Заһир Бигиев

татар язучысы

Мөхәммәдзаһир Ярулла улы БигиевXIX гасыр ахыры татар әдәбиятының күренекле вәкиле. Ул татар әдәбиятында беренчеләрдән булып реалистик, яңа заман тормышыннан романнар, детектив әсәрләр иҗат иткән.

Заһир Бигиев
Туган телдә исем Мөхәммәдзаһир Ярулла улы Бигиев
Туган 22 сентябрь 1870(1870-09-22)
Ростов-Дон
Үлгән 1902(1902)
Ростов-Дон
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре язучы
Сайт http://zahirbigiyev.blogspot.com/
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  
Заһир Бигиев

Заһир Бигиев 1870 елның 22 сентябрендә Ростов-Дон шәһәрендә туа. Аның әтисе — Ярулла Бигиев — Пенза губернасының Чамбар өязе Кикин авылыннан Ростов-Донга килеп урнашкан. Башлангыч белемне Заһир рус мәктәбендә ала. Соңрак мәдрәсәдә дә укый.

16-17 яшьләрендә үк инде ул «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» детектив романын яза. Шул әсәрне бастыру нияте белән, 1886 елда Казанга килә. Шунда Күл буе мәдрәсәсендә укырга кала. 1890 елда үзенең «Гөнаһы кәбаир» («Зур гөнаһлар») романын бастырып чыгара. 1891 елда яңадан үз шәһәренә кайтып китә, мулла булып эшли, «Катилә», «Мөртәт» романнарын иҗат итә. Ләкин алар кулъязма хәлендә калалар – басылып чыкмыйлар. Бохара әмире Русия империясе буенча сәяхәт иткән вакытында Заһир Бигиев аңа ике китабын бүләк итә һәм Бохарада гәзит чыгаруны тәгъдим итә. Бу тәгъдимгә Бохара әмире ризалык бирә [1], шулай да ниндидер сәбәпләр аркасында гәзит чыгарылмый кала. 1893 елда әдип Урта Азиядә сәяхәттә була. Юлда күргәннәренә нигезләнеп, «Мавәраэннәһердә сәяхәт» дигән әдәби-публицистик әсәрен яза. Аның бу әсәре, үзе үлгәннән соң, 1908 елда гына дөнья күрә.

Урта Азиядән 3аһир Бигиев өметләре җимерелеп, күңел төшенкелегенә бирелеп кайта — ул һәр җирдә гаделсезлек күрә, аннан котылу юлларын таба алмый. Әдип 1902 елда вафат була.

Өйрәнелү тарихы

үзгәртү

Заһир Бигиев иҗатын ныклап өйрәнү бары тик Бөек Ватан сугышыннан соң гына башланган. Бу өлкәдә Мөхәммәт Гайнуллин зур эш башкара. «Заһир Бигиев иҗаты» дигән мәкаләсеннән соң ул әдип әсәрләрен матбугатка чыгаруда актив катнаша, тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүен дәвам итә. Аның «Татар әдәбияты, XIX йөз» (1957, 1968), «Татарская литература XIX века» (1975) дигән монографик хезмәтләрендә бу язучы иҗатына киң урын бирелә.

Фәнни-теоретик планда 3аһир Бигиев иҗатын өйрәнүгә Ибраһим Нуруллин һәм С. Хафизов мәгълүм өлеш кертәләр[2].

1991 елда Татарстан китап нәшриятында "Зур гөнаһлар" китабы басылып чыга.

 
Заһир Бигиев китабы

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү