Миргазиян Юныс

татар язучысы, публицист, сынчы, диңгезче
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Миргазиян Закир улы Юнысов (Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов,[2] 19272014) — күренекле татар язучысы, публицист, сынчы, диңгезче. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1997) иясе.

Миргазиян Юныс
Туган телдә исем Миргазиян Закир улы Юнысов
Туган 25 май 1927(1927-05-25)
Исергәп, Баулы районы, Татарстан
Үлгән 2 июнь 2014(2014-06-02) (87 яшь)
Мәскәү, Русия
Яшәгән урын Зәкиев урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d]
Һөнәре язучы, сәяхәтче
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Тормыш юлы

үзгәртү
 
Миргазыян Юныс яшь чагында

Миргазиян Юныс 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлаганнан соң, ике ел колхозда эшли. 1944 елда армиягә алына, хәрби авиация училищесын тәмамлагач эскадрильяда хезмәт итә. 1955 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, Мәскәү университетының филология факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук вакытта Кара диңгез пароходчылыгында эшли башлый, чит илләргә йөри торган сәүдә кораблендә капитан ярдәмчесе вазифаларын башкара. 1968-1977 елларда диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр, “Наука и религия” журналында бүлек мөдире булып эшли. 1977 елда яңадан диңгезгә әйләнеп кайта, сәүдә корабында йөзә. 1987 елда ул пенсиягә чыга.

Әдип әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул 60 нчы елларда иҗат итә башлый. Диңгезче хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган хикәя, очерклары һәм романтик рухлы «Занзибар зәңгәр болытлар арасында» исемле повесте белән ул укучыларның һәм әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә.

Миргазиян Юныс татар әдәбиятында диңгезчелек (маринистика) жанрына нигез сала. Авторның шуннан соң язылган — «Дөнья гизү» трилогиясе, «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» һ.б. әсәрләре укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.

Язучы шулай ук агачны сырлап сыннар ясау белән дә шөгыльләнгән. Аның «Казан» милли-мәдәният үзәгендә оештырылган агач сыннар күргәзмәсе зур кызыксыну уятты.

Әдип 2014 елның 2 июнендә Мәскәүдә вафат була[3].

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Китаплары

үзгәртү
 
Викиөзек эчендә Миргазиян Юныс темасы буенча бит бар

Искәрмәләр

үзгәртү