Төп менюны ачу

Әбрар Закир улы Сәгыйди — мәшһүр татар шагыйре, драматург.

Әбрар Сәгыйди
Туган телдә исем Әбрар Закир улы Сәгыйтов
Туган 13 апрель 1895(1895-04-13)
Зөя өязе Кошман авылы
Үлгән як. 1939
Һөнәре шагыйрь, драматург
Балалар Марат Сәгыйтев

Әбрар Сәгыйди 1895 елның 13 апрелендә хәзерге Татарстанның Кайбыч районы Түбән Кошман авылында мулла гаиләсендә туа. Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсен һәм мөгаллимнәр әзерли торган мәктәпне тәмамлаганнан соң, укытучылык эшен башлап җибәрә.

Бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә: 1913 елдан башлап “Кояш”, “Тормыш”, “Йолдыз”, “Шура”, “Сөембикә”, “Ак юл” кебек ул заманның абруйлы газета-журналлары битләрендә романтик рухта язылган шигырьләрен, поэмаларын бастыра. 1916-1917 елларда “Сугыштан абыем хатлары”, “Ирек азаны” исеме белән ике шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1922-1924 елларда Ә. Сәгыйди Буа төбәгенең Килдураз авылында мулла булып тора, аннан авыл мәктәпләрендә, мәгариф оешмаларында эшли. Иҗатта да активлык күрсәтә. (Кайбер мәгълүматларга караганда, аның әдәби мирасында кулъязма хәлендә ике дистәдән артык пьесасы саклана.) “Сәхра кызы”, “Кызыл тау” пьесалары үз вакытында сәхнәгә дә куела.

Әбрар Сәгыйди, үпкәсенә салкын тидереп, кырык дүрт яше тулар-тулмас вафат була.

СылтамаларҮзгәртү