Зәйтүнә Тычинских
Зәйтүнә Тычинских, Зәйтүнә Әптрәшит кызы Тычинских (1967 елның 13 марты, ССРБ, РСФСР, Төмән өлкәсе, Тубыл) — тарих фәннәре кандидаты, тарихи-мәдәни тикшеренүләр секторының археология һәм тарихи антропология лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре. 120 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән берничә монография авторы[1].
Зәйтүнә Тычинских | |
---|---|
Туган телдә исем | Зәйтүнә Абдрәшит кызы Тычинских |
Туган | 13 март 1967 (57 яшь) Тубыл, Төмән өлкәсе, РСФСР, СССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | галим |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1967 елның 13 мартында Тубыл шәһәрендә туган. 1989 елда Д. И. Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогика институтының тарих-инглиз факультетын тәмамлаган. 2007 елда «Хезмәтле татарлар һәм аларның Себер татарларының этник берләшмәсен формалаштырудагы роле (XVII—XIX гасырлар)» (рус. «Служилые татары и их роль в формировании этнической общности сибирских татар (XVII–XIX вв.)») дип аталган кандидатлык диссертациясе яклаган[1]. Урта мәктәптә укытучы, ТДПИда укытучы булып эшләгән. 1997 елдан Тубыл дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында эшли. 2010 елдан — ТДПИ доценты[2].
Хезмәтләре, китаплары
үзгәртү- 2024 ел - Морза Колмәмәтьевлар. 1 нче китап. Хакимият һәм куәт. (XVII-XVIII гасырлар) - Мурзы Кульмаметьевы. Материалы и источники. Книга 1. Вера. Защита. Честь. (XVII-XVIII вв.) [3]