Ревмир Ганиев
Ганиев Ревмир Гали улы (18 ноябрь 1929 ел — 7 май 2007 ел) — тарихчы, тарих фәннәре кандидаты (1961), профессор (1982). Башкорт АССР‑ның атказанган фән эшлеклесе (1977).
Ревмир Ганиев | |
---|---|
Туган | 18 ноябрь 1929 Туймазы районы |
Үлгән | 7 май 2007 (77 яшь) Уфа |
Һөнәре | галим |
Биографиясе
үзгәртүГаниев Ревмир Гали улы 1929 елның 18 ноябрендә Башкортстан АССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Башкортстанның Туймазы районы) Кабык-Куыш авылында туган.
- 1954 елда Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.
- 1954-1956 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы Өлкә партия мәктәбендә укытучы булып эшли[1].
- 1956-1976 елларда өзеклек белән СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли:
- 1956 елда һәм 1959-1962 елларда — кече гыйльми хезмәткәр;
- 1967-1976 елларда — өлкән гыйльми хезмәткәр, Уфа шәһәре тарихы секторы мөдире.
- 1962-1967 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укыта, КПСС тарихы кафедрасы мөдире була.
- 1976-2007 елларда Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта, бер үк вакытта 1997 елга кадәр тарих кафедрасы мөдире була.
- 2007 елның 7 маенда Уфа шәһәрендә вафат булган.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртүФәнни хезмәтләре Башкортстанда Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы тарихына, Көньяк Уралда совет властен кору тарихына, Уфа шәһәре тарихына багышланган.
160-ка якын фәнни мәкаләләр һәм китаплар авторы.
Хезмәтләре
үзгәртү- Советы Башкирии в 1919—1920 годах (по материалам Уфимской губернии). — Уфа, 1961.
- Очерки по истории Башкирской АССР. В 2 т. Т.2. — Уфа, 1966. (автордаш)
- Очерки истории Башкирской организации КПСС. — Уфа, 1973. (автордаш)
- История Уфы: краткий очерк. — Уфа, 1981. (автордаш)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Хусаинова Г. Т. . — ISBN 5-88185-001-7.
Сылтамалар
үзгәртү- Хөсәенова Г. Т. Ганиев Ревмир Гали улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.