Төп менюны ачу

Касыймия мәдрәсәсе

(Күл буе мәдрәсәсе битеннән юнәлтелде)

Казанның Касыймия мәдрәсәсе (Күл буе мәдрәсәсе, Апанай мәчете мәдрәсәсе, Галләмия мәдрәсәсе) — 1772 елда Казанда Апанай мәчете каршында ачылган дини уку йорты, кадими мәдрәсә, XX гасыр башында Казанның абруйлы эре дини уку йортларының берсе, 1898 елдан 2нче җәмигъ мәчете мулласы, мөдәррис Мөхәммәткасыйм Салихов (Мөхәммәт-Касыйм Габделгалләм улы Салихи, 1871-1954)[1] исеме белән аталып йөртелә.

Касыймия мәдрәсәсе
Элеккеге исем
Күл буе мәдрәсәсе,
Апанай мәчете мәдрәсәсе,
Галләмия мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1772 ел1918 ел
Адрес Казан, Мәрҗани урамы , 28
Касыймия мәдрәсәсе

ТарихҮзгәртү

XVIII гасырның 70-елларында Казанда икенче таш мәчет (Апанай мәчете, Икенче җәмигъ, Байлар мәчете, Тау тишеге мәчете) төзелгәч, яңа мәхәллә өчен дини уку йорты да (мәдрәсә) оештырыла. Мәдрәсәгә беренче еллардан ук шәкертләр күп йөри, алар өчен сәүдәгәр Салих Мостафин 1799 елда хәзерге Борнай мәчете урынында (Әхтәмов урамы, 7) агачтан аерым мәчет төзеп бирә.

Мәдрәсәдә укыту эшендә кадими ысуллар кулланылса да, заманына күрә яхшы белем биргәннәр.

  Касыймия мәдрәсәсе реформаларга кадәрге мәдрәсәләр арасында иң беренче урын алып торды, анда иң күренекле мөдәррисләр генә хезмәт итте
 
  Беренчедән, мәхәлләдә мәдрәсәне тоту өчен беркайчан да акчасын кызганмаган бай сәүдәгәр гаиләләре күп булды, икенчедән, мәхәллә халкы мәчеткә имам итеп, димәк, мәдрәсәгә мөдәррис итеп тә, гыйлем ияләрен җентекләп сайлап ала белде
 

Ш. Мәрҗани химаяче юмарт сәүдәгәрләрдән бигрәк тә Әхмәтҗан Фазлулла улы Рәхмәтуллинны (1832-1910) билгеләп үтә. Ул мәдрәсәнең ике катлы кирпеч бинасын төзетүне башлап йөри, бина төзелеп беткәч, сыйныф бүлмәләрен җиһазлауны, шәкертләргә яхшы тулай торак, ашханә, кер юу урыны һ.б. көнкүреш биналары булдыруны да кайгырта. 1880 елда Ә.Ф. Рәхмәтуллин янгыннан зыян күргән Мәрҗани мәдрәсәсен торгызуда Ш. Мәрҗанигә зур ярдәм күрсәтә.

 
Әхмәтзәки Вәлиди (1890-1970), төркиләр тарихы укытучысы

Шиһабетдин Мәрҗани мөгаллимнәрдән бигрәк тә 1830-1875 елларда мәдрәсәдә хезмәт иткән 3 имамны аерып күрсәтә, болар — аталы-уллы Исхак һәм Сәлахетдин Сәгыйтовлар, Мөхәммәткәрим Мөхәммәтрәхимов. Шул ук вакытта Ш. Мәрҗани Мөхәммәткәрим Мөхәммәтрәхимовның да, Галимҗан Барудиның мөгаллиме булган Сәлахетдин Сәгыйтовның да укыту алымнарын тәнкыйтьли. Шәригать белгече — рухани буласы килгән шәкертләргә «Касыймия» мәдрәсәсеннән дә әйбәтрәк уку йорты булмый. Бохара ислам мәктәбен тәмамлаган, өйләрендә зур-зур китапханәләр туплаган, югары гыйлемле мөдәррисләр, мөгаллимнәр Русия империясенең төрле тарафларыннан күп санлы шәкертләр җыя торган була. 1875 елда мәдрәсәдә 300 дән артык шәкерт укыган. 1875 елда Сәлахетдин Сәгыйтов вафат булгач, мәхәллә халкы аның урынына Бохарада яшәүче энесе Әхмәтшаны сайларга уйлый. Ләкин «Касыймия» мәдрәсәсенең урыс теленә өйрәтүче сыйныфлары булмауга ризасызлык белдереп килгән Казан уку округы попечителе Шестаков бу кандидатурага каршы төшә, эчке эшләр министрлыгына махсус хат яза. Казан губерна идарәсе тыкшынуы белән, 1876 елның октябрендә имам-хатыйб һәм мөдәррис итеп Казан губернасы (хәзерге Әтнә районы) Мәңгәр авылының олы яшьтәге мулласы Таҗетдин Бәширов (1813-1879) сайлана. Нәкъ шул елны хакимият Апанай мәчете мәдрәсәсендә урыс теленә өйрәтелүче сыйныф ачуга ирешә. 3 елдан Т. Бәширов вафат булгач, хакимият тәкъдиме белән имам итеп Казан өязе (хәзерге Биектау районы) Чишмә (?) авылының бик сак мулласы Габделгалләм Салихов (1832-1899) чакырыла. Ләкин Габделгалләм муллага, бигрәк тә аның 2нче мәчетнең соңгы мулласы булган улы Мөхәммәдкасыйм Салиховка Шиһабетдин Мәрҗани вафатыннан соң Казан мөселман җәмгыятенең танылган җитәкчесе булып калган Галимҗан Барудиның йогынтысы зур була. Мәдрәсә дә сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Укытыла торган фәннәрнең саны арта, дөньяви фәннәр махсус дини фәннәрне кысрыклый; мәдрәсәнең үз шәкертләре арасыннан үсеп чыккан мөгаллимнәр укыта башлый.

Гарәп теленнән Әхмәтһади Максуди (1868-1941) укыта. Ул сигез ел шул мәдрәсәдә укый, укып бетергәч, 18901892 елларда шунда ук мөгаллимлек итә. Мәдрәсәләрдәге укыту системасын үзгәртү кирәклеген иртә аңлаган яшь мөгаллим 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясаган, ягьни татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек 1918 елга кадәр барлыгы 32 басма кичерә, татар балалары өчен генә түгел, ә казакь, башкорт, кыргыз, үзбәк балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә[2]. Соңрак ул билгеле методист-педагог, журналист була, татарлар арасында популяр булган «Йолдыз» газетасын чыгара.

Әлеге мәдрәсәне тәмамлагач, 1909 елдан Әхмәтзәки Вәлиди (1890-1970), мәдрәсә тарихында беренче тапкыр, төркиләр тарихын, төрек һәм гарәп әдәбиятларын укыта, шушы уку йортында ул үзенең халыкара танылу алган төрки телләр белгече карьерасын башлый.

1911-1916 елларда урыс сыйныфларында урыс теле һәм математикадан драматург Гафур Коләхмәтов (1881-1918) укыта.

Мәдрәсәдә: булачак галим-дин белгече Муса Бигиев (1873-1949), II һәм III Дәүләт Думасы депутаты Садри Максуди (1875-1945), күренекле татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) укый. Шәкертләр арасында булачак язучылар Заһир Бигиев (1870-1902), Галиәсгар Камал (1879-1933), Мөхәммәт Гали (1893-1952), Афзал Шамов (1901-1990), җырчы Камил Мотыйгый (Төхбәтуллин, 1883-1941) һ.б. булган.

РСФСР ХКШның «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында» декреты (20.01.1918) буенча «Касыймия» мәдрәсәсе 1918 елда[3], Апанай мәчете ТатҮБК Президиумының 1930 елның 6 февралендәге карары нигезендә ябыла.

БинаҮзгәртү

Беренче чорда мәдрәсә Апанай мәчетендә урнашкан була. 1877 елда Казанның Сул яр Кабан (Комсомол, хәзерге Мәрҗани) урамында сәүдәгәр И.Г. Юнысов акчасына архитектор Петр Иван улы Романов төзегән махсус бинага күченә.

ГалереяҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Салихов Р. Р. Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. К.: ТКН, 2005.
  4. Зөфәр Рәмиев. Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре. К.: ТКН, 2005.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.:Татар энциклопедиясе институты. 1997, 206нчы бит.
  2. Сөмбел Гаффарова блогында «Әхмәтһади Максуди (1868-1941)» мәкаләсе
  3. РФ Конституциясе сайты