Шәһит Таипов, Шәһит Лотфулла улы Таипов, рус. Таипов Шагит Лутфуллович (15.04.1937) — нефтьче, Татарстанның 1 нче, 2 нче, 3 нче миллиард нефтен табуда катнашучы, «Татнефть» ААҖ капиталь төзелеш идарәсенең җитештерү тармагы башлыгы (1988-1998), СССР нефть сәнәгате министрлыгының (1982) һәм «Татнефть» җәмгыятенең (1997) шәрәфле нефтьчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры[1]. Әлмәттә туризмны һәм альпинизмны үстерү буенча күп хезмәт куйган спортчы, кышкы суда йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашучы (2002). Сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалаучы. Туган якны өйрәнүче (краевед). Һәвәскәр фотограф.

Шәһит Таипов
Туган телдә исем Шәһит Лотфулла улы Таипов
Туган 15 апрель 1937(1937-04-15) (87 яшь)
БАССР Туймазы районы Юкәле Чишмә авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре нефтьче, спортчы
Ата-ана
  • Лотфулла Таип улы, указлы мулла (1885—17.02.1938) (әти)
  • Хәсәнә абыстай Сөнгатулла кызы (18.05.1902—18.10.1993) (әни)
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1937 елның 16 гыйнварында БАССР Туймазы районы Юкәле (Юкәле Чишмә) авылында указлы мулла гаиләсендә туган. Үз авылында башлангыч белем, күрше Югары Бишенде авылында урта белем ала. «Тау инженеры» белгечлеге буенча Уфа дәүләт нефть институтын тәмамлаган (1960).

Хезмәт юлы үзгәртү

«Башзападнефтеразведка» трестының Бәләбәй конторасында буровой эшче булып башлый. «Ишембайнефть» укыту комбинатында укый. 1960 елда, Уфа дәүләт нефть институтын тәмамлагач та, Әлмәткә килә. Ш. Л. Таипов — «икенче дулкын» Татарстан нефтьчеләренең күренекле вәкиле. Аның кырык елга сузылган эш дәвере Әлмәт шәһәре, «Татнефть» ААҖ белән бәйле. «Әлмәтнефть» идарәсендә нефть чыгару операторыннан башлап, 2 нче санлы нефть промыселы мастеры, өлкән инженер, промысел башлыгы, район инженер-диспетчерлык хезмәте башлыгы,1977 елдан «Әлмәтнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгының капиталь төзелеш буенча урынбасары, «Татнефть» ААҖ капиталь төзелеш идарәсендә җитештерү тармагы башлыгы (1988-1998) баскычларын үтә. 1998-2004 елларда "Әлмәт энциклопедиясе" хезмәткәре

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Гаҗәп киеренке җитәкчелек вазифаларын башкаруны җәмәгать эшләре һәм спорт белән оста үреп бара

  • 1960-1963 «Әлмәтнефть» идарәсенең 2нче номерлы нефтепромыселында комсомол оешмасы секретаре
  • 1963-1988 «Әлмәтнефть» идарәсе партия комитеты әгъзасы
  • 1965 СССР нефть-газ сәнәгате фәнни-техник җәмгыятенең Баку шәһәрендә узган IV съезды делегаты
  • 1965, 1967, 1971, 1980, 1982, 1987 елларда Әлмәт шәһәр Советы депутаты булып сайлана
  • 1966 ВЛКСМның XV королтае делегаты
  • 1966 елдан ВЛКСМ Үзәк комитеты әгъзасы
  • 1967 елдан ВЛКСМның Әлмәт шәһәр комитеты әгъзасы
  • 1967 елдан ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы
  • 1972-1978 елларда Татарстанның Атказанган физкультура хезмәткәре Землянов М. Е. (1937-2019) белән берлектә, Әлмәт шәһәрендә "Айсберг" исемендәге чыныгу һәм кышкы суда йөзү үзәген һәм "Эдельвейс" исемендәге альпинистлар клубын оештыручы. Альпинистларның иҗтимагый тренеры
  • 2009 елдан Әлмәт шәһәренең "Тугагн як" клубы әгъзасы

ВЛКСМның XV (1966), XVI (1970) корылтайларында катнаша

Хәрби хезмәткә мөнәсәбәте үзгәртү

инженер кече лейтенант (1960), инженер лейтенант (1966), өлкән инженер лейтенант (1971), Капитан-инженер (1976), 1993 елдан отставкада.

