Монбла́н (фр. Mont Blanc, итал. Monte Bianco, туры тәрҗемәдә «ак тау») — Көнбатыш Аурупаның иң биек булган кристаллик таулар массивы. Көнбатыш Альпларда, Франция һәм Италия чикләрендә урнашкан. Биеклеге — 4 810 м. Озынлыгы 50 км. Альпинизм үзәге булып тора.

Монблан астында Франция белән Италияне берләштергән 11,6 км озынлыклы автомобиль туннеле уза.

Массивның ике ягында да эре курортлар урнашкан: француз ягыннан Шамони, итальян ягында исә Курмайор.

Беренче тапкыр Монбланга Жак Бальмат һәм табиб Мишель Паккар 1786 елның 8 августында менәләр.

Француз ягыннан Монблан массивына күренеш