Руслан Айсин (1980)

Руслан Айсин, Руслан Валерьевич Айсин (1980 елның 22 апреле, СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Сембер) — сәясәт белгече-политолог, Бөтендөнья татар яшьләре форумының 2008―2012 еллардагы рәисе. «ТатПолит» телеграм-каналын алып бара[1].

Руслан Айсин
Туган телдә исем Руслан Валерьевич Айсин
Туган 22 апрель 1980(1980-04-22) (44 яшь)
СССР, РСФСР, Сембер
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре сәясәт белгече
Эш бирүче Бөтендөнья татар конгрессы һәм Idel.Реалии[d]
Сайт Руслан Айсин

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1980 елның 22 апрелендә Сембердә туган. Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2-нче гимназиясен, 2003 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. КДУның матбугат үзәген җитәкли. Бөтендөнья татар конгресында эшли.

2008―2012 елларда Бөтендөнья татар яшьләренең форумын җитәкли. Берничә ел Мәскәүдә яшәп, мөселман фәлсәфәчесе һәм сәясәт белгече Хәйдәр Җамал белән аралашып, аны үзенең укытучысы дип саный.

Казанның татар тарихчылары, фәлсәфәчеләре, журналисталарыннан торган «Татар шакмагы» клубының оештыручысы[2].

2023 елның 23 мартында Россия Федерациясе юстиция министрлыгы Р. Айсинны «ят агент»лар исемлегенә керткән[3]. 2024 елның мартында ике җинаять эше ачылган: аны язмаларына «ят агент» статусы тамгасын куймауда һәм нацизмны аклауда гаеплиләр.[4].

2024 елның 17 июлендә Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы РФ Җинаять Кодексы маддәсе буенча Руслан Айсинны эзләүгә биргән[5].


Хәзерге вакытта ул Төркиядә яши [6].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү