Миннәхмәт Кашапов

фирка эшлеклесе

Миннәхмәт Кашапов, Миннәхмәт (Миңнәхмәт [1]) Кашшафетдин улы Кашапов (1930 елның 30 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Тәкәнеш районы, Урта Тәкәнеш) ― фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, публицист, 1971―1976 елларда КПССның Сарман райкомы беренче секретаре, 1983―1986 елларда Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары. ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РСФСР атказанган икътисадчысы.

Миннәхмәт Кашапов
Туган телдә исем Миннәхмәт Кашшафетдин улы Кашапов
Туган 30 октябрь 1930(1930-10-30) (93 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Тәкәнеш районы, Урта Тәкәнеш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре агроном-икътисадчы, фирка эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
РСФСР атказанган икътисадчысы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1930 елның 30 октябрендә Татарстан АССР Тәкәнеш (хәзерге Мамадыш) районы Урта Тәкәнеш авылында гаиләдә җиденче бала булып туган. 4 классны тәмамларга да өлгермичә, көтүче булып эшли. Иптәшләре 8 класста укыганда ул 5 класска укырга бара. Урта Тәкәнеш җидееллык, Тәкәнеш урта (1951) мәктәпләрен, «галим-агроном» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын (1962, читтән торып) тәмамлаган. 1951―1953 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт үтә, Тын океан флоты офицерлары резервында тора [2].

Хезмәт юлы үзгәртү

1943―1946 елларда ― Тәкәнеш районы «Сигнал» күмәк хуҗалыгында эшли.

1953―1958 елларда ― Тәкәнеш МТСында хисапчы, бухгалтер.

1958―1960 елларда ― Тәкәнеш районы авыл хуҗалыгы инспекциясендә өлкән бухгалтер–икътисадчы, соңрак орлыкчы-агроном.

1960―1962 елларда ― Тәкәнеш районы «Родина» күмәк хуҗалыгында партия оешмасы секретаре. Район бетерелгәч (1963 елның 4 гыйнвары), эшкә Мамадыш районына күчерелә.

1963―1964 елларда ― Мамадыш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән икътисадчы.

1964―1965 елларда ― Алексеевский районы авыл хуҗалыгы идарәсендә план-икътисад бүлеге башлыгы.

1965―1967 елларда ― КПССның Алексеевский райкомының авыл хуҗалыгы буенча секретаре.

1967―1971 елларда ― Алексеевский районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшләгән чорда, Алексеевский районы «игенчелекнең югары культурасы районы» исемен яулый [3].

1971―1976 елларда ― КПССның Сарман райкомы беренче секретаре. Сарман районында юллар, күперләр, мәктәпләр, мәдәният йортлары, хастаханәләр һ. б. төзүгә зур игътибар бирә. Күрелгән катгый чаралар нәтиҗәсендә Җәлил бистәсе һәм «Җәлилнефть» НГДУсы Әлмәт районыннан Сарман районы составына тапшырыла. Шулай итеп, 1972 елның маеннан Сарман районы нефтьле районга әверелә [4].

1976―1983 елларда ― РСФСР авыл хуҗалыгы продуктлары әзерләү министрлыгының ТАССР буенча авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алу һәм сыйфаты буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары.

1983―1986 елларда ― Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министрының икътисад буенча урынбасары.

1986―1995 елларда ― ТАССР авыл хуҗалыгы продукциясе министрлыгында бүлек җитәкчесе.

1995―1996 елларда ― Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары.

1996 елда пенсиягә чыга. Үзенең тормыш һәм хезмәт юлы, бергә эшләгән иптәшләре турында истәлекләр яза һәм китап итеп бастыра («Сагышлы мәхәббәт» – авторның үз тормышы турында сөйли һәм бар көчен биреп эшләүче җир кешеләренә багышлана, «Тернистый путь» – тылда эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына – «шинельсез солдатлар»га багышлана, «Шәхесләр: язмышлар балкышы» – элек Мамадыш өязенә кергән авыллар кешеләре турында)[5].

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

1975―1980 елларда ― Татарстан АССРның IX чакырылыш Югары Советы депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Хатыны белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү