Юкәле Чишмә (урысча Липовый Ключ)Башкортстанның Туймазы районында урнашкан авыл. 1875 елда Юкәле авылына нигез салына.

Юкәле Чишмә
Халык саны 84 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 54°29'36"тн, 53°46'54"кнч
Почта индексы 452790 Edit this on Wikidata
Карта

Почта индексы — 452790, ОКАТО коды — 80251810006.

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[1]
84

Шәхесләр үзгәртү

  • Шәһит Лотфулла улы Таипов (1937) — СССР нефть сәнәгате министрлыгының (1982) һәм «Татнефть» җәмгыятенең (1997) шәрәфле нефтьчесе, СССР нефть сәнәгате министрлыгының отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. Әлмәттә туризмны һәм альпинизмны үстерү буенча күп хезмәт куйган спортчы, кышкы суда йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашучы (2002). Сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалаучы. Туган якны өйрәнүче (краевед).
  • Мәүлетҗан Әхмәтшин Әбәди улы (1936) — техник фәннәр докторы, профессор, Россиянең Почетлы нефтьчесе, Ханты-Мансий округының Атказанган фәнни хезмәткәре.
  • Луиза Хәбирова (Таипова) Әфләх кызы (1944) — Башкортостан Республикасының Атказанган табибы.
  • Равил Таипов Әфләх улы (1946) — Татарстанның Атказанган нефтьчесе, РФ Энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе.
  • Нур Сәйфуллин Рәшит улы (1948-2007) — Башкортостан Республикасының Атказанган химигы, техник фәннәр докторы.
  • Салават Сәйфуллин Рәшит улы (1956) — биофизика белгечлеге буенча физик-техник фәннәр кандидаты.
  • Фәрит Сәйфуллин Миндияр улы (1952) — Башкортостан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
  • Таһир Әхсәнин улы Таипов (1954) — Әлмәт кан кую станциясенең баш табибы (1996-2014), Татарстанның Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2009), Татарстанның Атказанган табибы (2012)

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. "История деревни Юкале». Научное издание: «Человек и природа в бассейне реки Ик». Казань, 2018. ISBN 978-5-9222-1237-3
  2. Книга славы. Том III. Москва: Закон и порядок. 2007
  3. Миргазиян Юныс. Кыпчак кызы. Таиповлар гаиләсе турында биографик роман «Атадан бала яшь калса». Казан, 2018. ISBN 978-5-298-03598-9

Сылтамалар үзгәртү