз вакыт редакциянең әдәбият, аннары язышу бүлекләрен җитәкли. 1986-1988 елларда Башкортстан Язучылар берлегенең нәфис әдәбиятне пропагандалау бюросында эшләп алганнан соң, яңадан «Сәнәк»кә кайта һәм күңеленә нык якын хезмәтен дәвам итә. 1995 елдан «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә радио һәм телевидение журналисты йөген тарта, 1998 елдан «Өмет» газетасында бүлек мөдире була.
2004 елдан хаклы ялга чыкканчы (2007 ел) хезмәт эшчәнлеген «Кызыл таң» татар газетасында дәвам итә.
Рәдиф Тимершин 2017 елның 2 маенда Уфада вафат була[1].
Басма китаплары
үзгәртү- Беренче кар: Шигырлар. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1974. — 20 бит.
- Первый снег: Стихи. — Уфа: Башкнигоиздат, 1976. — 20 стр. (рус.)
- Ачы җимеш: Шигырьләр һәм әкият. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1982. — 49 бит.
- Тартып-сузып: Көлке һәм юмористик шигырлар. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1987. — 55 бит.
- Гаепләштән булмасын: Көлке һәм юмористик шигырлар. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1989. — 167 бит.
- Теле бар — сөйләми: Көлке һәм юмористик шигырлар. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1992. — 16 бит.
- Яратам, яратмыйм: Көлке һәм юмористик шигырлар. — Уфа: Китап, 1996. — 224 бит.
- Җиде әкият: Көлке әкиятләр. — Уфа: Китап, 2001. — 120 бит.
Атналык һәм журналларда дөнья күргән әсәрләре
үзгәртү- Уй йомам —табышмак коям (шигъриятле йомактар). 2018 елның 11 сентябрь көнендә архивланган. «Башкортстан» гәзите, 2012 ел, 7 март.
- Хәл белүче (тезмә).(үле сылтама) «Башкортстан» гәзите, 2013 ел, 15 ноябрь.
- Этләшү (хикәя). 2016 елның 9 март көнендә архивланган. «Башкортстан» гәзите, 2014 ел, 31 октябрь.
Мактаулы исемнәре
үзгәртү- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997).
- Яңавыл районының Гали Чокрый исемендәге премиясе лауреаты (2001).
Язучы турында матбугат
үзгәртү- Рамазанов Г. Шигъриятле балалык донъясы // «Кызыл таң» гәзите, 1983.
- Шаммас Р. Йозаксыз күңелләр // Кызыл таң" гәзите, 1988.
- Гыйләҗев Х. Киерү // «Кызыл таң» гәзите, 1988.
- Шәкүр Р. Меңъеллык үсеш юлы // «Башкортстан» гәзите, 1994.
- Идиятуллин Р. Көнләшәм // «Кызыл таң» гәзите, 1996.
- Кәбиров М. Язучы иҗаты күләмләп исәпләнми. // «Өмет» гәзите, 1997.
- Кәримов М. Ярата, яратмай. // «Кызыл таң» гәзите, 1997.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Танылған яҙыусы-сатирик Рәдиф Тимершин арабыҙҙан китте. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 3 май(Тикшерелгән 3 май 2017)
Чыганаклар
үзгәртү- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)
- Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башҡортостаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит.
- Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевское. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр. (рус.)