Спорттагы уңышлары үзгәртү

 
Шәһит Таипов ― кыялар яулаучы

Иҗаты үзгәртү

«Әлмәт энциклопедиясе»нә нигез салучыларның берсе. 6 ел гомерен әлеге белешмәлекне туплауга сарыф итә.

Китаплары үзгәртү

1. Таипов Ш. Л. Комсомольская юность Шагита Таипова – яркая страница в биографии. Шагитиздат. Альметьевск. 2022. 139 с.

2. Таипов Ш. Л. III Чемпионат мира по зимнему плаванию. Шагитиздат. Каяни – Альметьевск. 2002. 28 с.

3. Таипов Ш. Л. автор-составитель. Верхние Бишинды – колыбель знаний. Шагитиздат. Альметьевск. 2005. – 282 с.

4. Таипов Ш. Л. автор-составитель. Таиповы: штрихи к портрету рода на фоне истории. Шагит­издат. Альметьевск. 2024. 864 с.

5. Таипов Ш. Л. Анализ архивных документов. Шагитиздат. Альметьевск. 2019. 28 с.

6. Таипов Ш. Л. Воспоминания. Шагитиздат. Альметьевск. 2013. – 164 с.

7. Таипов Ш. Л. Дальнее плавание в Даляне. Шагитиздат. Альметьевск. 2012. – 74 с.

8. Таипов Ш. Л. Жизнь моя была интересна. Шагитиздат. Альметьевск. II издание. 2022. – 60 с.

9. Таипов Ш. Л. История в разрезе одного рода. Шагитиздат. Альметьевск. 2019. 52 с.

10.Таипов Ш. Л. История деревни Юкале. Шагитиздат. Юкале – Альметьевск. 2018. 73 с.

11. Таипов Ш. Л. Казан күгендә якты нур. Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасы. Шәһитиздат. Әлмәт. Казан – Әлмәт. 2005. – 28 б

12. Таипов Ш. Л. Под крышей вуза своего. Шагитиздат. Уфа – Нижневартовск. 2010. – 48 с.

13. Таипов Ш. Л. Путевые записки и встречи. Шагитиздат. Альметьевск. III издание. 2022. – 160 с.

14. Таипов Ш. Л. Хәсәнә абыстай. Шәһитиздат. Әлмәт. 2013. – 142 с.

15. Таипов Ш. Л. Юкәле авылына 30 ел. Шәһитиздат. Юкәле – Әлмәт, 2005. – 60 б.

16. Таипов Ш. Л., Фатхи А. С. На снимках и в сердцах. II издание (дополненное). Шагитиздат. Альметьевск. 2012. – 400 с.


Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1965 — ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамотасы
  • 1968 — "ВЛКСМга 50 ел" юбилее билгесе
  • 1968 — СССР нефть сәнәгате министрлыгының Мактау грамотасы
  • 1970 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале
  • 1971 — Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале
  • 1972 — Татарстан АССР Югары Советы Мактау грамотасы
  • 1976Кызыл Байрак Хезмәт ордены
  • 1977 — СССР нефть сәнәгате министрлыгының отличнигы
  • 1982 — СССР нефть сәнәгате министрлыгының "Шәрәфле нефтьчесе"
  • 1997 — «Татнефть» җәмгыятенең "Шәрәфле нефтьчесе"
  • 2005Казанның меңьеллыгы истәлегенә медале
  • 2007 — Әлмәт муниципиаль райн Советы һәм Башкарма комитеты Матау грамотасы
  • 2008 — «ВЛКСМга 90 ел» истәлекле медале
  • 2012 — «Әлмәтнефть» идарәсенең "Шәрәфле нефтьчесе"
  • 2012 — «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале
  • 2012 — «Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы юбилее» билгесе
  • 2015Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең Рәхмәт хаты
  • 2017 — Татарстан Республикасының Премьер-министры И. Ш. Халиковның Рәхмәт хаты
  • 2017 — «Кызыл Армиягә 100 ел юбилее» билгесе
  • 2017 — Кабарда-Балкар Республикасы Эльбрус муниципаль районы башлыгы К. О. Залихановның Рәхмәт хаты
  • 2018 — Әлмәт муниципаль район советы һәм башкарма комиткты Рәхмәт хаты
  • 2019 — Актаныш муниципаль районы башлыгы Э. Н. Фәттаховның Рәхмәт хаты
  • 2020 — Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең Рәхмәт хаты
  • 2020 — Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният идарәсенең Рәхмәт хаты
  • 2021 — Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районы башлыгы Р. Х. Муллинның Рәхмәт хаты

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе Лотфулла Таип улы, указлы мулла (1885—17.02.1938), әнисе Хәсәнә Сөнгатулла кызы (18.05.1902—18.10.1993). Әнисе ягыннан бабасы Сәйфуллин Сөнгатулла Мөхәммәтвәли улы (1865—09.01.1938) һәм әтисе Таипов Лотфулла Таип улы, указлы муллалар — 1937 елда кулга алыналар һәм советларга каршы пропаганда да гаепләнеп, НКВД БАССР Өчлеге карары нигезендә, милекләрен конфискацияләп, Уфа шәһәрендә атып үтерәләр (ст. 58 п. 10). Уфа шәһәренең Сергиев зиратында җирләнгәннәр. 1989 елда СССР Югары Советы Указы нигезендә реабилитацияләнәләр. С. М. Сәйфуллинның һәм Л. Т. Таиповның балаларына (шул исәптән Шәһит Таиповка да), 1995 елны Башкортостан Республикасы прокуратурасы тарафыннан, сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләрне тану турында белешмә бирелә.
Туганнары:

Таипов Зөфәр Лотфулла улы (1918-27.07.1943), карындаш абыйсы. Орел-Курск сугышында 25 яшендә һәләк була.

Таипов Рәшит Лотфулла улы (01.05.1921-14.04.2001), Ватан сугышы ветераны. Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән

Таипов Әфләх Лотфулла улы (15.06.1923-18.07.2000), Ватан сугышы инвалиды. Сталинград сугышы каһарманы, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медалләр белән бүләкләнгән

Таипов Әксәнин Лотфулла улы (15.06.1928-07.08.2000), хезмәт ветераны

Чыганаклар үзгәртү

  1. Стенографический отчет XV съезда ВЛКСМ. 17-21 мая 1966 года. Москва. 1966
  2. Книга славы. Том III. Москва: Закон и порядок. 2007
  3. «Политинформатор Шагит Таипов». «Агитатор» № 6 за 1973 год.
  4. Әдип Маликов. Гашыйклар юлы. Очерк «Мәйдан тоту». Казан, 1978.
  5. Разим Вәлиуллин (төзүче). Әлмәт җырлый (җыентык). Казан: «ГранДан», 2003. ISSN 5-89928-070-0
  6. Әхтәм Фәтхи. Әтки, инәки рухына дога. Золым корбаннарының нәсел агачы турында әдәби-документаль хикәяләү. Әлмәт-Казан. 2007.
  7. «Памятный знак первопроходцам». «Нефть и жизнь», № 5 за 2011 год.
  8. Миргазиян Юныс. Кыпчак кызы. Таиповлар гаиләсе турында биографик роман «Атадан бала яшь калса». Казан, 2018. ISBN 978-5-298-03598-9

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ими гордятся туймазинцы, archived from the original on 2013-05-07, retrieved 2015-12-17 
  2. Флаг "Татнефти" установлен на Монблане, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-12-17 
  3. Флаг «Татнефти» на Монблане, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-17 

Сылтамалар үзгәртү