Фәйзулла Әһлетдинов

Фәйзулла Хаҗи улы Әһлетдинов (1915 елның 2 марты, Сасыкүл Казан губернасы, Россия империясе) — Хәсән күле янындагы сугышларда һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Берлеге каһарманы (1943), сержант.

Фәйзулла Әһлетдинов
Туган 2 (15) март 1915
Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 29 октябрь 1988(1988-10-29) (73 яшь)
Туймазы, БАССР, РСФСР, СССР
Күмү урыны Татарстан
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре укытучы, хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Хәсән күле бәрелеше[d] һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәрби дәрәҗә сержант[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Фәйзулла Әһлетдинов 1915 елның 2 мартында Сасыкүл авылында (хәзер Азнакай районы, Татарстан) туа. Татар[1]. Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкортстанның Бакалы районы Куштирәк авылында эшли.

1936—1938 елларда Кызыл Армиядә. 1938 елда Хәсән күле янында Япон милитаристлары белән сугышта катнаша. 1939—1941 елларда Үзбәкстанның Мәргылан шәһәрендә укытучы булып эшли, 1941—1942 елларда Башкортстанның Туймазы районында Түбән Троицк Сукно фабрикасында бригадир булып эшли.

Кызыл Гаскәр сафларына 1942 елда яңадан Башкорт АССР Туймазы райвоенкоматы тарафыннан алына. 1943 елның 21 нче сентябреннән 22 нче сентябренә каршы төндә сержант Фәйзулла Әһлетдинов Днепр елгасының уң як ярында, Киевтан көньяктарак плацдармны разведкалау буенча җитәкчелек биремен үти. Ут астында ул бер төркем укчылар белән беренче булып уң як ярга чыгып, кул астындагыларны дошман гаскәрләренә каршы һөҗүмгә алып барган. Әһлетдинов дошман контратакларын чагылдырганда 12 гитлерчыны юк итә һәм яраланып, төп көчләр килгәнче үз бүлекчәсе белән җитәкчелек итүен дәвам итә.

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1943 елның 23 октябрендәге Указы белән Фәйзулла Хаҗи улы Әһлетдиновка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән (№ 1998) Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә[2].

Госпитальдә дәваланганнан соң, 1944 елның октябрендә Ф. Х. Әгълетдинов демобилизацияләнә. Өлкә партия мәктәбен тәмамлый. Туймазы райкомы инструкторы, Туймазы шәһәр янгын сагы политчасте начальнигы урынбасары, Туймазы районында көнкүреш хезмәте күрсәтү системасында инструктор булып эшли. 1988 елның 29 октябрендә вафат була, Башкортстанның Туймазы шәһәрендә җирләнә.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Аглетдинов Файзулла Хазиевич / warheroes.ru
  2. Аглетдинов Файзула. Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда»)
  3. Аглетдинов Файзулла Хазиевич 1915г.р. Орден Отечественной войны I степени

Сылтамалар үзгәртү