Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе

педагогика өлкәсендәге премия (Татарстан, Россия)

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе (рус. Республиканская премия имени Ризаэддина Фахреддина) ― Татарстан Республикасында милли мәгариф өлкәсендә 2005 елдан гамәлдә булган республика премиясе.[1]

Ризаэддин Фәхреддин премиясе
Ил Россия байрагы РФ / Татарстан байрагы Татарстан
Төр премия
Кемгә бирелә педагогларга, педагогик коллективларга, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми урта, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә
Статусы гамәлдә
статистика
Булдыру датасы 2005
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Премия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясен бирү комиссиясе тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бирелә.

Ризаэддин Фәхреддин (1859―1936)

Тарих үзгәртү

2005 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе турында» 329нчы номерлы карары белән Татарстан Республикасында милли мәгарифне камилләштерү һәм алга таба үстерү, бөек татар мәгърифәтчесе һәм педагогы Ризаэддин Фәхреддиннең (1859―1936) педагогик мирасын тирәнрәк өйрәнү һәм киң куллану, шулай ук педагогик коллективларны һәм мәгариф хезмәткәрләрен матди һәм әхлакый яктан стимуллаштыручы ролен көчәйтү максатларында Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Республика премиясе булдырылган.[2]

Статус үзгәртү

Ел саен ике премия: берсе (70 мең сум күләмендә беренче премия) ― педагогик коллективларга һәм икенчесе (35 мең сум күләмендә икенче премия) — Татарстан Республикасының мәктәпкәчә, өстәмә, гомуми урта, башлангыч һөнәри, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә тапшырыла.

Премиягә лаек булган кешеләргә, коллективларга Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты дипломы, күкрәк билгесе һәм тиешле акчалата сумма тапшырыла.

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе бөек татар мәгърифәтчесе һәм педагогы Ризаэддин Фәхреддинның педагогик мирасын кулланып, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүдә, тормышка һәм хезмәткә әзерләүдә; милли мәгариф учреждениеләре өчен укыту-методик әсбаплар, дәреслекләр әзерләүдә; милли мәгариф өлкәсендә оригиналь фәнни хезмәтләр булдыруда казанышлары өчен бирелә.[3]

Премия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясен бирү комиссиясе тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бирелә. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясен бирү комиссиясе составына аның рәисе, рәис урынбасары, секретаре һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы галимнәр, педагоглар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре арасыннан сайланган 9-11 комиссия әгъзасы керә. Комиссия рәисе булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры тора.

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясенә кандидат 2 тапкырдан артык тәкъдим ителми. Премиягә шәхси һәм коллектив эшләр дә тәкъдим ителергә мөмкин.

Премия ел саен 17 гыйнварда, Ризаэддин Фәхреддиннең туган көнендә тапшырыла.

Күкрәк билгесе тасвирламасы үзгәртү

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясенең күкрәк билгесе тасвирламасы ТР Министрлар Кабинетының 2005 елның 7 июлендәге 329 номерлы карары белән расланган.

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясенең күкрәк билгесе медальгә охшаган, аның асмасы (подвескасы) диаметры 30 мм һәм калынлыгы 2,5 миллиметрга кадәр булган түгәрәк формасында. Аверсның үзәгендә Ризаэддин Фәхреддин рәсеме һәм «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика бүләге» дигән язу урнашкан. Асма (подвеска) тышкы периметры буенча калкып торучы ободок белән каймаланган. Билгедәге бөтен сурәтләр кабарынкы итеп эшләнгән. Асманың (подвеска) реверсы үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәте һәм «Республиканская премия имени Ризаэддина Фахреддина» дигән язу урнашкан. Хәрефләр кабарынкы формада. [4]

Бүләккә ия булучылар үзгәртү

Моны да карагыз: Төркем:Ризаэддин Фәхреддин премиясе лауреатлары

Бүләкләнүчеләр арасында — Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты — вузда Ризаэддин Фәхреддин мирасын фәнни өйрәнү лабораториясе оештырган һәм әлеге юнәлештә ирешкән уңышлары өчен.

2022
  • Мөслим гимназиясе — укыту һәм тәрбия өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен[5]
  • Фирая Газиз кызы Саматова, татар теле укытучысы (4нче санлы мәктәп-интернат, Казан)[6]
2021
2020
  • «Ландыш» 11нче санлы балалар бакчасы (Мамадыш)
  • Зөһрә Фаризан кызы Богапова, башлангыч сыйныфлар укытучысы (татар телендә белем бирүче 4нче санлы гимназия, Казанның Киров районы)[8]
2019
2018
2017
2016
2015
2014
2013
2012
2011
2010
  • «Энҗе бөртеге» 47нче санлы балалар бакчасы (Әлмәт) — үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге уңышлары өчен
  • Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин, Татарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре — укыту-методик ярдәмлекләр һәм тәрбия өлкәсендә оригиналь гыйльми хезмәтләр булдырган өчен[15]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 7 июля 2005 года N 329 «О республиканской премии имени Ризаэддина Фахреддина». Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов
  2. Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 7 июля 2005 г. N 329 О республиканской премии имени Ризаэддина Фахреддина (с изменениями на 3 августа 2010 года)
  3. О внесении изменений в постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 7 июля 2005 г. N 329 «О республиканской премии имени Ризаэддина Фахреддина» от 03 августа 2010. docs.cntd.ru(рус.)
  4. Описание нагрудного знака «Республиканская премия имени Ризаэддина Фахреддина»(рус.)
  5. Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан»(үле сылтама)
  6. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Боерыгы № под-1254/22 (10.08.2022) «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия бирү турында» (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-03-20, retrieved 2023-03-20 
  7. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Боерыгы № под-1285/21 (08.10.2021) «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия бирү турында» (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-03-20, retrieved 2023-03-20 
  8. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Боерыгы № под-1243/20 (24.11.2020) «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия бирү турында» (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-03-20, retrieved 2023-03-20 
  9. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Боерыгы № под-1058/19 (26.07.2019) «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия бирү турында» (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-03-20, retrieved 2023-03-20 
  10. Распоряжение КМ РТ № 42-р от 15.01.2018 (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-03-20, retrieved 2023-03-20 
  11. 2016 елда премия мәктәпкә — 70 мең, педагогларга — 17,5 әр мең сум итеп бирелгән
  12. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Боерыгы № под-2474/16 (30.12.2016) «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия бирү турында» (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-03-20, retrieved 2023-03-20 
  13. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Боерыгы № 3075-р (25.12.2015) «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия бирү турында» (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-03-20, retrieved 2023-03-20 
  14. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Боерыгы № 7308/14 (15.12.2014) «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия бирү турында» (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-03-20, retrieved 2023-03-20 
  15. Постановление КМ РТ № 703 от 24.08.2011 О присуждении республиканской премии имени Ризаэддина Фахреддина (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-03-20, retrieved 2023-03-20 

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү