Әнвәр Хәйри

(Әнвәр Хәйруллин битеннән юнәлтелде)

Әнвәр Хәйри, тулы исеме Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин — татар галиме, исламият белгече, язучы, тәрҗемәче, текстолог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999), Татарстан Республикасының Каюм Насыйри (2004) һәм Ризаэддин Фәхреддин (2010) исемендәге премияләре лауреаты.

Әнвәр Хәйри
Туган телдә исем Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин
Туган 2 декабрь 1947(1947-12-02)
Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылы
Үлгән 20 июль 2014(2014-07-20) (66 яшь)
Казан шәһәре
Яшәгән урын Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1]
Һөнәре галим
Җефет Әлмира
Балалар кызы Айгөл
Бүләк һәм премияләре Каюм Насыйри премиясе
Ризаэддин Фәхреддин премиясе

Тормыш юлы үзгәртү

Әнвәр Хәйри 1947 елның 2 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылыңда туа. 1966 елда Норлат районының Колбай-Мораса урта мәктәбен тәмамлый. 19671973 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында укый. Аңа мәктәптә һәм университетта уку елларында вакытлыча төрле эшләрдә төрле вазифалар башкарырга туры килә: урман кисүче, тракторчы, мәктәп укытучысы, музей хезмәткәре һ. б. 19741991 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә хезмәт итә. 1991-1995 елларда «Мирас» журналында җаваплы эшләрдә эшли. Бер ел чамасы Казандагы «Синдикат» акционерлар җәмгыятендә «Рухи яңарыш» фонды директоры булып эшләгәннән соң, 1996 елда Татарстан Милли китапханәсенә эшкә чакырыла һәм бүгенге көнгәчә анда сирәк китаплар һәм борынгы кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып хезмәт итә. 1970 елдан башлап, төп эше белән бер үк вакытта: Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Татар укытучылар белемен күтәрү институтында һәм башка уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, Ислам дине тарихын, халык медицинасы һәм халык педагогикасы тарихын укыта.

XIXXX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең күптөрле китаплары нәкъ Әнвәр Хәйри тәрҗемәсендә басылып чыкты. Аларның саны берничә дистәгә җитә. Авторның үз китаплары өчәү: Алар — «Шәһри Бану—Шәрбән кыйссасы», «Ислам дине бәйрәмнәре», «Ризаэтдин Фәхретдин әсәрләрендә тәрбия—әхлак мәсьәләләре». Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстафадел—әхбар...» (1989), Ризаэтдин Фәхретдиннең «Болгар вә Казан төрекләре» (1993), шул ук галимнәрнең хәзерге телгә күчерелгән әсәрләреннән — «Ислам дине—нинди дин?», «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр», «Нәсыйхәт—1», «Нәсыйхәт—2», «Нәсыйхәт—3», «Тәрбияле бала», «Әһле гыяль», «Шәкертлек әдәпләре», «Укыту кагыйдәләре», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын», «Гаилә»; шуларга өстәп, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, 3. Камали, Галимҗан Ибраһимов, Гали Акыш, Г. Сөләйман, Низаметдин, М. Йортыши, М. Хөсәен һәм башка мәгърифәтчеләрнең һәм әдипләрнең хезмәтләре Әнвәр Хәйри тарафыннан тәрҗемә ителеп матбугатта басылдылар. Соңгы вакытта Әнвәр Хәйри милли тарихыбызга караган иң, борынгы һәм иң беренче язма чыганак булып торучы — 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен рәсми дәүләт дине итеп игълан итәргә килгән илчелекнең җаваплы сәркәтибе Әхмәд Ибне Фазланның сәяхәтнамәсен төп нөсхә кулъязмасының факсимиль күчермәсеннән турыдан-туры борынгы—классик гарәп теленнән бүгенге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, фәнни эшкәртеп матбугатка әзерләү белән мәшгуль.

2005 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2014 елның 20 июлендә Әнвәр Хәйри Казанда вафат булды.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү