Мәрҗания мәдрәсәсе

(Мәрҗани мәдрәсәсе битеннән юнәлтелде)

Казанның «Мәрҗания» мәдрәсәсе (Беренче җәмигъ мәдрәсәсе, Әфәнде мәчете мәдрәсәсе, Юныс мәчете мәдрәсәсе) — 1770 елда Казанда Беренче җәмигъ (Мәрҗани) мәчете мәхәлләсендә нигезләнгән мәдрәсә, мөселман халыклары арасында абруйлы иң эре җәдит мәдрәсәләренең берсе. 18491889 елларда әлеге мәчеттә имам-хатыйб һәм мәдрәсәдә мөдәррис булып хезмәт иткән күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог, дин галиме ахун Шиһабетдин Мәрҗани (18181889) исеме белән аталган.

«Мәрҗания» мәдрәсәсе
Элеккеге исем
Беренче җәмигъ мәдрәсәсе,
Мәрҗани мәчете мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1770 ел1918 ел
Адрес Казан, З. Солтан урамы, 4
«Мәрҗания» мәдрәсәсенең флигеле, хәзер Казан ислам көллияте. З. Солтан ур., 6/15

Тарих үзгәртү

 
Мәрҗани мәчете
 
Шиһабетдин Мәрҗани (18181889), мәдрәсә мөдәррисе (18491889)
 
Екатерина II, император

1765 елда Казанда булган Әби патша (Екатерина II) рөхсәте белән[1], 17661770 елларда (1552 елдан соң беренче буларак) мәхәллә кешеләре акчасына төзелгән таш мәчетнең (Беренче җәмигъ) бер бинасында дини уку йорты (мәктәп-мәдрәсә) ачыла. Әлеге бинада мәдрәсә 20 ел эшли. Мәдрәсәгә килүче шәкертләрнең саны күбәю сәбәпле, мәчетнең яңа имамы Ибраһим Хуҗаш мәдрәсә өчен Кабан күле ярында аерым бина төзетә. 1837 елда 1нче гилдия сәүдәгәре Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юнысов мәдрәсә өчен махсус ике катлы (аскы каты таштан, өске каты агачтан) бина төзетә.

1849 елда Урта Азиядән (1838 елдан Бохарада, 1843 елдан Сәмәркандның «Шердар», 1845 елдан Бохараның «Мир-гарәп» мәдрәсәсендә) укып кайткан Шиһабетдин Мәрҗани (Беренче җәмигъ мәчетнең имам-хатыйбы) әлеге мәдрәсәдә үзенең педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Чор кануннары рөхсәт иткән күләмдә, мәдрәсәнең укыту тәртибенә үзгәртүләр кертә, шәкертләрнең эчке тәртип кагыйдәләрен булдыра. Шиһабетдин Мәрҗани, фәнни белем белән дини белемнең янәшә тыныч яши алуларын исбатлап, дәрес җәдвәленә математика, геометрия, астрономия, тарих һ.б. дөньяви фәннәрне кертә. Татарларга хаким иткән дәүләтнең телен (рус телен), кануннарын өйрәнүне дә руханилар арасыннан беренче булып яклап чыга. Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсендә рус теле 1872 елның 11 мартында[2] укытыла башлый. Кадимчеләр моның өчен Мәрҗанине төрлечә эзәрлеклиләр. Әлеге уңай яңалыклар мәдрәсәдә шәкертләр санын арттыра: һәр елны мәдрәсәдә 100-120 шәкерт белем ала. Гомеренең ахырына кадәр Ш. Мәрҗани әлеге мәдрәсәдә эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Ләкин галимнең энциклопедик белемгә ия булуы, мәгарифтә реформаларны яклавы, бәйсез булып калуы, баш имәс горур холкы Казанның кайбер муллаларына һәм сәүдәгәрләренә охшамый, аралары бозыла. Казан мөселманнарының рәсми булмаган җитәкчесе, мәчет һәм мәдрәсәнең матди хәле аңа бәйле булган, «Озын Ибрай» кушаматлы сәүдәгәр Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысов (1806-1886) Ш. Мәрҗанине эзәрлекләүчеләрнең әйдәүчесенә әйләнә. Ул галимнең шәкертләр сыймый башлаган мәдрәсәгә яңа бина салу турында үтенечләрен, төрле сәбәпләр табып, кире кагып килә. Мәхәллә халкы, галимне яклап, мәдрәсәгә яңа бина төзү өчен җәмәгать шурасы төзи. 1нче гилдия сәүдәгәре Әхмәтҗан Фазлулла улы Рәхмәтуллин (1832-1910) һәм 2нче гилдия сәүдәгәре Мөхәммәтсафа Галикәев (1822-1890) акчасына Беренче җәмигъ мәчете каршында ук Беренче Аркылы (хәзерге З. Солтан) урамында җир сатып алына. Халыктан җыелган акчага кирпечтән ике катлы мәдрәсә бинасы салына. Бертуган Ибраһим һәм Исхак (1810-1884) Гобәйдулла улы Юнысовлар мәхәлләдәге йогынтыларын югалтасы килмичә, 1873 елның маенда элекке мәдрәсә урынында (хәзерге Ф. Кәрим урамы, 6) кирпечтән ике катлы яңа бина салып куялар. Шәкертләр өчен Ш. Мәрҗани белән Юнысовлар арасында көндәшлек башлана.

  Берничә тапкыр начар ният белән мәдрәсәгә ут салсалар да, сизелеп, янудан саклап калынды. Ниһаять, алтынчы тапкыр... 1292 (1875) елда Рамазан аеның егерме җиденче көнендә тәравих вакытында халык мәчеткә җыелгач, ут салып, мәдрәсәне юкка чыгардылар. Бик күп Коръән, китап, башка кирәк-яраклар һәм бик күп күгәрчен һәлак булды. Бу вакытка чаклы мәдрәсәгә ут салып, яндыру күрелгән һәм ишетелгән эш түгел иде. Ибраһим бай шул көнне үз мәдрәсәсен яктыр(т)ып, җылытып куйган. Тәравихтан чыккач, мәчетне бикләп, шәкертләр кунмасыннар дип, ачкычны да алып киткән[3]
 

1нче гилдия сәүдәгәре Әхмәтҗан Фазлулла улы Рәхмәтуллин янгыннан зыян күргән бинаны тиз арада ремонтлап бирә[4], мәдрәсәдә укулар өзелми. Мәхәлләнең хәлле кешеләре, үзара акча җыешып, 1880 елда мәдрәсәгә флигельле яңа бина төзеп бирәләр. Мәдрәсә флигелендә (хәзерге З. Солтан урамы, 6/15) 1896-1917 елларда сәүдәгәр, химаяче-меценат Габделвәли Йосыф улы Чукинның (1824-1895) милек вакыфы химаясендәге ятим балалар өчен мәктәп эшли.

Мәдрәсә Европа тибында була, анда парталар куеп, расписание буенча дәресләр бирү җайга салына. Иске укыту программасыннан 5 предмет искергән дип сызыла, алар урынына 7 яңа предмет кертелә. Мәдрәсәнең эче уртадан коридорлы булып, ике якта бүлмәләр-дәресханәләр (класслар, сыйныфлар) сузыла. «Мәрҗания» мәдрәсәсе ул вакыттагы Казан мәдрәсәләрнең иң камил салынганы булган[5].

Сәүдәгәр Юнысовларның варислары мәдрәсә өчен дип 1873 елда төзеткән бинаны Казан мөселман хәйрия җәмгыятенә тапшыра.

Мәдрәсәдә булачак актёр Ситдыйк Айдаров (Ситдыйк Хәнәфи улы Айдаров, 1895-1938), шагыйрь Әбрар Сәгыйди (Мөхәммәтәбрар Мөхәммәтзакир улы Сәгыйтев, 1895-1939), композитор Салих Сәйдәшев (Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев, 1900-1954), инкыйлабчы, публицист Хөсәен Ямашев (Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев, 1882-1912), педагог, татарлардан иң беренче дипломлы рәссам Шакирҗан Таһири (Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһиров, 1858-1918), тарихчы-галим Хөсәен Фәезханов (1828-1866) һ.б. укый.

РСФСР ХКШның «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында» декреты (20.01.1918) буенча «Мәрҗания» мәрәсәсе 1918 елда[6] ябыла.

Галерея үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Мәрҗани Шиһабетдин. Мәкаләләр җыентыгы (төзүче Х. Хисмәтуллин). К.: ТКН, 1968.
  2. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  3. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  4. Шиһабетдин Мәрҗани (төзүчеләре Р. Мәрданов, Р. Миңнуллин, С. Рәхимов). К.:Рухият, 1998.
  5. Салихов Р. Р. Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. К.: ТКН, 2005.
  6. Зөфәр Рәмиев. Татар әдип¬ләре, мәгърифәтчеләре. К.: ТКН, 2005.
  7. Юсупов М.Х. Шиһабетдин Мәрҗани. К.: ТКН, 2005. р
  8. Ш. Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). К., ТКН, 1989. ISBN 5-298-0009-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү