5 нче гимназия (Яшел Үзән)

мәктәп (Яшел Үзән, Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Яшел Үзәннең 5нче гимназиясе, рәсми тулы исеме Татарстан Республикасы «Яшел Үзән муниципаль районының 5 нче гимназиясе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе (рус. муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района» Республики Татарстан) ― Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәбе. Татарстан Республикасының Каюм Насыйри (2005) һәм Ризаэддин Фәхреддин (2021) исемендәге премияләре лауреаты.

5 нче гимназия (Яшел Үзән)
Директоры:

Гүзәлия Наил кызы Нуриева

Төре:

урта гомуми белем бирү мәктәбе―гимназия

Адресы:

422540, Татарстан байрагы Татарстан, Яшел Үзән, Гоголь ур., 60

Телефон:

+7 (884371) 5-33-08

Эл. почтасы:
Сайт:

Рәсми сайт

Телләр:

рус теле, татар теле

Тарих үзгәртү

 
1991 елда гимназиягә бирелгән ятим балалар өчен мәктәп-интернат бинасы

1991 елда Яшел Үзәндә беренче милли (татар) гимназиясе буларак ачылган. 1991 елда шәһәрдә укучы мәктәп балаларының 31 % ы ― татар милләтеннән була. Милли җәмәгатьчелек, татарча белем бирүче мәктәп ачылуын теләгән ата-аналар соравын искә алып, XXI чакырылыш Яшел Үзән шәһәре халык депутатлары советы президиумы (шәһәр советы рәисе С. И. Нахамкин) 1991 елның 19 августындагы № 340 карары белән шәһәрдә милли гимназия ачыла [1]. Шәһәр советы президиумы, үзенең 1991 елның 9 апрелендәге № 139 карарының бер өлешен юкка чыгарып, шәһәрнең яшь диңгезчеләре һәм елгачылары клубы өчен бирелгән бинаны (элекке ятим балалар өчен мәктәп-интернат бинасын) яңа ачылган милли гимназиягә бирә. Яшь диңгезчеләр һәм елгачылар клубы «Ал җилкән» мәдәният йортына кушыла[2].

Яшел Үзән мәгариф бүлеге һәм БТИҮ бүлекчәсе әгъзалары җәй айларында, йорттан йортка йөреп, яңа ачылган мәктәпкә укучы бала туплый, мәктәпкә 110 гариза керә. Өч катлы мәктәп-интернат бинасының беренче катына укытучылар һәм ата-аналар үзләре ремонт ясап, 67 бала белән уку елын башлап җибәрәләр. Укырга теләк белдерүче балалар саны арту сәбәпле, икенче елны икенче катны, өченче елны өченче катны биләргә туры килә. Ачылган елыннан алып 30 ел эчендә гимназиядә укучы балалар саны кимеми, алар, киресенчә, елдан-ел арта бара: 2018-2019 уку елында 440 укучы, 2019-2020 уку елында 463, 2020-2021 уку елында 495 укучы укый. Гимназия, ачылганнан бирле, үсеп килүче буынга әхлакый-эстетик һәм гражданлык тәрбиясе бирү өчен шартлар тудыручы татар милли мәдәнияте учагына әверелә. 5нче гимназиянең белем бирү-тәрбия бирү киңлеге балаларны милли сәнгать аша социумда раслау, аларны үз халкының мәдәниятен йөртүче буларак тәңгәлләштерү һ. б. өчен киң мөмкинлекләр тудыра[3].

  • 1991―1994 елларда ― татар гимназиясе. 1993 елда гимназия бинасында ТР мәгариф министрлыгының 1993 елның 3 сентябрендәге № 263 карары белән оештырылган Сәнгать мәктәбе дә урнаша.
  • 1995―1998 елларда ― эстетик юнәлештәге татар гимназиясе.
  • 1999―2003 елларда ― «татар гимназиясе» коммуналь урта гомуми белем бирү учреждениесе.
  • 2003―2007 елларда – «5нче гимназия» дәүләт гомуми белем бирү учреждениесе.
  • 2007―2011 елларда ― «5нче гимназия» муниципаль белем бирү учреждениесе.

2008 елдан гимназиядә «Аҗаган» интернет-газетасы чыгарылган.

Матди-техник база үзгәртү

Барлыгы 26 уку кабинеты, 2 спортзал, 1 остаханә, китапханә, 1 технология кабинеты, ашханә, медицина кабинеты бар. Гимназиянең 30 еллыгына бинада зур ремонт көтелә.

Гимназия музейлары үзгәртү

  • Хәрби Дан музее (Татарлар – Бөек Ватан сугышы Советлар Союзы Геройлары)
  • Язучы Азат Вергазов музее
  • Этнография музее
  • Рәссам Вил Шәрәфетдиновның музей-күргәзмәсе
  • Уен кораллары музее

Директорлар үзгәртү

  • ....
  • 2019 елга кадәр ― Нәкыя Шәмсевәли кызы Чибинова
  • 2018 елның 10 октябреннән ― Гүзәлия Наил кызы Нуриева[4]

Уңышлары үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Лилия Гәрәева. «Талчыбык без милләт агачында». «Сөембикә», 2021 ел, июнь, 30-33нче бит.

Сылтамалар үзгәртү