Фазулла Габдрәшитов

Фазулла Габдрәшитов
Fazulla Gabdrashitov.JPG
Туган 12 (25) октябрь 1903
Иске Кандра, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Русия империясе
Үлгән 5 апрель 1975(1975-04-05) (71 яшь)
Бүздәк, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены (Ленин ордены)
Хәрби дәрәҗә рядовой[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Туймазы кулланучылар җәмгыятенең әзерләүләр конторасында эшли. 1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60-нчы гвардияче атлы гаскәр полкында (16-нчы атлы гаскәр дивизиясе, 61 нче армиянең 7 нче атлы гаскәр корпусы) станлы уксибәр төзәүчесе. Көньяк-Көнбатыш, Брянск, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия, 1 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Мәскәүне саклауда (1941-42), Биләүдән көньяктарак һәм көньяк-көнбатыштарак барган сугышларда (1942-1943), Чернигов-Припәт, Һомел-Речица (икесе дә - 1943), Калинковичи-Мозырь, Белоруссия, Рига (барысы да - 1944), Варшава-Познань, Көнчыгыш Померания һәм Берлин (барысы да - 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1943 елда Нивки авылы янында (БССР, Һомел өлкәсе Брагин районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: полкта беренче булып елганы кичә; полк бүлекчәләренә елганы кичүне тәэмин итә. Сугыштан соң Бүздәк районы кулланучылар җәмгыятенең әзерләүләр кантурында эшли.

Ленин ордены, мидәлләр белән бүләкләнә.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Батырлар китабы - Книга Героев. Казань, 2000;
  • Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2.
  • Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
  • Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

СылтамаларҮзгәртү