Төп менюны ачу

Мәгубә Сыртланова

Советлар Берлеге каһарманы
Мәгубә Сыртланова - Советлар Берлеге каһарманы
Maguba Syrtlanova.JPG Документлар буенча: Сыртланова Магуба Гусейновна
Туу датасы: 15 июль 1912(19120715)
Туу урыны: Бәләбәй, Coat of Arms of Bashkir ASSR.png БАССР, Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Үлем датасы: 1 октябрь 1971
Үлем урыны: Казан, Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Милләте: татар
Армиясе: ССБР байрагы ССРБ Армиясе, авиация
Армиядәге вакыты: 1941–1945
Дәрәҗә:
ССРБ Хәрби-Һава көчләре өлкән лейтенанты
Армия бүлеге: 46 нче авиаполк < 325 нче авиадивизия < 4 нче һава армия
Катнашкан сугышлар: Бөек Ватан сугышы
Бүләкләре: Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены

Мәргубә Хөсәен кызы Сыртланова (рус. Магуба Гусейновна Сыртланова) — гвардиянең өлкән лейтенанты — очучы, Советлар Союзы Герое.

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Уфа губернасының (хәзер Башкортстан Республикасы), Бәләбәй шәһәрендә крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1929 елдан Ташкәнттә телеграфист булып эшли, аннары гражданнар авиациясенең Урта Азия идарәсендә һава линияләре технигы вазифасын башкара. Мәгубә Тбилисида аэроклуб һәм Үзәк планер мәктәбен тәмамлый.

1941 елның июленнән М.Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабреннән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында – 4 нче һава армиясенә караган 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясенең 46 нчы гвардия полкында эскадрилья командиры урынбасары була. Очучы 2 нче Белоруссия фронты авиациясе составында Кавказ (1942-43 еллар), Тамань ярымутравы (1943), Кырым (1944), Илбау-Сандомир (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә 1945 ел) юнәлешендәге һөҗүм сугышларында катнаша. Гвардия өлкән лейтенанты М.Сыртланова 1945 елның маена кадәр 780 сугышчан очыш ясый һәм дошманның күп кенә гаскәри көчләрен һәм техникасын юк итә.

М.Сыртланова Ленин, ике Кызыл Байрак, II нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң М.Сыртланова запаска чыга. Казан шәһәрендә яши, заводта эшли. М.Х.Сыртланова 1971 елның 1 октябрендә вафат була.

Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52 нче мәктәбенә һәм Бәләбәйнең 2 нче мәктәбенә бирелгән. Бәләбәйдә М.Сыртланова музее ачылган, Благовещенск шәһәрендә (Башкортстан) Геройның бюсты куелган.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү