Төп менюны ачу

Бәләбәй районы

Русиядагы Башкортстанга керүче муниципаль район

Бәләбәй районы (рус. Белебеевский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеБәләбәй шәһәре Өфәдән 180 км, шул ук районда урнашкан Аксаково тимер юл станциясенә кадәр 8 км.

Бәләбәй районы
Flag of Belebeevsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Belebei rayon (Bashkortostan).png
Илтамга
Башкала Бәләбәй
Халык саны 41 708 (2010) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 аугыс 1930[1]
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 1,911.2 дүрткел киламитер
Координатлар 54.1°N 54.1333°E Edit this on Wikidata


Эчтәлек

ТарихҮзгәртү

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

ГеографияҮзгәртү

Бәләбәй муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында, иң югары җирендә урнашкан. Мәйданы 1 869 км² тәшкил итә. Бәләбәй районы Туймазы, Ярмәкәй, Бишбүләк, Әлшәй, Дәүләкән, Бүздәк районнары белән чиктәш. Районның төп су артериясе Ык кушылдыклары Үсән белән Рә ялгалары. Районның 32%ын урманнар алып тора.

ХалыкҮзгәртү

Районда 2010 елның башында 40 534 кеше яшәгән, шул исәптән 21 меңе – Приют бистәсендә (52%).
85 авыл бар, иң эреләре: Аксаково (3 мең), Знаменка (2009 елда 2,03 мең кеше яши), Горький ис. Племзавод үзәге (1,21 мең), Баженово (1,17 мең), Үсән-Ивановское (0,92 мең), Мәтәүбаш (0,78 мең).

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1939[3]1959[4]1970[5]1979[6]1989[7]2002[8]2010[9]1 гый 2018[10]
71 43035 74528 67721 36416 77017 36041 70896 826

Район җирендә туган танылган кешеләрҮзгәртү

ИкътисадҮзгәртү

Районда Башнефть АҖҖ «кызлары» НГДУ «Октябрьскнефть» һәм «Ишембайнефть» НГДУлары 81 нефть тишемен хезмәтләндерә.

Төп җитештерүче предпприятиеләр: «Бәләбәй заводы «Автонормаль» ААҖ; ООО «Бәләбәй предприятиесе «Автодеталь» – 183,9% һәм «Бәләбәй заводы «Автокомплект». Ул ширкәтләрнең тотрклылыгы ТольяттидагыВАЗ») и ЧаллыдагыКАМАЗ») автомобиль төзү ширкәтләренә бәйле.

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

2010 елның 1 июленә Бәләбәй муниципаль районында авыл хуҗалыгы продукциясен 176 предприятие җитештерә, шул исәптән 1 дәүләт предприятиесе, 1 ААҖ, 14 ҖЧҖ, 3 авыл хуҗалыгы кооперативы, 120 игенче (фермер) хуҗалык һәм 37 хосусый эшмәкәр. Аларга 109 мең һектар авыл хуҗалыгы җирләре туры килә, аларның 58,8% – игеннәр.

2009 елда эре хуҗалыклар 35-39% продукция җитештергән, фермерлар – 6,6-8,7%, шәхси хуҗалыкларда – 58,4-52,3%.

Мәгариф өлкәсеҮзгәртү

Бәләбәй районында 37 мәктәп әлегә бар: 9 – төп, 23 тулы урта, 4 гимназия, 1 кичке мәктәп, 4 филиал (башлангыч). 9900 укучы. Гимназияләр – татар, башкорт, урыс, чуаш гимназияләре. 21 мәктәп авылларда урнашкан.

9 милли мәктәпнең 5се – чуашныкы, икесе – татар-чирмешнеке (Мәтәүбаш мәктәбе, аларда төрле авыл балалары укый), 1 – чиста татар, 1 «татар-башкорт» мәктәбе.
Башлангыч һөнәри белемне алып була: һөнәри лицейларда – №№40, 46, 89.
Урта һәм югары һөнәри белем: медицина һәм педагогика көллиятләре, машина төзү техникумы, Бәләбәй механизация һәм авыл хуҗалыгын электрификацияләү машина төзү техникумы. Самар архитектура-төзелеш университетының филиалы.[11]

МатбугатҮзгәртү

«Бәләбәй хәбәрләре». Иҗтимагый-сәяси газета. Оештыручылары: Бәләбәй шәһәр Советы, газета редакциясе. Башкортстандагы газеталар арасында иң борынгылардан санала, ул 1918 елдан башлап атнага 3 тапкыр чыга.[12]

ИскәрмәләрҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү